Шәһри Казан

Чи ризыклар белән тукланучы Нурсил Кәримов: «Пешкән бөтен ризык – үле»

Соңгы вакытларда күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес итеп туклану, спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирә башлады. Туклану мәсьәләсенә килгәндә, яңа танышым Нурсил Кәримов аны ике төргә бүлеп карый. Беренчесе - үле, икенчесе тере ризык белән туклану. Нурсил исә фәкать тере ризык, ягъни мәсәлән чи яшелчә, җиләк-җимеш, бал, чикләвек,...

- Кибеттә сатылучы, үзебез әзерләп ашый торган ризыкларны үле дип әйтмичә ни дисең. Фаст-фудлар, консервалар, ярымфабрикатлар, чәй, каһвә, икмәк, камыр ризыклар - цивилизация продуктлары. Камыр ризыклары бигрәк тә зыянлы, алар әле озак эшкәртелә дә. Ашлык бөртекләрендәге бөтен витамин аларның кабыгында һәм бәбәкләрендә. Югары сортлы ак он алыр өчен бөртекне кабыгыннан һәм бәбәгеннән чистарталар. Шул рәвешле бөтен файдалы витаминнары югала, безгә крахмалдан гына торган үле өлеше кала. Югары сортлы ак оннан пешкән ризыклар ашауны мин кибеттән крахмал сатып алып, аны кашыклап ашауга тиңлим. Үле ризыкка шул ук маргарин, кулинар мае, чистартылган үсемлек мае, майлылыгы 82 проценттан ким булган атланмай, майонез һәм кетчуп та керә. Хәзерге теләсә кайсы продуктта бензоат натрий, глютамат натрий кебек химик, зарарлы ингредиентлар бар. Ризыкның яраклылык вакытын сузар өчен кушыла торган, Е хәрефенә башланган тәм көчәйткечләр белән консервантлар гына да күпме аларда? АКШтагы бер шәһәрдә, зиратны ябу өчен, кайбер каберләрне башка урынга күчерергә карар кылалар. Ун, аннан да күбрәк ел элек җирләнгән яшь кешеләрнең җәсәдләрен күреп шаккаталар. Аларның күбесе череп таралмаган була. Кайберләренең берникадәр өлеше генә черегән. Соңыннан ачыкланганча, яшь кешеләр фаст‑фуд һәм составында консервантлар күп булган башка ярымфабрикатлар белән тукланган. Консервантлар организмга тупланып, кеше күзәнәкләрен консервантлый. Димәк, безнең арада да аягында йөрүче үле кешеләр бар. Кирәкле бөтен ризыкны табигать безгә әзер килеш биргән. Илле градустан да югарырак температурада эшкәрткәндә яки пешергәндә продуктларның файдалы үзлекләре шулай ук югала. Шул ук пешергән, кыздырган әйберләрне дә мин үле ризык дип саныйм.

- Тере ризыкка нәрсәләрне кертәсез?
- Эшкәртелмәгән, консервланмаган, тозланмаган, кыскача гына әйткәндә, табигать-анабыз ничек биргән, шул килеш ашала торган ризыкларны кертәм. Пешмәгән ризык ашауны биотуклану дип тә атарга мөмкин.

- Нурсил, чи ризыклар белән туклануга күчү турында cез кайчан уйлана башладыгыз?
- Табигый ризыклар турында электән үк уйлана идем. Мәгълүматым да аз булган, күрәсең. Вадим Зеландның «Живая кухня» китабы белән танышкач, үзем өчен нәрсә кирәклеген аңладым. Аршавир Атеровның «Сыроедение» дигән китабын укып чыктым, интернет аша башка сыроедлар белән аралаша башладым. Чи ризыклар белән туклана башлаганның беренче ике аенда егерме килограмм авырлыгымны югалттым. Баштарак организмым да шок хәлендә калды. Алар белән беррәттән якыннарым да. Баштагы мәлләрдә алар миңа үпкәләде дә, ачуланды да, акрынлап үзара аңлаштык, хәзер моны тыныч кабул итәләр.

- Сезнең көндәлек ризыкларыгыз нәрсәләр?
- Мин, гадәттә, сезонлы продуктлар белән тукланам. Көненә бер тапкыр, сирәк кенә ике тапкыр ашыйм. Сезонга һәм акчага карап, рационым яшелчә салатларыннан, җиләк-җимешләрдән, төрле чикләвек, көнбагыш, чи балык һәм башка диңгез продуктларыннан тора. Иң яратып ашаган ризыгым - кореяча әзерләнгән кишер. Күбрәк өстенлекне җиләк-җимешкә бирәм, цитруслыларны, банан, алма, кокос, ананасны яратып ашыйм. Бал да ашаштыргалыйм. Чәйдән тулысынча баш тарта алганым юк әле, ә менә каһвә эчүне туктаттым.

Шуны билгеләп үтәсем килә: кеше организмы мөмкинлекләре бер генә галим тарафыннан да ачылмаган, анда барган химик реакцияләрне бернинди дә ясалма лабораторияләрдә үткәреп булмый торган үзенә бертөрле заводка охшаган. Кеше акылы тагын да катлаулырак һәм бернинди фәнни нигезләмәләргә бирешми. Кеше үз организмы өчен кирәкле булган бөтен әйберне дә теләсә нинди тере продукттан синтез юлы аша алырга сәләтле. Әгәр дә организмга йод кирәк икән, кеше аны алмадан ала, алма булмаса, кыярдан ала. Иң мөһиме - ул продукт табигый һәм эшкәртелмәгән булсын. Кайчандыр газеталарда джунглида үсемлекләр ашап исән калган бала, урманга яшәргә китеп, агач яфраклары белән генә тукланып торган бер бабай турында күп яздылар. Ничек кенә сәер күренмәсен, алар турында сау-сәламәт, үзләрен яхшы хис итә, диделәр.

- Күп кенә табиблар пешмәгән ризык белән туклануга каршы. Ә сез ничек уйлыйсыз?
- Әгәр дә аны табиблар пациентларына тәкъдим итә башласа, күз алдына гына китерегез, күпме мединдустрия белән фарминдустрия җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре эшсез калыр иде. Авырулар саны кимү кирәкме аларга? Медицина белән фармацевтика ул иң көчле индустрияләр, аларга үз ачышларын һәм эшләнмәләрен яклау күпкә отышлырак. Мин бөтен табибларны да сүгәргә җыенмыйм, кичектергесез ярдәм күрсәтүче табиблар белән хирурглар хөрмәткә лаеклы.

Икенче сәбәп - чи ризык белән туклану ахыргача тикшерелмәгән, шуңа да аның организмга файдасы турында бернинди дә фәнни дәлилләр юк. Ә дәлилләнмәгән нәрсә һәрвакыт кире кагыла. Якын киләчәктә дә тикшерерләр дип уйламыйм, чөнки аны финанслаучы юк. Ә яңа вакцина яки прививка уйлап табуны финанслыйлар, ни өчен дигәндә, аның нәтиҗәсендә яхшы керем алына. Үле ризык белән туклануның нәтиҗәсе исә - берничек тә дәвалап булмый торган авырулар.

- Чи ризык белән тукланучылар озак яши дигәнгә дәлилегез бармы?
- Озак яшәүгә килгәндә, әйтә алмыйм, чөнки без бу яшәү рәвеше белән биш‑сигез ел элек кенә таныштык. Шунысы да бар, тере җан ияләре арасында чи ризык белән тукланучылар күп. Әйтик, маймыллар - шул ук сыроедлар. Җиләк‑җимеш кенә ашап торсалар да, үзләрен яхшы хис итәләр. Сыер да яшел чирәм белән туклана.

- Пешмәгән ризык белән туклана башлагач, үзегездә нинди дә булса үзгәрешләр сиздегезме?
- Мин үземне йөз процент сыроед дип әйтә алмыйм. Табигый, чи ризык белән мин 90‑95 процент кына тукланам. Әмма организмдагы глобаль үзгәрешләрне сизми мөмкин түгел. Бердән, артык авырлыктан котылдым. Элек 100 килограмм булсам, хәзер - 75. Организмың чиста булгач, аның бөтен потенциаллары ирекле, шуңа да иммунитетың да югары була. Түбән температурага да чыдамлык бар бездә. Кыш көне форточканы ачып йоклыйм. Салкын тидереп авыручы да юк безнең арада. Сүз уңаеннан, саф һава шулай ук тере туклануның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Тере һава, тере су дигән төшенчәләр дә бар әле. Тик ул үзенә аерым бер тема. Үле ризык белән тукланганда гел йокы килеп торса, сыроедның йокы килүчәнлеге бетә, энергиясе арта. Гел ашыйсы килү теләге дә бетә. Без аппетит дип кабул иткән невроз югала. Сыроедның бөтен нәрсәсе дә үзгәрә, чөнки ул туклану чарасы гына түгел, яшәү рәвеше дә. Чи ризык белән тукланучы тиз фикерли, зиһене арта. Ни өчен дигәндә, үле ризык ашаганда кеше организмының төп энергиясе авыр ризыкны эшкәртүгә китә, ә тормыш эшчәнлеге өчен аның бик аз өлеше генә кала. Табигый продукт ашаучының ризыгы үз согында эшкәртелеп, организмның энергиясе тормыш өчен мөһим булган башка максатларга китә. Сез моны үзегез үк сизәсездер: күп итеп ашалган төшке аштан соң авыр булып китә, хәтта йоклыйсы килә башлый. Яшелчә, җиләк‑җимеш ашап куючы үзен җиңел хис итә.

- Башкаларны да чи ризык белән тукланырга чакырасызмы?
- Юк. Һәр кешенең үз рухи үсеше һәм һәр кешенең үз вакыты. Биш‑алты ел элек миңа сыроед бул дип әйткән булсалар, мин кычкырып көлгән булыр идем. Кайчан да булса кеше сәламәтлеге турында ныклап уйлана башлый. Минем вакытым җитте: чи ризык белән туклануга күчтем. Шунысы сөендерә: хәзер бик күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлады. Берничә елдан арабызда сәламәт һәм бәхетле кешеләр тагын да артыр әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: