Шәһри Казан

Бюджет юрганы кыска

Кичә Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясе булып узды. Аның каравына «Казан шәһәр Думасының салым мәсьәләләре буенча аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында», «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 елга һәм 2014 белән 2015 еллар планлы чорына бюджеты турында», «2011 елга һәм 2013 елга кадәр Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз...

Реклама

Беренче мәсьәләне карау барышында саклану, куркынычсызлык һәм таможня ихтыяҗларын тәэмин итү өчен бирелгән җир кишәрлекләренә салым 0,3 процент күләмендә билгеләнде. Шәһәр һәм республика бюджетыннан финансланучы бюджет учреждениеләренә 0,22 процент күләмендә салым ташламасы нормасы да сакланачак.
Сессиядә каралган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, әлбәттә, «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 елга һәм 2014 белән 2015 еллар планлы чорына бюджеты турында»гысы иде. 2013 елга керемнең гомуми күләме 15612369,1 мең сум булыр дип фаразлана. Чыгымнар да шул ук күләмдә булыр дип күзаллана. Чыгымнарның 60 процентын социаль-мәдәни өлкәгә тоту планлаштырыла. Аерым өлкәләргә килсәк, мәгариф - 8688714,4 мең, сәламәтлек саклау - 13258 мең, мәдәният - 319485 мең, торак-коммуналь хуҗалык - 2188190,3 мең, транспорт - 843072,2 мең, физкультура һәм спорт 148433,9 мең сум алачак. Саннар уйландырырлык, бигрәк тә сәламәтлек саклау өлкәсенә каралган акчаның күләме борчу тудыра. Ахыр чиктә, бу сыйфатка йогынты ясарга, түләүле хезмәтләрнең артуына китерергә мөмкин.
Билгеле, бюджет юрганы кыска - өскәрәк тартсаң, аягың күренергә тора. Өстәвенә, һәркем аны үз ягына тартырга тырыша. Шулай да, өстәмә чыганаклар җәлеп итү һәм административ чыгымнарны киметү исәбенә булса да, социаль әһәмияткә ия өлкәләргә игътибарны арттырасы иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: