Шәһри Казан

«Бу - ОДН түгел, ә идарәче компанияләрнең баланска сыешмавы»

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә, түләү кәгазьләрендәге бәяләргә ризасызлык белдереп, хакимият һәм хокук саклау органнарына хатлар язучыларны яратып бетермибез. Картайган инде, саран кеше, дибез.

Ашыкмыйча уйлансак, шушы берән-сәрән активистлар без "наданнарны" алдаулардан коткарырга тырышып йөри бит.

- Халыкның 70 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен, ничек язып китерелгән булса, шулай түли. Ләкин, Татарстандагы кайбер идарәче компанияләр исәп-хисаплар ясауда алдаша,-дигән фикердә тора Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Думадагы фракциясе әгъзасы Александар Сидякин.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә сөйләгәннәренә караганда, Татарстанда билгеләнелгән торак-коммуналь нормативлар бик түбән. Россия төбәкләре арасында безнең нормативлар күрсәткече исемлектә - ахырдан унынчы. Әмма, түбән яки аз нормативны "яхшы" дип аңларга кирәкми икән. Мәсәлән, шәһәрләрдә кеше башына су, электр уты нормативлары билгеләнә. Моны, депутат әйткәнчә, Мәскәү түгел, ә төбәкләр үзләре билгели.

- Гомумйорт чыганакларыннан (ОДН) һәркем файдалана. Болар: подъезддагы ут, лифт, баскычларны юу һәм яшеллеккә сиптерү өчен су, елга бер мәртәбә опрессовка һәм торбалардагы суны кире агызу,-дип, аңлатмалар бирүен дәвам итте Александр Сидякин. - Тик, ишекләрдәге магнитиклар, кайбер кешеләрнең үз фатирларындагы хисаплагыч приборларны бозулары ягъни төрле ысуллар ярдәмендә күрсәткечләрне киметүләре, күпкатлы йорт милкен урлашулар, хисаплагыч приборлары булмаган фатирлардагы нормадан тыш кулланылган чыгымнар, йорттагы чыганакларга ялганган чит оешмалар - һәммәсе ОДН булып языла. Кеше күпкатлы йортның чормасына менеп яки подвалына төшеп, гомерендә дә электр уты кабызмый, әмма, бу да ОДН итеп языла. Фатирдагы хисаплагычлар белән гомумйорт хисаплагычлардагы аерманы ОДН диләр. Бу - ОДН түгел, ә идарәче компанияләрнең баланска сыешмавы. Моны торак милекчеләре өстенә аудару дөрес түгел, нормативларга сыешмаган ягъни баланстан узып киткән чыгымнарны каплау - идарәче компанияләрнең үз мәсьәләсе.

Александр Сидякин ялган беркетмәләр тутыручы идарәче компанияләргә карата җинаять эше кузгату темасын Россия Дәүләт Думасында күтәрәчәген искәртте.

"Төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге"нең башкаручы директоры Дмитрий Романов та торак-коммуналь өлкәсендә белемле булырга чакырды. Казанның Лобачевский урамындагы 10в йортка урнашкан "Төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге" апрель аенда "Белемле кулланучы мәктәбе" нең чираттагы бушлай курсларын башлый. Аңа 8(843) 236-29-97 телефоны аша язылырга мөмкин. Шалтыратулар дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә кабул ителә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: