Шәһри Казан

Бренд ул 25 елдан соң да бренд

Узган атнада Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы базасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эчке туризм буенча эшләүче 200дән артык белгеч катнашында зур методик семинар узды. Семинарның төп максаты төбәкнең мәдәни брендларын үстерү кысасында уңай тәҗрибә казанышларын популярлаштыру, туристлык индустриясе вәкилләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән иде. Республикада Туризм буенча дәүләт комитеты...

Узган атнада Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы базасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эчке туризм буенча эшләүче 200дән артык белгеч катнашында зур методик семинар узды. Семинарның төп максаты төбәкнең мәдәни брендларын үстерү кысасында уңай тәҗрибә казанышларын популярлаштыру, туристлык индустриясе вәкилләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән иде.
Республикада Туризм буенча дәүләт комитеты оешканга әллә ни күп вакыт узмады, нибары бер ел да ике ай. Әмма шул вакыт эчендә Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен Россиядә һәм чит илләрдә таныту юнәлешендә зур эш башкарылган. Мәскәүдә, Самара, Екатеринбургта, Шанхайда, Лондонда, Истанбулда XIII Халыкара туристлык күргәзмәсендә катнашуы бу инде яхшы старт буларак бәяләнергә хаклы. 2015 елның апрелендә Татарстанның эчке туризм буенча «Үзебезнекен бел» дигән Бөтенроссия онлайн-күргәзмәдә катнашуы, күчмә презентацияләр уздыру үз нәтиҗәсен бирми калмас. Агымдагы елда Мәскәү, Екатеринбург, Новгород, Самара, шулай ук чит илләрдә - Хельсинки, Дубай шәһәрләрендә, Кытай Халык Республикасының берничә шәһәрендә туроператорлар, журналистлар өчен road-show уздырылган. Кытайдан туристлар агымын арттыруга аерым игътибар бирелүе дә гаҗәп түгел, чөнки 2014 елда Россия­гә туризм максаты белән чыкканнарның иң күбесе Кытайдан булган. Әмма шактые Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чикләнә икән. Аларны Татарстанга тарту максатында, Кытайның иң эре туристлык компаниясе белән үзара хезмәттәшлеккә кул куелган. Инде беренче төркемнәр дә күренә башлаган. 2015 елның туристлык сезоны алдыннан Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан, Финляндия, Төркия, Венгриянең тур индустрия һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен реклама максатында, турлар оештырылган.
2014 елның апреленнән, «Тат­медиа» республика агентлыгы белән берлектә тормышка ашырылган «Киттек» проекты кысаларында, Туризм буенча дәүләт комитеты журналистлар өчен 40ка якын пресс-тур оештырган. Хәзерге вакытта төп туристлык үзәкләре булган Болгар һәм Зөя утрау шәһәрчегенең туристлык брендларын эшләү төгәлләнеп килә икән. Туристларны җәлеп итүдә Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Казан Кирмәне, Алабуга белән беррәттән Чистай шулай ук уникаль шәһәрләрнең берсе булып тора.
Кайчандыр «Чистай сәгате - дуслар кулында...» дип борын астыннан гына шыңшып йөргәндә, бренд дигән сүз төшкә дә кермәгән иде. Шулай да Саклану министрлыгы заказы белән эшләнгән «Амфибия», «Командирский» сәгатьләре Чистайның визит карточкасы булуы хак иде. Ул бүген дә шулай. Әмма хәзер инде чистайлылар: «Бездә бренд булырлык әйберләр бу гына түгел», - дип аяк терәп тора. Чистай туристлык брендының нигезе итеп алар шәһәрнең Бөек Ватан сугышы чорын ала. Чөнки ул чорда бирегә Борис Пастернак, Леонид Леонов, Михаил Исаковский, Константин Федин, Анна Ахматова, Александр Твардовский, Алексей Сурков кебек 200гә якын әдәбият-сәнгать әһелләре эвакуацияләнә. Шуңа күрә дә бу фактны «Классик буларак танылу алган әдәбият генийларының бер гектар җирдә моның кадәр туп­лануын дөнья мәдәнияте белми. Моны Мәскәүдәге язучылар бистәсе Переделкино һәм Лаврушинский тыкрыгындагы Язучылар йорты белән генә чагыштырып була торгандыр», - дип бәяләүнең дә артык булмавы көн кебек ачык.
Нәкъ шул чорда Чистайда ике елга якын Совет язу­чыларының берләшмәсе эшли. Чистай чорында туган әдәби мирас Совет әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. Баксаң, Пастернак Шекспирның «Ромео и Джульетта» трагедиясен биредә тәрҗемә иткән, Леоновның «Нашествие»се монда язылган, беренче спектале дә провинциаль театрда куелган икән. Сурковның «Землянка»сы җыр булып яңгыраганчы башта Чистайга хатынына җибәрелгән. «Василий Теркин»ның (Александр Твардовский) язылу тарихы да Чистай белән бәйле булып чыга. Ә андый мисаллар бихисап.
- Бу юнәлештә тулы канлы тематик программалар эшләп була. Хәзерге вакытта шәһәрдә Борис Пастернакның мемориаль музее эшли. Чистайда сугыш чорында язучылар, аларның гаиләләре яшәгән йортлар сакланып калган. Күп кенә йортларга мемориаль такталар куелган. Чистайда музей тыюлыгы программасы буенча Укытучы мемориаль йорты һәм Леонов музее ачу планлаштырыла. Моңа 2014 елда Чистайның «зур инвестицияләр» номинациясендә «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проектына керүе дә берсүзсез ярдәм итәчәк. Бу проектның максаты - шулай ук туристлык потенциалын үстерү. Әлеге проектны тормышка ашыра барып, без шәһәрнең тарихи йөзен булдырабыз, музейлар төзибез. Чистайда 144 мәдәни мирас объекты урнашкан, шулардан тарихи мирас булган 41 объектны реставрациялибез. Димәк, моннан соң музей комплексы икеләтә үсәчәк, - ди Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов.
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, академиянең Кама фәнни үзәге җитәкчесе Наил Вәлиев коллектив алдында торган кайбер мөһим юнәлешләргә - Чистай шәһәренең тарихын өйрәнү, әдәби Чистай энци­к­лопедиясен төзү һ.б. тукталды. Фәнни үзәкне киләчәктә институт дәрәҗәсенә үстерергә ниятләре булуын да яшермәде. Ә энциклопедияне киләсе елга өлгертергә уйлыйлар. «Көч бар, мөмкинлекләр бар, финанслар безне чикләми», - дип белдерде ул. Ә язмышлары Чистай белән бәйле тарихи шәхесләр, шул исәптән Чистай төрмәсе турында сәгатьләр буе сөйли алыр иде Наил әфәнде.
Вакыйга туризмы өлкәсендә Russian Event Awards милли премиясе башкарма директоры Вероника Косыхның чыгышы, мөгаен, бренд тирәсендә куерган бер генә мәсьәләне дә читләтеп узмады булса кирәк.
- Ниндидер туристик объект, туристик вакыйга, туристик маршрут булуны еш кына автомат рәвештә бренд дип исәпләп ялгышалар, - дип белдерде ул. Һәм бренд бренд булсын өчен нинди шартлар үтәлергә, нинди җирлек булырга тиешлеген бик җентекләп аңлата барды. - Бренд ул - безнең максатчан аудиториягә биргән вәгъдә, үзебез турында сөйләү. Сүз эш белән дәлилләнергә тиеш. Әгәр дә бу булмый икән, ул репутациягә кырын сугачак. Ә репутациядән башка бренд яши алмый. Бренд бүген генә түгел, 20-25 елдан соң да актуаль булырлык булсын. Ул перспективага эшләргә тиеш. Бренд төрле социаль катлаулар өчен кызык икән - ныклырак була. Ул туристлар өчен дә, җирле эшмәкәрләр, инвес­торлар, сәясәтчеләр өчен дә, җирле халык өчен дә кызык булыр­га тиеш.
Брендның функциональ, социаль, минталь һәм рухи якларын исәпкә алганнан соң да четерекле яклары бихисап булды. Ул әнә шуларга да игътибарны юнәлтте. Чыгышлар исә һәркайсы кызыклы, эшлекле иде. «Семинарда күтәрелгән тема чыннан да бик актуаль, шуңа күрә дә тәҗрибә уртаклашу, мондый фикер алышулар бик мөһим», - дип белдерде соңыннан Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова.
Фотода: Вероника Косых, Наил Вәлиев, Светлана Персова
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: