Шәһри Казан

Быелгы кебек салкын кышларның күптән булганы юк иде

Адәм баласының гына түгел, тимер транспортның да эченә суык үтә быел. Иртәләрен машинасын кабыза алмый интеккән кешеләрне шактый күрергә була. Әле бер күршене, әле икенчесен туктатып, кабызырга булышчы дип мөрәҗәгать итәләр.

Бер аккумулятордан икенчесенә чыбыклар тоташтырып, тимер атка “җан өрәбез”. Хәзер урамнарда бер-берсен тарттырып барган машиналарны сирәк күрәбез, чөнки күп машиналар “автомат” статусына ия. Андыйларны тарттырып кабызырга ярамый, диләр.

Шәхсән үзем элеккеге машиналарда һава торышы -25 градуска төшкәч тә, аккумуляторны өйгә алып керә идем. Әле бит аның зарядкасын да карап торырга кирәк. Хәзер инде алай азапланган юк: беренчедән, “машина йөрәге”н алыр өчен шактый матавыкланырга туры килә, икенчедән, автозапуск дигән әйбер дә бар. Машинаңны төнгә ике тапкыр җылытып алсаң, иртән кабыныр дигән өмет белән йоклыйсың.

Реклама

Сүз уңаенда, кайберәүләр тәүлек буе суыкта торган машинасын да шул автозапуск белән кабызырга тырыша. Кызганыч. Кешеләр түгел, машина. Тимер булса да, кызганам аларны. Җылынмаган, “йомшармаган” транспортны шыгыр-шыгыр китереп юлда бару бик кызык түгел.

Ихтыяҗ булганда, тәкъдим дә була. Баксаң, күп кенә такси автопаркларында хәзер килеп машинаңны кабызып китү хезмәте булдырылган икән. Түләүле, әлбәттә. 150 сумнан алып, 1500 сумга кадәр бәяләре. Бәяләр төрлелеге ара ераклыгына да, машина маркаларына да карый икән. Нишлисең, сиңа хезмәт күрсәтәләр икән, рәхмәт әйтеп кенә котылып булмый – заманасы шундый.

Җылыта, шунысы рәхәт. Бу кышта башка мондый салкыннар булмастыр, чөнки кояш язга таба карый. Инде бүген үк -20дән югаррак булса, ялларда әнә төннәрен -10, -15 градус кына булыр, ди синоптиклар. Язның беренче аена да берничә генә көн калды, ләбаса.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: