Шәһри Казан

Буа суы болгана...

Буада ЧП! Буа шикәр заводы сәнәгать калдыкларын районның Түбән Наратбаш авылы яныннан ага торган Каилка елгасына (ул исә Зөя елгасына коя) агызуда гаепләнә. Завод җитәкчелеге, язгы ташу вакытыннан бик оста гына файдаланып, бер уңайдан барлык калдык-постыклардан да котылырга уйлаган, күрәсең. Ә табигатьне пычратсаң да ярый, кешенең сәламәтлеге дә ул кадәр...

Реклама

Әмма заводның барлык планнары чәлпәрәмә килә. Битараф булмаган һәм уяу Түбән Наратбаш халкына рәхмәт. Нәкъ менә алар, суда әллә нинди ак күбек һәм пычракны күргәч, тизрәк чаң суга.
7 апрель көнне була бу гадәттән тыш хәл, дип таныштырды ТР экология һәм табигый байлыклар министрының урынбасары - ТР табигатьне саклау дәүләт баш инспекторы Рамил Низамов министрлыкта узган матбугат конференциясендә. Иртә белән сәгать 9ларда җирле халык, суга аккан пычракны күреп, тизрәк Буадагы Идел арты территориаль идарәсенә заводның елгага калдыклар агызуы турында хәбәр итә. Бер сәгатьтән әлеге урынга ТР Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының Идел арты территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Россия тикшерү комитетының Идел буе төбәкара табигатьне саклау буенча тикшерү идарәсенең алтынчы тикшерү бүлегеннән вәкилләр килеп тә җитә. Кыскасы, инде сәгать 10да Каилка елгасы янында прокуратура, тикшерү бүлеге һәм лаборатория хезмәткәрләре үз эшләрен башлый. Заводтан калдыклар агу факты раслана: торбадан, чыннан да, пычрак су агып ята. Шунда ук заводның җитәкчелеге дә чакырыла: баш инженер һәм аның урынбасары чыга. Тикшерүчеләр калдыклар ага торган 300 миллиметрлы торбаны, кичекмәстән, томаларга куша. Сәгать көндезге 12ләр тирәсендә торбадан пычрак су агу туктатыла. «Иң мөһиме - хәбәр килеп, 2,5 сәгать эчендә калдыклар агызуны тыялар. Ял көне булуга да карамастан, бу бик оператив эшләнә», - ди Рамил Низамов. Аның әйтүе буенча, елгада балыкларның үлү очрагы теркәлмәгән.
Әлегә елгага нинди матдәләр агуы - агулымы яки суны пычрата торганмы икәне билгеле түгел. Хәзерге вакытта лабораториядә 16 күрсәткеч буенча тикшерү алып барыла. Гаепләнүчеләрнең нинди җәзага тартылачагы да суның составы ачыкланганнан соң, якынча бер атнадан билгеле булачак, диделәр министрлыкта.
«Предприятиенең җитәкчелеге, ташудан файдаланып, калдыкларны суга агызырга булгандыр», - ди Рамил Низамов. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер Зәй һәм Норлат шикәр заводларын да тикшерәләр. Республиканың барлык сулыкларын да тикшерү бара, бүгенге көндә лабораторияләрнең барысы да көчәйтелгән режим белән эшли, диде министр урынбасары.
Аңлашылганча, әлегә гаеп кемдә булуы һәм кемнең җаваплылыкка тартылачагы сорау астында кала. Шаһитлардан сораштыру, тикшерү эшләре бара. Буа шикәр заводы да комментарийлар бирми. Райондагы гади халык исә, Буада ЧПның булмаганы юк инде аның, заводның калдыклары да бүген генә агып ятмаган инде ул, ди.
Буа районы бу арада гел «макталып» кына тора булып чыга әле. Әле күптән түгел генә үзәк каналларның берсендә ветераннар өчен йортларны төзүдә биредә булган гаделсезлекләр турында сүз купкан иде, 2012 елның ахырында заводта килеп чыккан фаҗига да онытылмады. Инде бу чираттагы гадәттән тыш хәл янә буалыларның дәрәҗәсен төшерә...
PS. Язманы басмага биргәндә, ТРның Буа муниципаль район хакимияте башлыгы Рафаэль Әбүзәровның, районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруга карата белдерелгән тәнкыйтькә бәйле рәвештә, вазифасыннан үз теләге белән китүе билгеле булды. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына белдерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: