Реклама
25 нче гыйнварда 12.00 дан 18.00 гә кадәр Чаллыдагы «Метро» мәдәни-белем бирү платформасы мәйданчыгында урнашкан «Күңелдәге кояш» хәйрия кибетендә өченче тапкыр «Кояшлы базар» оештырылачак.
Әлеге чара кысаларында балалар үз куллары белән китапларга иллюстрация, 2016 елга календарь, матур чәчәкләр, җәнлекләр сурәтләре төшерелгән тукыма ясый алачаклар.Соңыннан балалар ясаган кул эшләреннән кечкенә генә ярминкә оештырырга уйлыйлар.
Фото: iskra-kungur.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз