Шәһри Казан

Чирен яшергән – үлгән

Авария хәлендәге яки капиталь ремонт таләп ителүче гомумбелем бирү учреждениеләренең санын 30 процентка кадәр киметергә, бер кешегә туры килгән торак мәйданын 25,2 кв метрга җиткерергә, хезмәт хакының үсешен 13 проценттан да киметмәскә...

Реклама

Казан шәһәре хакимияте 2013 елда әлеге өлкәләрдә әнә шундый күрсәткечләргә ирешүне максат итеп куя. Бу турыда Казан шәһәр Думасының XXII сессиясендә әйтелде. Сессиядә 2012 елда ирешелгән нәтиҗәләр дә игълан ителде. Мәсәлән, шәһәр халкының уртача гомер озынлыгы 73,4 яшьне тәшкил итә. Халык санының табигый үсеше 1,6 тапкырдан күбрәк. Физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләрнең саны 28 процентка җиткән. Шәһәрдә җинаятьчелек дәрәҗәсе 6,3 процентка кимегән. 2012 елда 1 млн кв метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган, бу торак белән тәэмин ителешне бер кешегә 24,1 кв метрга җиткергән. Уртача хезмәт хакы 15,3 процентка артып, 26,3 мең сум тәшкил иткән. Билгеле, соңгы күрсәткеч елмаю уятырга мөмкин, чөнки математик исәп-хисап чынбарлыкка һәрвакытта да туры килми.
Сессиядә шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетының 2012 елдагы үтәлеше мәсьәләсе дә каралды. Узган ел керемнәр 24468294,8 мең сум, чыгымнар исә 23787897,6 мең сум тәшкил иткән. Димәк, керемнәр чыгымнардан артыграк.
Бүгенге шартларда балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген ныгыту аеруча әһәмияткә ия. Аларның сәламәтлеге беренче чиратта яшәү тирәлегенең һәм тормыш шартларының торышына бәйле. Бу уңайдан борчылырга җирлек бар. Яңа туган балаларның авырып китү күрсәткече элеккечә югары кала бирә. Соңгы өч елда ул хәтта 5,5 процентка арткан да. Мәктәп укучыларының сәламәтлеге какшау да борчылу уята. Бу беренче чиратта күз күреме начараюга (1,6 тапкыр арткан), гәүдә торышының бозылуына (1,7 мәртәбә), сколиозга (2 тапкыр) кагыла. 2013 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, шәһәрдә 3965 инвалид бала бар (2009 ел белән чагыштырганда, 11 процентка арткан). Балалар инвалидлыгына китергән сәбәпләр арасында беренче урында нерв системасы авырулары, икенчедә соматик патология, өченчедә психика бозылу һәм бары тик дүртенче урында гына тумыштан килгән аномалияләр тора. Йод җитмәү сәбәпле, акыл үсешенең тоткарлануы күзәтелә. Суда фтор җитмәү исә тешләргә йогынты ясый. Яшүсмер кызлар арасында бала төшертү проблемасы бар. (Аборт ясаткан хатын-кызларның 5 проценты - 15 яшькәчә мәктәп укучылары.) 10 яшьтән зуррак малайлар, 12 яшьтән узган кызлар арасында тәмәке тартучыларның шактый булуы да уйланырга җирлек бирә. Бу уңайдан балалар сәламәтлеге җәмгыять торышының көзгедәге чагылышы булуын онытырга ярамый.
«Чирен яшергән - үлгән», - ди халык. Сессиядә проблемалы мәсьәләләрнең каралуы уңай якка үзгәрешләргә өмет уята.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: