Шәһри Казан

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин “ШК” газетасына Кырымдагы милләттәшләребезнең Татарстан белән бәйләнеше турында сөйләде

Кырым Республикасының Россия составына керүенә бер ел булды. Россия - Кырым мөнәсәбәтләрендә Татарстанның роле бик зур. Безнең республика Кырымдагы иҗтимагый сәясәтне тотрыкландыру эшендә иң актив катнашкан төбәк булды. Бакчасарай районы исә, гомумән, Татарстан шефлыгында.

Ике арадагы мөнәсәбәт турында сөйләгәндә күп өлкәләргә: рухи элемтәгә дә, мәдәни проектларга да, икътисадый ярдәм темасына да, мәгариф юнәлешенә дә кагылырга була. Бер ел эчендә Кырымда 20 тапкыр эшлекле командировкада булып кайткан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат ВӘЛИУЛЛИН "ШК" газетасына Кырымдагы милләттәшләребезнең Татарстан белән бәйләнеше турында сөйләде.

- Милләттәшләребез Кырымда шактый күп яши. Рәсми мәгълуматларга караганда, 17 мең чамасы, үзләре әйтүләренчә, 30 меңгә якын, диләр. Идел буе татарларының күбесе 1950-60 елларда илне индустрияләштерү чорында шунда китеп яшәп калган. Элек-электән, әйтик, "Тәрҗемән" газетасы чыккан чорда ук татарлар белән элемтәләр нык була. Идел буе татарлары әлеге газетаны чыгаруда акча белән булыша. Ул чорны төрки дөньяның күтәрелеш чоры дип билгеләргә кирәк. Миңа әлеге газетаны чыгарган Гаспринскийның оныкчыгы Гөлнара ханым белән танышып, аралашырга туры килде. Мин аны Гаспринскийга багышланган конференциягә Казанга да алып килә алдым. 2013 елның декабрендә Кырымда Идел буе татар оешмасының 20 еллыгын билгеләп үтү чараларында катнашкан идем.

Чыннан да, конгресс вәкиле буларак, узган ел Крымда ел буе эшләргә, әлеге вакыйгалар эчендә кайнарга туры килде. Мин Кырымга узган ел 4 мартта бардым, ә 16 мартта анда референдум булды. Кырым хәзерге вакытта Россия составында һәм инде үзенең тарихи ватанына кайтты дип әйтергә кирәк. Бу тыныч һәм җиңел генә бара торган әйбер түгел, әлбәттә. Моны дөнья күләмендәге глобаль бер процесс дип бәяләргә кирәк. Илләрнең территориаль яктан бер-ике көндә генә, яки сугышсыз - тыныч юл белән үзгәрү очраклары бик сирәк күренеш. Бу шундый юл булды. Монда Татарстан Преизденты Рөстәм Миңнеханов һәм беренче Президент, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең роле әйтеп бетергесез. Бүгенге көндә без милли хәрәкәттә тынычлык күрәбез. Кырым татарларының рухы нык, алар көчле халык.

Реклама

Бер ел эчендә Татарстан Бакчасарайның Кырым татарлары белән бәйле урыннарына бик ярдәм итте. Хан сараенда зур эш башкардык. Музей-тыюлыкның бөтен электр линияләре алыштырылды. Автобуслар бирелде. Шулай ук Татарстан Кырым мөфтиятенә машина, автобуслар, театрына автобус бүләк итте. Иң зур эшләрнең берсе - Кырымда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих инстиутының филиалы барлыкка килде. Биредә Кырым ханлыгы тарихын өйрәнәчәкләр. Тагын горурланып әйтерлек зур эш башкардык: Кырымнан 50 татар баласын икенче югары белем алырга Казанга Икътисад һәм хокук институтына китерә алдык. Беренче семестрны тәмамладылар инде, тагын өч ел укыячаклар. Алар монда Татарстанның идарә итү системасын өйрәнәләр, турыдан-туры административ системаның ничек эшләве белән танышалар. Без аларны Казан хакимиятенә дә, районнарга да алып чыктык. Практикалары министрлыкларда да узачак. Кырымга милләтнең элитасын без монда әзерләп җибәрәчәкбез. Аларның бөтен чыгымнарын Татарстан хөкүмәте күтәрә. Дәүләт Советында эшләүче юристлар Кырым Республикасының Конституциясен әзерләгәндә бик озак консультацияләр алып бардылар. Турыдан-туры ярдәм иттеләр. Шул ук вакытта безнең республикадагы электрон системаны аларга кертү буенча безнең белгечләр анда бик күп тапкырлар булып кайттылар. Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы юнәлеше буенча нинди генә чара уздырсак та, Кырым татарлар өчен махсус квота куеп, без аларны да бирегә чакырабыз. Эш әле башланды гына.

26 май, 2014 Казанда Бөтендөнья татар конгрессы белән Кырым татарлары мәҗлесе арасында 2014-2018 елларда хезмәттәшлек итү килешүе төзелде.

25-29 апрель, 2014 "Казан - төрки дөнья башкаласы" елын ачу тантанасы чаралары кысаларында Татарстанга Кырым татарлары мәҗлесеннән 30 кеше килде. Алар эшлекле һәм мәдәни чараларда катнашып, Татарстан казанышларын үз күзләре белән күреп китте.

Август, 2014 Кырым Республикасы егет-кызлары Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшендә катнаштылар.


Бер еллыкка бүләк
Казанның Авиатөзелеш районындагы "Җиде утрау" ("Семь островов") торак комплексында беренче йорт, Кырымның Россиягә кушылуына бер ел булу хөрмәтенә, "Кырым" исемен йөртәчәк. Бу хакта кичә әлеге торак комплексны карарга барган шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Күпчелек кушылуны хуплый
Россиялеләрнең өчтән ике өлеше Кырымны кайтаруны Россия өчен уңышлы дип саный. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге социологик сораштыру уздырганнан соң шундый нәтиҗә ясаган.Сораштыруда катнашкан халыкның күбесе Кырымны Россиягә кушуның төп өстенлеге дип диңгезгә чыгуны, Кара диңгез флоты базаларын бушлай урнаштыру мөмкинлеген саный. Һәр бишенче кеше өстәмә курорт территорияләре барлыкка килүне, һәм шулай ук тарихи дөреслекне, ягъни элек безнеке булган территорияләрне кире кайтаруны билгеләп үткән.

Россия халкының күбесе иртәме-соңмы барыбер дөнья күләмендә Кырымны Россия территориясе итеп танырга мәҗбүр булачаклар, дигән фикердә.
89 процент халык көнбатыш санкцияләреннән котылу өчен генә Кырымны Украинага кире кайтарырга ярамый дигән фикердә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: