Шәһри Казан

Бушка ашатсалар да, акча сорыйлар

Казанда вакыт белән түләнә торган кафе ачылган. Әйтүләренчә, әлеге яңа бизнес-идеяне мәскәүле Иван Митин тәкъдим иткән. Кафеда ризык өчен түләргә кирәкми, ә менә анда үткәргән вакыт өчен кесәңнән акчаны чыгарып бирергә туры киләчәк, ди. Анда килеп керүгә, сезгә сәгать бирелә, аннары тактага акбур белән исемегез һәм килү вакытыгыз языла. Йомшак...

Реклама

Казанда вакыт белән түләнә торган кафе ачылган. Әйтүләренчә, әлеге яңа бизнес-идеяне мәскәүле Иван Митин тәкъдим иткән.
Кафеда ризык өчен түләргә кирәкми, ә менә анда үткәргән вакыт өчен кесәңнән акчаны чыгарып бирергә туры киләчәк, ди. Анда килеп керүгә, сезгә сәгать бирелә, аннары тактага акбур белән исемегез һәм килү вакытыгыз языла. Йомшак кәнәфигә йә булмаса таган яки гамакка утырып, баллы тәм-томнар белән чәй, каһвә эчә аласыз. Ризыкны үзең белән дә алып килергә була. Ә инде кафедан чыгып киткәндә монда уздырган вакыт өчен акчаңны түләп калдырасың. Бер минут бер сум белән исәпләнүен дә әйтергә кирәк.
«Максатыбыз бушка килгәнне яратучыларны тукландыру түгел, ә монда килүчеләрне төрле түләүләрдән, чәйгә куелган кыйммәт бәяләр һәм официантка түләүләрдән азат итү. Кешеләрне социаль челтәрләрдән «тартып чыгарып», виртуаль аралашуны чынбарлыкка алыштырасыбыз килә», - ди кафены оештыручы Иван Митин.
Кафе чормада урнашкан, монда көчле музыка да, исерткеч эчемлекләр дә юк. Тиздән компьютер белән интернет та булдырылачак ди.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    543
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    453
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    339
    0
    0
Ночной режим