Шәһри Казан

Бәйрәм күңелләрдә дәвам итсен!

Чигүле сөлгеләр, кыңгыраулы атлар, мәйдан тоткан көрәшчеләр, җыр-моң, миллилек... Ел буе көтеп алган бәйрәмебез - Сабан туен болардан башка күз алдына да китереп булмый. Авыл хезмәтчәннәренең еллык хезмәтенә бер бәя, уңганлык-тырышлыкның бизмәне, татар халкының күңел киңлеге белән тәңгәл дәверләр бәйрәме ул. Татарстан районнарында шаулаган әлеге бәйрәмнәр дәвамы башкала халкы -...

Быелгы бәйрәм үзенең зурлыгы, мәртәбәле кунаклары белән тарихка теркәлер, ахры. Казанның төп Сабан туе мәйданы - Тынычлык бистәсе янындагы Каенлык быел Россия Президенты Дмитрий Медведевны кабул итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Медведев милли бәйрәмебезнең күркен үз күзе белән күрде. Иң беренче нәүбәттә Президентларны мунчасы, ат абзары, тегермәне, коесы булган татар өе каршы алды. Төрле районнардан килгән коллективлар әлеге «авыл»да бәйрәм кунакларына татар халкының милли традицияләрен, яшәеш-көнкүрешен, кул эшләрен, милли ризыкларын тәкъдим итте. Ике Президент та монда түбәтәйле булды, тәмле чәкчәктән авыз итеп карады. Лаеш районыннан килгән тимерчеләр өендә исә Медведев үз кулы белән авыр хезмәтне башкарып карап, чүкеч белән тимерне буйсындырды - дага чүкеде. Әлеге даганы аңа истәлеккә бүләк тә иттеләр.
- Сабантуй - борынгы бәйрәм, - диде Дмитрий Медведев бәйрәмне ачу чыгышында. - Әмма шул ук вакытта ул яшьлек, уңай тәэсирләр бәйрәме дә.
Ил башлыгы татарстанлыларга әлеге бәйрәмнән ел буена җитәрлек көч һәм дәрман алырга теләп калды, яңгырлы һава торышыннан соң шундый чалт аяз күк, кояшлы, җылы көн булганы өчен рәхмәт тә җиткерде.
Сабан туен исә җырчылар, биючеләр, курайчылар, гармунчы-баянчылардан торган йөзләп сәнгатькяр ачып җибәрде.
«Сабантуй уеннары» дип аталган театральләштерелгән тамашаны ачу өлешен Татарстанның халык артисты Резеда Галимовага тапшырганнар иде. Әлеге тамашада халык тагын «Зө-Ләй-Лә» триосын, «Казан егетләре» төркемен һәм башка яшь җырчыларның чыгышын карап хозурланды. Татарстан районнарыннан килгән һәвәскәр коллективлар, «Йолдызлык» бәйгесе җиңүчеләре исә бәйрәм концертын дәвам итте.
Мәйданда традиция буенча милли бәйгеләр узды, көрәш батырын исә үзебездә җитештерелгән җиңел машина көтеп тора иде.
Абсолют батыр булып Әлмәттән Ильяс Галимов калды.
Күңел ачтык көн буе
Аккош күлендә үткән Сабан туен Мәскәү һәм Киров районнары оештырды.
Татар халкы нинди дә булса эшкә алыныр алдыннан, ахыры хәерле һәм уңышлы тәмамлансын өчен, белгән догаларын укый. Бәйрәм дә күңелле үтсен өчен, аны Рамил хәзрәт Юныс изге сүзләр, догалар белән башлап җибәрде. Аннары кунакларны Мәскәү һәм Киров районнары җитәкчесе Дамир Фәттахов һәм Татарстан прокуроры Кафил Әмиров сәламләде.
Котлау сүзләреннән соң Сабан туе театральләштерелгән чыгышлар белән дәвам итте.
Эстрада йолдызлары чыгышлары да халык күңеленә хуш килде. Төрле иҗат коллективлары, район фольклор ансамбльләре дә бәйрәмгә ямь өстәде. Активрак тамашачылар спорт уеннарында көч сынашты.
Сабан туеның төп бизәге булган көрәштә баш батыр булып калучы Илфат Хәбибуллинга тәкә һәм кыйммәтле бүләк - автомобиль тапшырылды.
Һәркемнең үз мәйданы
Дәрвишләр бистәсендәге мәйданның концерт чарасы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланды. Биредә Яңа Савин, Совет һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүче казанлылар ял итте. Төп мәйдандагы концертны Рафис Фазылҗанов белән Валентина Иванова алып барды.
...Менә кайда ул татар бәйрәме! Урман аланына үтә башлауга ук колакны иркәләп кыңгыраулы тальян гармун моңнары ишетелде, бераз атлагач, гармунчылар үзләре дә күренделәр. Алардан ары китеп Сабан туе кунаклары каршында авыл йорты манзарасы ачылды. Өй почмагында әллә кичә, әллә бүген иртән генә чабылган хуш исле печән чүмәләсе, аңа сөяп куелган ат дугасы... Бу күренешләр күңелгә үтеп, туган авылны, балачак хатирәләрен яңартып җибәрә. «Авыл»ны узгач, «Осталар шәһәрчеге»нә барып эләгәсең.
Сабан туе мәйданына барып җиткәнче юлда тагын әллә ни кадәр сәхнәләр, мәйданчыклар очрады. Ул шахмат-шашка уйнау урыны, балаларга рәсем ясау мәйданы, инструменталь оркестрлы «Сәйдәш» аланы дисеңме.
Төп мәйдан елдагыча киртә һәм, яңача әйтсәк, полиция белән уратып алынган. Шулай да форсат табып, әрсезләнеп, мәйданга кереп чыга алдым үзе. Төп уеннар үткәрелә торган мәйдан баз сыман формада булгангадырмы, кичәге яңгыр сулары әле ахыргача җиргә сеңеп бетмәгән иде. Уенда катнашучылар, пычранудан да курыкмыйча, шул мәйданда мәш килә.
Балалар өчен аерым Сабан туе мәйданын күрү күңелне бик сөендерде. Ни дисәк тә, балалар Сабан туена уеннарда катнашырга ашкынып килә бит.
Балалар мәйданыннан ерак түгел тагын бер мәйданнан татарча мәзәкләр һәм шаркылдап көлү тавышлары ишетелде. Биредә атказанган мәдәният хезмәткәрләре Алмаз Хәмзин, Рәшит Шамкай, Равил Шәрәфиев һәм Камил Кәримовлар чыгыш ясый икән. Ул арада рәссам Зөлфәт Хәйруллин халыкка шаржлар ясап өләшә. Сәхнәгә актерыбыз Равил Шәрәфиев үзенең этләр турында сөйләгән монологында күптән түгел «ШК»да басылган «Каравыл, этләр талый!» язмасын да искә алмыйча калмады.
Сабан туеның иң төп бүләген, ягъни көрәшнең абсолют батыры өчен әзерләнгән симез тәкә һәм өр-яңа автомобильне бу елны Яңа Савин районы егете Фирдүс Зәйнуллин алып кайтып китте.
...Сабан туе бетте, ә халык әле кайтырга ашыкмый. Табигать куенына өстәл көйләп кем гаиләсе белән, кем дус-ишләре белән бәйрәм итә калдылар. Барыбызны берләштерүче табигать бәйрәме мәйданда гына түгел, күңелләрдә дәвам итте.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: