Шәһри Казан

Элвин Грей белән "Татар кызы"н ни бәйли?

“Татар кызы 2021” республикакүләм бәйгедә катнашучы 200 туташ арасыннан 12 кыз финалга сайлап алынган. Оештыручылар аларны “алтын бөртекләре” дип йөртә. Бәйге быел алтынчы тапкыр үтә.

Бәйгедә кызларның җыр-биюгә осталыкларын гына түгел, тарихны, нәсел шәҗәрәсен  белүенә басым ясаганнар. Финалга чыккан кызлар өчен  ике атна дәвамында Казанда яшәгәндә тарихи лекцияләр, укулар оештырылган, алар шәҗәрә төзергә өйрәнгәннәр. Шулай ук хореография, вокал, нәфис сүз буенча остазлар белән шөгыльләнгәннәр. Аш-су серләренә төшенгәннәр. Лениногорскийдан Ләйсән Билалова: “23 яшемә җитеп шәҗәрә турында ныклап белми идем. Хәзер үз яшьтәшләремне дә нәсел шәҗәрәсен ясарга өйрәтә алам”,–  ди.

“Татар кызы” бәйгесенең режиссеры  Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова әйтүенчә, алар бәйгене яңа дәрәҗәгә күтәрергә тырыша. Бу юлы “Зәңгәр шәл” әсәре буенча театраль музыкаль номер әзерлиләр. Монда кызлар җырлый, бии, сөйли дә.  Тантанада Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Илүсә Хуҗина, Марина Карпова, Эльза һәм Артур Исламовлар, шулай ук Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Быел беренче тапкыр моңа кадәр “Татар кызы” бәйгесендә җиңүчеләр бер сәхнәдә җыелачак. Чулпан Закирова моны матур бер гадәткә әйләндерергә тәкъдим итте.

Бәйге алтынчы ел уздырыла. Әлеге чара катнашучыларга тәэсир итми калмый. Кызларның аң-белемнәре арта, алар тарихлары белән күбрәк кызыксына башлый, милләте белән горурлана. Әнә 2019 елны Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә Швециядән Юлия исемле кыз катнашкан. Аның Казан турында ишеткәне генә булган. Экскурсия вакытында Сөембикә манарасы янына килеп җиткәч, ул  елап җибәргән. Аның: “Минем тормышым шундый гади уза икән, тарихны, телне дә өйрәнмим”,–  дип борчылуы  башкаларга да тәэсир иткән.

Реклама

Карелиядән килгән Саша Соловьева исә татарча  “исәнмесез” дигәннән башканы белмәгән. Ләкин тырышлыгы, теләге аркасында, остазлар ярдәмендә кыска вакыт эчендә ул татарчаны үзләштергән. Хәзер кыз үзе Финляндиядә татар теле курсларын алып бара. Элвин Грейның Удмуртиядә узган “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе  Инзиләгә өйләнүе дә зур вакыйга.
2019 елдан бәйгедә “Казан гүзәле” дә билгеләнә башлады. 6 март көнне  Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә исә “Татар кызы” һәм “Казан гүзәле” билгеле булачак. Алар Үзбәкстанда үтәчәк Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.

Татар кызы бәйгесенә 2011 елда Чиләбе шәһәрендә нигез салына. Авторы Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе, Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең Президенты Лена Колесникова.

2015 елда бәйге халыкара статуска ия булды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: