Шәһри Казан

«Бу хәл тагын кабатланса, фаҗига булачак»

- 2016 ел мал табиблары өчен җиңелләрдән булмады. Чөнки моңа кадәр имин булып килгән Татарстанда дуңгызларның Африка чумасы буенча начар очрак теркәлде. Бу хәл Нурлат районының Сосновка авылында булды. Нәтиҗәдә 426 баш дуңгызны юк итәргә туры килде. Бу, әлбәттә, Татарстан өчен зур «кара тап». Хәзерге вакытта да республикага куркыныч яный,...

- 2016 ел мал табиблары өчен җиңелләрдән булмады. Чөнки моңа кадәр имин булып килгән Татарстанда дуңгызларның Африка чумасы буенча начар очрак теркәлде. Бу хәл Нурлат районының Сосновка авылында булды. Нәтиҗәдә 426 баш дуңгызны юк итәргә туры килде. Бу, әлбәттә, Татарстан өчен зур «кара тап». Хәзерге вакытта да республикага куркыныч яный, әгәр без быел профилактика чаралары күрмәсәк, хәл тагын да катлаулыланырга мөмкин. Кызганыч, инфекция чыганагы билгеле түгел. Шулай да без монда кеше факторы (дуңгызларны имин булмаган төбәктән сатып алу) роль уйнагандыр, дип уйлыйбыз, - диде кичә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган еллык киңәшмә барышында Татарстанның Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

Саклану чаралары дигәндә, Алмаз Хисаметдинов та, Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең җитәкчесе Нурислам Хәбипов та үз хуҗалыкларында дуңгыз асраучы кешеләргә хайваннарны ишегалларында һәм урамнарда йөртү катгый тыелуы турында кат-кат искәртте. Җаваплы кешеләр бу хакта халык арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш, ди алар. Дөрес, Африка чумасын профилактикалау максатыннан, 375 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 146 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
Африка чумасыннан тыш, терлекләрнең тормышына куркыныч яный торган башка авырулар да бар. Нодурлянка авыруы Татарстан бе­лән чиктәш Самара өлкәсендә ачыкланган инде. Бу авыру Африка чумасына караганда да куркынычрак, ди белгечләр. Чөнки республикада бер миллионнан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Хәлне катлауландыручы тагын бер мәсьәлә - нодурлянкага каршы профилактика чаралары һәм авыруны дәвалау ысуллары да юк.

Мал табибларын һәм җитәкчеләрне борчый торган авырулар арасында туберкулез белән лейкоз да бар. Узган ел лейкоз белән авыру очракларын 2,5 процентка гына киметеп булган. Шуңа күрә быел әлеге мәсьәләләрдә тагын да ныграк тырышып эшләү бурычы куелды.
Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Алексеева әйтүенчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы үсештә. Бу бик файдалы һәм керемле өлкә. Әмма ул аеруча игътибар таләп итүче проблемалар да булуы турында искәртте. Сүз әлеге дә баягы авырулар хакында иде.

- Туберкулез ул бик җит­ди авыру түгел бит, аны дәвалап була. Котыру чире буенча да максатчанрак эшләргә мөмкин. Хәзерге вакытта Россиядә кош авырулары буенча хәл катлаулы. Бу - кошларның баш санын югалтуга гына кагылмый, ә кеше сәламәтлегенә дә куркыныч яный торган очрак. Шушы авырулардан саклану чаралары тиешле дәрәҗәдә күреләме соң? Шулай ук файдаланылмый яткан чәчүлек җирләрне тикшерүне дә арттырасы иде, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Дөрес, проблемалар бе­лән беррәттән, уңышларны да күрергә кирәк. Монда мал табибларының хезмәт хакларын арттыру да (бүгенге көндә аларның уртача хезмәт хакы 22 400 сумны тәшкил итә), аларны торак, машина белән тәэмин итү дә, шулай ук авылларда мобиль ветеринар пунктлары ачылуны да әйтергә кирәк. Республикадагы вазгыятьне яхшырту максатыннан, Казан дәүләт ветеринария академиясе белән бергәлектә, кече ветеринария белгечләренең белемен күтәрү курслары да оештырыла. Мондый укулар Татарстанның тугыз районында үткәрелде.

Бөтен дөнья икътисади кризис кичергәндә дә, безнең республика авыл хуҗалыгы өлкәсендә биш процент үсеш күрсәтте. Быел да күрсәткечләр моннан түбән булмас, дип өметләнәбез. Шунысы кызганыч, дуңгыз чумасы авыруы очрагы теркәлү безнең өчен бик начар булды. Ярый, бу юлы без аны җиңеп чыктык, әмма мондый хәл республикада тагын кабатланса, ул чын-чынлап фаҗига булачак. Аннан соң шунысын да әйтергә кирәк: туберкулез һәм Татарстан бергә була алмый! Лейкоз авыруы буенча да бөтен көчне туплап, малларны терелтергә тиешбез. Өч ел эчендә без савым сыерларын яңартып, авырулардан да котыла алабыз, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Реклама


Фото: sntat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: