Шәһри Казан

Булса да булыр икән гаделлек

Карл Маркс киселешендәге тамга дөрес күрсәтелмәгән аркасында «кагыйдә бозган» Казан автомобильчеләре штрафларын түләргә тиеш түгел. Фотовидеофиксация приборы «Карл Маркс урамыннан Аграр академия яныннан Толстой урамына таба борылганда автобус полосасын кисеп узуын «эләктергән». Мондый кагыйдә бозу өчен алар штраф рәвешендә мең ярым сум акча түләргә тиеш булган. Әлеге хәл автомобиль йөртүче...

Реклама

Карл Маркс киселешендәге тамга дөрес күрсәтелмәгән аркасында «кагыйдә бозган» Казан автомобильчеләре штрафларын түләргә тиеш түгел. Фотовидеофиксация приборы «Карл Маркс урамыннан Аграр академия яныннан Толстой урамына таба борылганда автобус полосасын кисеп узуын «эләктергән». Мондый кагыйдә бозу өчен алар штраф рәвешендә мең ярым сум акча түләргә тиеш булган. Әлеге хәл автомобиль йөртүче казанлыларда ризасызлык тудыра һәм аларның ЮХИДИга мөрәҗәгатьләре артканнан-арта башлый. Кемнәрнеңдер өенә бу штрафлар әле дә килеп ирешергә мөмкин.
ТРның баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов әлеге штрафларны түләмәскә кирәклеген белдерде. Алай гына да түгел, ул бу эш нигезендә түләнгән штрафны машина йөртүчеләрнең кире кайтара алачагын да әйтте. Моның өчен ЮХИДИ идарәсе җитәкчелегенә яки фотовидеофиксация үзәгенә, нигезсез түләттерелгән штрафны кайтаруны таләп итеп, язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: