Шәһри Казан

Чама хисен белмәсәң...

Гарәп илләрендә хакимиятне алмаштыруга юнәлтелгән массакүләм чуалышлар башланып, алар Ливияга кадәр барып җитеп, илдә гражданнар сугышы башланганнан соң, дәүләт телевидениесе буенча чыгышында Ил башлыгы (дөресрәк әйтсәк, инкыйлаб юлбашчысы) Муаммар Каддафи: «Мин Ливия җирләрен беркайчан да калдырып китмәячәкмен, соңгы тамчы каныма кадәр көрәшәчәкмен һәм монда, ата-бабаларыбыз сыман, газап чигүче буларак үләчәкмен»,...

Реклама

Гарәп илләрендә хакимиятне алмаштыруга юнәлтелгән массакүләм чуалышлар башланып, алар Ливияга кадәр барып җитеп, илдә гражданнар сугышы башланганнан соң, дәүләт телевидениесе буенча чыгышында Ил башлыгы (дөресрәк әйтсәк, инкыйлаб юлбашчысы) Муаммар Каддафи: «Мин Ливия җирләрен беркайчан да калдырып китмәячәкмен, соңгы тамчы каныма кадәр көрәшәчәкмен һәм монда, ата-бабаларыбыз сыман, газап чигүче буларак үләчәкмен», - дип белдергән иде. Аның: «Һәр тиран иртәме-соңмы халык басымы астында һәлак була», - дип әйткән сүзләре дә билгеле. 20 октябрьдә аның сүзләренең рас килгәненә инандык - халык суды, кулга алынган Каддафины урам уртасында озак мәсхәрә кылып кыйнаганнан соң, аны атып үтерде.

Борынгы заманнар диярсең...
Хәзер интернетта һәркем күрә алган, Каддафиның соңгы минутларын сурәтләгән видеоязманы аек акыллы кеше тыныч кына карый да алмый. Канга баткан Каддафиның мескен йөзе, ялваручы күзләре, әсирне әйләндереп алган бер төркем коралланган кешеләрнең, бертуктаусыз: «Аллаһу әкбәр», - дип кычкыра-кычкыра, аны тукмаулары, мылтыклардан күкне яңгыратулары, икенчеләренең барысын да телефон камерасына төшереп торулары - болар барысы хәтердән озакка уелмас тәэсир калдыра. Уйланырга да мәҗбүр итә: ул кеше ничек кенә әшәке, күпме генә гөнаһлы булмасын, шундый «эт үлеменә» лаекмы икән соң?!
Каддафиның гөнаһларына килгәндә, алар дөрестән дә бар, алар - зур, алар - гафу ителмәслек. Хакимияттә 40 елдан артык утырып, үзенең кырыс режимын урнаштыру, шул режимга риза булмыйча, аңа каршы килгәннәрне юкка чыгарып бару, халкын гел үзенә баш иеп торырга мәҗбүр итәргә омтылу, ахыр чиктә, үкенечле тәмамланачагын аңлый торып та, Каддафи актыккача постын калдырырга теләмәде. Баш өстендә кара болытлар куера башлагач та, әле ул хакимияттән баш тарта һәм барысына да тыныч шартларда соңгы нокта куя ала иде. Кирелеге, принципларына тугры калып чигенергә теләмәве үзен харап итте дип әйтергә дә була.
Тик бу «ләкин»нәр Каддафига судсыз-нисез үлем карары чыгаручыларның, аны халык алдында мәсхәрәләүчеләрнең өстеннән гаепләрен аз гына да төшерми. Тиран булса-булмаса, аның үлеменә чын күңелдән шатланулар, ничә еллар буе илне җитәкләп барган һәм халкы өчен азмы-күпме уңай-файдалы эшләр дә кешенең җәсәден гади кибет суыткычына салып, җәмәгать хозурына тапшыру, авызны колакка кадәр ерып, мәет белән фотосурәткә төшү - боларны алга киткән, цивилизацияле ил өчен хас нәрсәләр дип күз алдына да китереп булмый. Элеккеге заманнар һәм үсеш ягыннан артта калган кайбер Африка кабиләләре өчен генә гадәти булырга ихтимал бу күренешләр - безнең өчен инде күптәннән башка сыймаслык нәрсә, чын кыргыйлык күрсәткече.

«Хәрәм галәйкүм»гә карамастан
Аларның эшләнүенә Ислам илендә юл куелуы хәлнең киеренкелеген, ризасызлыкны, аңламаучылыкны тагын да үстерә. Аллаһка ышанган, аңа табынган, аны олылаган, «Аллаһу әкбәр» («Аллаһ - иң олысы, иң бөеге») тәкбире илнең гимнының исеме буларак та, аның кушымтасында да кулланылган, балалар кечкенәдән шул сүзтезмәне әйтеп үскән, һәр ливияле намаз саен да, йокларга ятканда да, иртән торганда да, шатланганда да, аны һәрчак кабатлаган мөселман илендә, шул ук тәкбирне кычкыра-кычкыра, Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый тыелган, иң зур гөнаһларның берсе саналган кеше үтерү эшенә баруга, өстәвенә моны зур тантана итеп күрсәтүгә юл куелсын инде. Аны үтерүдә катнашканнар, без халыкны вәхшидән, кешеләрне үтерүчедән, явыз тираннан коткардык, дип, үзләренең ул эшләрен гөнаһка түгел, ә бәлки зур изгелек кылу буларак та саныйлардыр әле. Бу билгесез - Аллаһның исемен телгә ала торып, ул билгеләгән кануннарны бозуга барган, үзләрен мөселман дип исәпләүче кешеләрне, безгә, ягъни ислам динен пакь, чиста дин дип төшенеп, кешегә кечкенә генә начарлык эшләүнең дә гөнаһ икәнен белүче мөселманнарга мәңге аңлый торган түгел. Каддафины үтергәндә, аның: «Хәрәм галәйкүм! Хәрәм галәйкүм! Хурлык сезгә, моның гөнаһ икәнен аңламаучыларга!» - дип кычкырган кисәтүле актыккы сүзләре дә аларны аз гына да уйланырга мәҗбүр итмәгән.
Муаммар Каддафиның җәсәде, күпме вакыт кибет суыткычы эчендә ятканнан соң, ниһаять, 25 октябрь көнне җир куенына иңдерелде. Аны улы һәм бер киңәшчесе кешеләрдән яшереп кенә Ливия чүленә күмде. Бу Каддафиның кабере аның яклаучыларының күмәкләп җыелу урынына әйләнмәү, шулай ук каршы якның ул төшне хурламаулары максатында эшләнгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: