Шәһри Казан

Чисталык юк җирдә чир чыга

Дәрвишләр бистәсендә урнашкан аң үсеше ягыннан артта калган балалар интернат-йортында килеп чыккан хәлгә битараф калган кеше булмагандыр, мөгаен. Бу хәбәр Татарстанда гына түгел, ә бөтен ил буенча зур таралыш алды. Башта хастаханәгә 24 бала китерелгән иде. Алга таба аларның саны һаман артып кына торды. Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың инфекция авырулары...

Реклама

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча, 27 бала эчәк инфекцияләре бүлегенә урнаштырылган. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип билгеләнә, алга китеш бар. Бер баланың гына үз авыруы буенча хәле катлаулы, эчәк инфекциясе буенча шулай ук алга китеш билгеләнә. 16 балага исә дизентерия диагнозы куелган. Балалар интернатының хастаханәгә салынган хезмәткәрләрендә эчәк инфекциясе билгеләре күзәтелми, әмма аларны тикшерү һәм профилактика чаралары үткәрү бара.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе балаларның авыру сәбәбен дә ачыклаган. Алар биргән мәгълүмат буенча, инфекция су һәм азык аша күчмәгән. Авыру таралуның төп сәбәбе интернат хезмәткәрләренең шәхси гигиена таләпләрен тиешенчә үтәмәүләрендә. Лаборатор тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Авыруны кисәтү чаралары үткәрү әле дәвам итә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: