Шәһри Казан

Чегәннәр язмышны дөрес юрыймы?

Барысын да куганнар Без бәләкәй чакларда авылга чегәннәр килсә, алардан куркып качып йөри идек. Әбиләрнең: «Тик тормасаң, чегән алып китәр», - дигәннәре дә колакка кергәндер. Авыл урамнарыннан иркенләп, беркемнән дә курыкмыйча, өйдән өйгә кереп, әйбер сатып, ашарга ризык сорап йөри иде алар. Казанга килгәч, адым саен очрап торган чегән хатыннарының...

Реклама

Барысын да куганнар
Без бәләкәй чакларда авылга чегәннәр килсә, алардан куркып качып йөри идек. Әбиләрнең: «Тик тормасаң, чегән алып китәр», - дигәннәре дә колакка кергәндер. Авыл урамнарыннан иркенләп, беркемнән дә курыкмыйча, өйдән өйгә кереп, әйбер сатып, ашарга ризык сорап йөри иде алар.
Казанга килгәч, адым саен очрап торган чегән хатыннарының кулга карап «язмыш юраулары» да куркыта иде. Промбаза ягында яшәгәндә, Отар бистәсендәге Рәмзия исемле татар кызының чегән егетенә кияүгә чыгып, шул тирәдәге бөтен халыкны гаҗәпләндергәне хәтеремдә. Шундый сөйкемле, горур кызның алар сыман киенеп, чегән хатыннары белән базарда әйбер сатып йөрүен күргәч, аның артыннан жәлләп калган чаклар да булды. Шушы көнгә хәтле аның язмышын беләсем килеп йөрде. Шул теләк белән заманында чегәннәр яшәгән Отар бистәсенә юл тоттым.
Отар «утар» сүзеннән алынган. Элек анда руслар яшәгән. Узган гасырның 60 нчы елларында ул бистәгә Краснодардан чегәннәр күченеп кайта. Алар шунда төпләнеп, үз йортлары белән яши башлыйлар. Балаларын мәктәптә өч яки дүрт сыйныфка хәтле генә укытып алалар да, үзләренә ияртеп, «акча эшләү» серләренә өйрәтәләр. Биредә дә озак яшәү насыйп булмый аларга. Барысын да Казаннан куа башлагач, йорт-җирләрен сатып китәргә туры килә. Хәзерге вакытта бистәдә бер чегәнне дә очратып булмый. Шулай да үзем очрашырга теләгән Рәмзия Фазлыеваны эзләп таптым. «Ул бик горур, теләсә кем белән сөйләшеп тормый», - дип алдан ук кисәтеп куйсалар да, үзе белән уртак телне бик тиз таптык.

«Язмышым шундый булгандыр»
Элекке йөз чалымнары буенча шунда ук танып алдым үзен. Иң элек Рәмзиядән заманында чегән егете белән ничек кавышуын сораша башладым.
- Рәмзия, ничек итеп язмышыңны чегән белән бәйләдең, әллә сихерләделәрме үзеңне?
- Мин Карлны яшьтән үк яраттым. Әниләрдән качып аның белән очрашуга бара идем. Аларның ризалыгыннан башка кияүгә дә чыктым. Безнең арада чын мәхәббәт булды, дип уйлыйм. Карл мөселман чегәне иде. Бәлки аның әти-әнисе дә улларының миңа өйләнүен өнәп бетермәгәннәрдер. Миңа сиздермәделәр. Без туй ясамыйча гына аерым өйдә яши башладык. Аларда язылышу юк. Бик байлары гына туй ясый иде.
- Мөселман чегәннәренең йолалары, гореф-гадәтләре нинди соң?
- Аларда ир-егет кәләш саф кыз булып кияүгә чыккан очракта гына калым түли. Кызларын унбиш яшьтән кияүгә бирәләр. Кешене соңгы юлга озатканда мулла чакыртып дога укыталар, дуңгыз ите ашамыйлар, муеннарына кач тагып йөриләр. Намаз укымыйлар. Күп кенә чегәннәр Яңа бистәдәге татар зиратына җирләнгән.
- Тел өйрәнү кыен булмадымы үзеңә?
- Юк, теләсәң, бөтен телне дә өйрәнеп буладыр ул. Ирем бераз көнче дә булды. Миңа күбрәк үз телләрендә сөйләшергә рөхсәт итте. Аларда да татар сүзләре бар, ләкин мәгънәләре генә башка төрле. Чегәннәрнең язулары юк.
- Үз киемеңне чегән күлмәгенә ничек алыштырдың?
- Миңа ирем белән яши башлауга ук күлмәкләр тектеләр. Ияләшергә туры килде.
- Балаларыгызга исемнәрне кем кушты?
- Мин дүрт бала таптым. Ике улыбызга - рус исеме, кызларыбызның берсенә - Земфира, икенчесенә Зөһрә куштык. Олы улыбыз авырып гүр иясе булды.
- Татар исемнәренә каршы килмәделәрме соң?
- Ул исемнәр аларда да бар бит.
- Тагын нинди исемнәр кушарга яраталар?
- Мачора, Золотой, Жемчужная, Перика, Лахо кебек исемнәр аларда киң таралган.
- Чегәннәрнең билгеләп үтә торган бәйрәмнәре бармы? Нинди ризыкларны яратып әзерлиләр?
- Алар иске Яңа ел белән Пасханы бәйрәм итә? Бигрәк тә итле ризыкларны яратып пешерәләр.
- Безнең халык чегәннәр юраган язмышка ышанучан. Алар дөрес юрый дип уйлыйсыңмы?
- Юк, чегәннәр берни белми. Рәхәтләнеп алдыйлар. Акчаны күз буып алалар. Берсе сөйләштереп торса, икенчесе акча янчыгыңа кул суза. Алар арасында да төрле кеше бар.
- Чегәннәр арасында аерылышулар еш буламы? Хыянәт дигән нәрсәгә ничек карыйлар?
- Аларда хатын-кыз иренә сүз әйтә алмый. Ирләре теләгән хатын-кыз янына йөри. Аерылганнары да бар.
- Заманында халык «Цыгане» дигән фильмны яратып карады. Аны үзләре дә күрдеме икән?
- Әйе, алар үзләре турындагы фильмнарны кызыксынып карыйлар иде.
- Рәмзия үзеңнең язмышың да бер фильм сыман. Ирең белән юлларыгыз ничек аерылды?
- Чегәннәрне Казаннан куганнан соң, без башта Ташкентка, аннары Балтыйк буена киттек. Аннан да кугач, ирем миңа Мәскәүгә кайтып берәр фатирга кереп торырга киңәш итте. Әмма мин әниләр янына кайтып киттем. Без Карл белән унике ел гына яшәп калдык, аны үтергәннәр дигән хәбәр килде. Мин Отарда йорт сатып алып, балалар белән шунда яши башладым. Үткәннәргә үкенмим, язмышым шундый булгандыр.

Чегән тормышыннан
Чегән малаена әтисе сигарет алып кайтырга куша. Тегесе акча сорый.
«Акчага юләр дә ала», - ди ата кеше.
Малай каядыр барып кайта да әтисенә бер сигарет кабы ыргыта.
Ата:
- Бу бит буш.
Малай:
- Тулысын юләр дә тарта аның.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: