Шәһри Казан

Чит төбәкләрдәге татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора

Чит төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребез өчен Казан татарларның милли мәркәзе санала. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшләп килгән милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре "Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте" иҗтимагый оешмасының VIII хисап-сайлау конференциясендә очрашып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште.

Конференция эшчәнлегендә Россия мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, әлеге мохтарият Советы рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Әсгать Сәфәров үзенең чыгышында Татар милли-мәдәни мохтариятенең Россиядәге иң зур, оешкан төстә һәм актив эшләп килүче федераль мохтариятләрнең берсе булуын билгеләп узды.

- Бүген Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдәге татарларның мәдәният, мәгариф өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Шуңа да Президент Рөстәм Миңнеханов та кая гына барса да, шул җирлектә урнашкан татар диаспорасы вәкилләре белән очрашмый калмый, - диде.

Реклама

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән милли хәрәкәт юнәлешендә гамәлгә ашырылучы проектларны санап үткәч, чишелми калган проблемалар турында да ассызыклап үтте:
- Әлбәттә, барысы да ал да гөл, дип әйтеп булмый. Кайбер төбәкләрдә дин әһелләре мәчет урыннары өчен җир алалмый интегә, ә милли оешмалар, кул кушырып, яннан карап тора. Килеп туган авырлыкларны урындагы хакимиятләр, Татарстан белән бергәләшеп хәл итәргә омтылырга кирәк, - дип сөйләде Ринат Закиров.

Мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов та үзенең хисап чыгышында хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә зур игътибар бирде.
- Соңгы елларда милли сәясәт өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Әйтик, 2013 елда кабул ителгән "Россия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше (2014-2020)" федераль максатчан программасы милли сәясәт юнәлешендәге төбәк программаларын тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. Мәскәү, Ульяновск өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл республикалары бу мөмкинлекләрдән актив файдалана, ә калган күп кенә төбәкләр бу программага битараф кала бирә. Башкортстанда төбәк телевидение каналларында татар тапшыруларын торгызу бик авыр бара. Югыйсә милли гореф-гадәтләребезне күрсәтү, алар белән башкаларны да таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек бирә бит ул телевидение.

Төбәкләрдә чыгып килә торган татар газета-журналларына булышлык рәвешендә ул "Татмедиа" аша аларга грант булдырырга кирәклеге турында әйтте. Шулай ук төбәкләрдәге татар милли-мәдәни мохтариятләренең сайтлары булдырылачагын хәбәр итте ул.

Конференция азагында резолюция проекты кабул ителде. Анда татар халкының милли үзаңын, мәдәниятен һәм телен үстерү, тарихи-мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерү, милләтара теләктәшлек һәм хезмәттәшлек буенча эшчәнлекне активлаштыру бурычлары куела. Документ татар теленә өйрәтү, тел мәйданын киңәйтүдә мөмкинлекләр тудыруны активлаштыруны максат итеп куя. Татар халкының тарихи мирасы һәм этномәдәни байлыгы өлкәсендә мәгълүмати мәйданны киңәйтү, төрле заманча ысуллар файдаланып, мәгариф проектлары һәм программалары булдыру юнәлешендә максатчанрак эшләргә; Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында төбәкләрдә, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнашында әдәби чаралар, иҗади остаханәләр оештыруга зур әһәмият бирергә кирәклеге турында да билгеләп узыла анда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: