Шәһри Казан

Бу яшьләргә ни җитми?! (Бер мәсьәләгә ике караш)

Эльза Нәбиуллина: «Хәзерге яшьләр» дип аерып әйтмим, чөнки кеше холкына хас сыйфатлар һәр дәвер өчен уртак. Яшүсмерләр белән бәйле проблемалар, үзенчәлекле мәсьәләләр үткәндә дә булган, хәзер дә бар. Җәйге ял вакытларында үзләрен кая куяр­га белми урамда йөрүче яшүсмерләрне еш очратырга туры килә. Аларның бер өлеше лагерьларга яки авылга китә. Ләкин...

Эльза Нәбиуллина:

«Хәзерге яшьләр» дип аерып әйтмим, чөнки кеше холкына хас сыйфатлар һәр дәвер өчен уртак. Яшүсмерләр белән бәйле проблемалар, үзенчәлекле мәсьәләләр үткәндә дә булган, хәзер дә бар.
Җәйге ял вакытларында үзләрен кая куяр­га белми урамда йөрүче яшүсмерләрне еш очратырга туры килә. Аларның бер өлеше лагерьларга яки авылга китә. Ләкин һәр очракта да баланың ялы гаиләдән читтә уза. Уку чорында да бала үзенең гаиләсе, якыннары янында бер генә тулы көн уздыра ала. Бер атнага нибары бер көн! Кайчак ата-аналардан моңа каршы: «Безнең дә тынычта ял итәсебез килә», - дигән сүзләрне дә ишетергә була.
Ата-ана белән бала арасы шул рәвешле ераклаша: бала өйдән читләшә, ул инде ял вакытын гаилә белән дә күңелле уздырырга мөмкин икәнен оныта, урамга тартыла. Үз‑үзен шунда таба, күрсәтә башлый. Урам малаена әйләнә.
Яшүсмерләргә нәрсә кирәк дигәндә, әлбәттә, материаль як белән бәйле нәрсәләрне бик күп санап китәргә була.
Бу урында бер танылган имамның балалар тәрбиясе турындагы сүзләре искә төшә: «Күпчелек кешеләр балаларына теләгән саен кием-салым, машина, яки алар теләгән башка нәрсәләр алалар. Бу нәрсәләр белән аларның күңелләрен күреп, балаларына карата мәхәббәтләрен белдерергә тырышалар! Шул рәвешле үзләрен яхшы ата‑ана итеп кабул итәләр, үз-үзләрен юаталар. Ләкин ата‑ана баласына бирә алыр­дай иң зур һәм кирәкле нәрсә - тәрбия».
Тәрбия ул - балага күрсәтеләчәк игътибарның иң кирәкле төре.
Бүген бала - кече яшьтәге сабый, иртәгә - яшүсмер, ә инде бераз вакыт узу белән, җәмгыятьнең тулы бер вәкиленә әверелә. Шуңа күрә үсү процессындагы һәр этапны аерып түгел, бербөтен итеп карарга кирәк. Ә гамәлдә бу ничек чагыла?
Баланың үз кызыксынулары, теләге, сораулары, карашы, фикере, әйтер сүзе булырга мөмкин. Аны ишетергә өйрәнергә кирәк. Кече яшьтәге баласы белән сөйләшергә, аның фикерләрен ишетергә өйрәнмәгән ата‑ана яшүсмер булган баласы белән ничек уртак тел таба алсын? Инде үсә төшкәч, бала ата‑анасы белән үзенең эчке кичерешләрен бүлешә алмый, шул ук вакытта ата-ананың сүзе дә балага барып җитми. Элемтә өзелә.
Еш кына әлеге проблема гаиләдә икенче бала туу белән бәйле башланып китәргә мөмкин. Ике яшькә кадәр иркәләнеп үскән балага карата игътибар бер мизгелдә кими, аңа инде вакыт җиткерә алмыйлар. «Син инде зур, бу ярамый, теге ярамый; тавышланма, уятасың» кебек кисәтүләрдән башка берни ишетми сабый.
Яшьләр үзгәрде, холыклары начар, диләр. Ә безнең гадәт - начар эшләр эшләнгәч, җәза бирү. Җәза биреп кенә, яшүсмерләргә ярдәм итеп булырмы икән? Проблеманың сәбәбе белән көрәшсәң, дөресрәк түгелме? Ә бит яшүсмерләрнең үз‑үзен тупас тотуы - тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итү ысулы, башкалар арасында үз урыныңны билгеләп, аерым бер шәхес итеп күрсәтергә омтылуы.
Укучыларымнан ата-­аналары белән нәрсә турында, ни рәвешле аралашулары турында кызыксындым. Аларның аралашуы «ашарга чык, кибеткә бар»дан артмый икән. Яки баланың укуында җитешсезлекләр булганда, тиргәп алган булып, «борчылуларын» белдерәләр олылар. Мин инде бергәләп ял оештыру, музей-театрларга бару, табигатькә чыгу кебек якынаю чараларын әйтеп тә тормыйм.
Ә ата-аналар, еш кына килеп: «Нишләргә дә белмибез. Кемгә охшап шундый ул? Нигә шулай эшли икән?» - дип сорыйлар. Күп очракта үз балаларының нәрсә теләгәннәрен, ни өчен борчылганнарын, нинди булырга теләүләрен белмиләр.
Ләкин ситуацияне төзәтергә беркайчан да соң түгел. Игътибарны, яхшы мөгамәләне һәркем кабул итәргә әзер. Аеруча балалар, яшүсмерләр якыннары тарафыннан булырга тиешле игътибарга мохтаҗ. Вакытында күрсәтелгән игътибар яшьләребезгә үз-үзләрен табарга ярдәм итәр, дөрес юлга юнәлтер.
* * *
Марат Кәбиров:
«Нәрсә җитми соң сезгә?!.» - бу сүзне безнең балалар бик еш ишетә торгандыр. Гадәттә, аны бераз шелтә белән кулланабыз. «Өстең бөтен, тамагың тук, нәрсә теләсәң - шул бар. Тагы ни җитми соң сиңа?» - дигән мәгънәдә. Кәеф булганда, үзебезнең яшь чакны да искә төшереп китәбез. «Без сезнең кебек чакта... ачлы‑туклы килеш... абыйлардан калган фуфайка белән... бер караңгыдан икенчесенә...»
Чынлап та, элекке белән чагыштырсаң, бүгенге яшьләр, нигездә, җитеш тормышта яши. Ләкин бу - чагыштырсаң гына шулай. Бүгенге яшьләрнең үз яшьлеге, үз ихтыяҗы.
Әлбәттә, күп нәрсә җитми аларга. Ә иң беренче чиратта, сабыйлыктан чыгу белән, өлкәннәрнең игътибары, аңлавы җитми. Кеше баласы турында сүз дә юк инде, без үз балаларыбызны да аңлый алмыйбыз. Заманы шул, кешенең дәрәҗәсе кесә калынлыгы, матди хәле белән бәяләнә. Ә без, адәм рәтенә керергә тырышып, шул мөлкәт артыннан чабабыз. Яшәр урын, ашар ризык кирәк, кием кирәк... Үзебезнең тормыш бераз җайлангач, балалар чиратка баса... Укытырга кирәк, затлы кием кирәк, айпад кирәк... Аннары балаларга машина кирәк, фатир кирәк... Без, әлбәттә, яхшы кешеләр инде. Гомер буена шул балаларны кайгыртып яшибез, алар турында хәстәрлек күрәбез. Тик... балаларның үзләрен генә күрмибез... Баксаң, аларга бүтән берни дә түгел, ә нәкъ үз вакытында безнең «Хәлең ничек, балам?» дигән сүзебез кирәк булган икән...
Канат җитми аларга. Яшьлек беркадәр романтик булырга, йолдызларга карарга, хыял диңгезендә йөзәргә тиеш. Тормыш хыял артыннан бара. Башта оча торган келәмнәр булган, аннан соң самолетлар барлыкка килгән. Кешелек йолдызларга карап хыялланган һәм Гагаринны тудырган. Бүген әнә шул җитми. Яшьләр туганда ук җиргә карап туа. Хыяллары да җирдән, эстрада яки кино «йолдыз»ларыннан ерак китә алмый. Романтика булган очракта да ул ниндидер «прагматик романтика».
Ә канаты булган яшь­ләргә иркенлек җитми. Канат җәеп, күтәрелеп китәр мөмкинлекләре юк. Мөмкинлекләрне алтын тәлинкә белән беркемнең дә алдына китереп куймыйлар, әлбәттә, аны һәркем үзе даулап ала. Алар да яулый алыр иде, тик бүген канатлыларның күтәрелүе беркемгә дә кирәк түгел. Әйтик, бүгенге чорның даһи бер егете су белән йөри торган автомобиль уйлап тапты, ди. Аның бу ачышын күтәреп алырлар, иртәгәдән үк куллана башларлар дип уйлыйсызмы? Юк инде. Киресенчә, ачыш та, даһи үзе дә басымга дучар ителәчәк. Чөнки бу нефть һәм газга нигезләнгән җәмгыятьнең астын‑өскә әйләндерә һәм күпләрне табышсыз калдыра. Нәтиҗәдә егетнең даһилыгы аның бәхетсезлегенә әверелә.
Мәскәүдәге бер яңалыклар агентлыгы хуҗасы зарлана:
- Яшьләр үз эшләрен интернетка куялар да, күп тавыш җыйсалар, очынып китәләр: күтәрүне сорыйлар, яңа тәкъдимнәр белән күмәләр.
- Шулай булгач, яхшы ич инде, - дим. - Үсәләр. Танылалар.
- Ә безгә йолдызлар кирәкми. Без бары тик яңалыклар эшлибез.
Бу абзыйга синең талантың да, шәхес буларак үсүең дә, омтылышың да кирәкми. Аңа кушканны эшләп, биргәнгә канәгать була торган хезмәтче кирәк. Шундый хезмәтчеләр кадерле чак.
Шуңа күрә бүгенге яшьләргә, талантлыларына бигрәк тә, үз урынын табу күпкә кыенрак. Алар моны үзләре дә белә. Шуңа йолдызларга карамыйлар, зур хыяллар белән вакланмыйлар. Һәм аларны гаепләп тә булмый. Чөнки безнең буын аларга талантларны кадерсезли торган, канатлыларны сантыйга саный торган уртакуллар җәмгыяте, соры кешеләр диктатурасы калдырып китә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: