Шәһри Казан

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте вәкилләре юлга кузгала

26 сентябрь – 4 октябрьдә VII Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сүзләренчә, аның сәфәрне берничә төбәкне колачлый. Мәсәлән, Татарстан делегациясе Пермь, Свердловск, Чиләбе өлкәләренә булырга җыена. 

“2015 елдан бирле төбәкчеләрне берләштереп без беренче тапкыр махсус оешма төзедек. 2018 елда юридик яктан теркәлдек. Россия буенча безнең 103 төркемебез бар. Шуларның 64е – Татарстанда. Оешмабызның эшчәнлеге киң кырлы. Галимнәргә дә бераз этәргеч булды, чөнки аларның күбесе ерак төбәкләргә йөрергә яратмый. Тарихчылар хәзер башка дәүләтләргә, башка илләргә дә чыга башлады”, – диде «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов. 
Моңа кадәр форум Казан, Уфа шәһәрләрендә һәм Себер төбәгендә үткәрелгән. 

Башка елларда Казаннан 200-300 кеше әлеге җыенга бара торган булса, быел Татарстаннан баручылар саны – 40 кына. Аның каравы, җирле тарихчыларны 60-100 кеше тирәсе тупларга уйлыйлар. «Бу – беренчедән, акча ягыннан экономияләү булса, икенчедән, җирле галим һәм төбәкчеләрне активлаштыру», – ди Альберт Борһанов. 

Форум кысаларында Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Бәгәрәктамак авылы урта мәктәбенең 100 еллык юбилее үткәреләчәк. Шулай ук әлеге мәктәпнең беренче директорына истәлекле такта ачылачак. Мемориаль такта булдыруга Альберт Борһановның да зур көче кергән. Ул иганәчеләр табып, үзе дә матди яктан булышкан. 

Реклама

“Мәктәпнең 100 еллык тарихында татар телен укыту беркайчан да тукталмады һәм тукталмаячак дип ышанабыз, чөнки мәктәп җитәкчелеге кыйблаларыннан бер дә тайпылмый. Әти-әниләр белән дә дөрес эш алып бара”, – дип сөйләде Илгиз Халиков. 

“Бәгәрәктамак авылында мәдәният йорты базасында эшләп килгән “Гөлләр” ансамбле дә үзенең эшчәнлеген яхшы күрсәтә. Шуңа күрә без агымдагы елда аңа Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” дәүләт программасы кысаларында милли киемнәр тектерү эшенә керештек. Бүгенге көндә әлеге эш тәмамланып бара. Ел ахырына кадәр “Гөлләр” ансамбленә милли киемнәр тапшырачакбыз. 

Бәгәрәктамак мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шулай ук бүләк әзерләнде. Мәктәп җитәкчелеге белән фикерләшкәннән соң, аның материаль техник базасын ныгыту максатыннан, музыкаль аппаратура алып бирергә булдык. 30 сентябрьдә без аны тантаналы рәвештә бүләк итәргә әзер”, – дип планнары белән уртаклашты Илгиз Илдар улы. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: