Шәһри Казан

Чистай районы Каргалы авылы китапханәсендә сугыш чоры балалары белән очрашу узды

Күптән түгел Чистай районы Каргалы авылының сугыш чоры балаларын китапханәгә чакырдык. Күңелләрне нечкәрткән, яраларны кузгаткан очрашу булды бу.

- Без - сугышка кадәр туган балалар - әтисез һәм иписез үстек. Авылыбызда йорт саен диярлек бишәр-алтышар балалы тол хатын. Алар яшьле күзләрен балаларыннан яшерә-яшерә, тормыш арбасын сөйрәп бара. Башларын күтәреп кояшка карарга, офыкларда балкыган салават күперенә сокланырга, болыннарга чыгып чәчәк исе иснәргә, язларын-көзләрен тезелешеп очкан кошларны каршы алырга, озатып калырга вакытлары юк. Хәер, кая инде ул табигатькә соклану, тамагын туйдыру, өс-башын карау, укып кеше булсыннар өчен китап-дәфтәрләр алып мәктәпкә озату уйларга да авыр... - дип сүзен башлады сугыш башланганда 7 яшь ярымлык булган Мәрьям апа Газизова.

Әтисе - тракторист Зыятдин абый сугышның беренче көннәрендә үк сугышка алынып, Брянск урманнарында чолганышта калып, Германиядә әсирлек газапларын үз җилкәсендә күтәргән,1947 елда гына кире туган авылына, сөекле хатыны,балалары янына кайткан кеше. Ә әнисе Миңнегаян апа үзе кебек үк тормыш иптәшен сугышка озатып, бер көтү балалар белән ялгыз калган Мөхәммәтшина Миңниса апа белән ачка интеккән атлар карыйлар. Идел болыныннан печән ташулар, кышын үзләре генә кырдан зәмһәрир салкыннарда, коточкыч бураннарда атларга печәнме,саламмы җыештырып кайтулар... Ач калган атларның үлүләре... Ул гына да түгел, көзләрен урман кисүләр, сугыш бетеп бүтән солдатлар кайткан булсалар да, ат белән тракторларга ягулык ташулар - берсе дә калмый кечкенә буйлы,әмма уңган, чая хатын Миңнегаян апа өлешендә.

Ә балалар? Балалар яшьләренә карап төрлесе төрле эшләрдә катнашалар. Төнлә ат саклыйлар,болында печән чабалар, кыр эшләрендә, урып-җыюда да өлкәннәр белән беррәттән иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. Ничек кенә кыен булмасын, авыл халкы фронтка икмәген дә, яшелчәсен, итен, сөтен дә туктаусыз озатып тора. Халык "Барысы да фронт өчен!" дигән чакыруга кушылып, үзен-үзе аямыйча эшли.

Реклама

Бөек Җиңүгә үзләреннән бик зур өлеш керткән, могҗиза белән исән калган сугыш чоры балаларына да бүген 80 яшьтән артып китте. Бәхет йолдызы атылганда туган балалар булганнардыр - быел сугыш чоры балалары Газизов Фәрит һәм Мәрьям апаның тормыш корып бергә яши башлауларына 55 ел тулды.

Тәтеш районы Әтрәч авылында гади колхозчы гаиләсендә 1933 елда туган Фәрит абыйның да әтисе сугышка беренче көннәрдә үк алына. Әмма шул китүдән кире әйләнеп кайтмый ул. Хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә кайта. Өйдә әнисе, хатыны һәм дүрт бала ятим кала. Олысына ун яшь, кечкенә энеләренә алты ай. "Ун яшьлек абый белән безгә бик яшьли тормыш арбасын тартырга туры килде", - дип искә ала Фәрит абый ул елларны. Әмма сынмыйлар,сыгылмыйлар. Авылда 7 сыйныфны тәмамлагач, Чита шәһәрендә хезмәт итә ул. Ә аннан соң колхоз юлламасы белән Алабугада ветсанитарлыкка укып кайта. Шуннан үзенең туган авылында Чистай медицина училищасын тәмамлап юллама белән өч елга эшкә җибәрелгән Каргалы авылы кызы, җырга, биюгә оста, актив Мәрьям апаны очрата һәм бер күрүдә гашыйк була...

Газизовлар гаиләсе 12 ел Таҗикистанда да яшиләр, ә 1976 елдан соңгы гомерләре Каргалы авылында уза.Үз эшенең остасы булган Мәрьям апа 35 ел медицина өлкәсендә хезмәт итте. Ә Фәрит абый 40 ел стаж белән лаеклы ялга нефтепроводтан чыкты. Өч балалары да үз тормышлары белән яшиләр.Бүгенгесе көндә бу бәхетле парның алты оныгы һәм өч оныкчыклары бар. Кайтканны каршы алып, киткәнен озатып, кулдан килгәнчә булышырга тырышып, терлек-туар асрап, бик кадерле әти-әни, дәү әни-дәү әти булып гомер кичерәләр алар һәм "Голос-дети" конкурсында катнашучы оныклары Саидәнең уңышларына сөенеп яшиләр.

Фото superforum.org сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: