Шәһри Казан

Читекченең читеге бар

Яңа мода - онытылган иске әйбер инде ул, диләр бит. Шәһәр урамнарында читекле кызлар торган саен ешрак очрый. Мин шул матур читекләрне тегүчеләрнең берсе - Илдар абый Шәйхетдинов белән очраштым. Читекченең читеге юк, диләр, бар икән бит - оста үзе дә ялтырап торган читекләрдән.

«Читек» сүзе «чигелгән итек» мәгънәсеннән алынган икән. Рус шагыйрьләре читекләрне Казан итекләре дип тә йөргәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре дөнья базарларында дан тоткан. Читекләрнең исеме мода башкаласы Парижга кадәр барып җиткән. Германия музеенда да читекләр татар символы булып тора.
Илдар абый читек ясау өлкәсендә үзешчән оста. Элек атасы белән Аксубай районында аяк киемнәре җитештергән булганнар, шул вакытта алган белемнәре ярдәмендә читек тегү осталыгын үзләштергән ул. Инде өченче ел шуның белән шөгыльләнә. Остаханәсендә аяк киемнәре, букчалар да ремонтлый. Алар яшәр өчен булса, читекләрне күңел өчен ясый. Тормышында мал-мөлкәтен, гаиләсен, саулыгын югалткан Илдар абый матурлыкка мәхәббәтен югалтмаган икән әле. Кул көче һәм күңел җылысы салынган читекләре үзе бер сәнгать.
Татар халкы чуар, ачык төсләр яраткан, шуңа да читекләрнең бизәлеше дә үзенчәлекле. Аларда үсемлек орнаменты өстенлек итә.
- Туган як табигатенең бар гүзәллеге чагыла, - дип эләктереп ала Илдар абый.
Читекләренә бизәкләрне ул иске китаплардан, интернет челтәреннән, архив материалларыннан эзли. Табигать тә, яңа бизәк уйлап тапканда, үзенә күрә бер илһам бирә икән.
Элек-электән читек тегү белән бары хатын-кызлар гына шөгыльләнгән. Балаларын йокларга яткырып, алар ай яктысында чигә торган булганнар.
- Кызлар ясаган читекләр нечкәрәк, нәфисрәк була. Аларның куллары сизгер, - ди оста. - Ир-атлар исә үкчә, читек аслары ясаганнар.
Бүген дә аның остаханәсенә кызлар күп йөри. Алар остазларыннан букча, косметика сумкасы, башмаклар тегәргә өйрәнәләр. Хәтта панно картиналар да ясыйлар икән. Бер укучысы, укып бетергәч, милли аяк киемнәрен популярлаштырам дип янып йөри.
Читекләр берәмтекләп, фәкать кул белән генә тегелә. Шуңа да аның хезмәте авыр, күп вакыт таләп итә. Орнамент ясарга гына да 20-24 сәгать вакыт китә. Ә бер пар читекне тулысынча ясап бетерү өчен бер атна вакыт кирәк икән.
Күн алуның да үз серләре бар.
- Элек-электән әтием, озак ятса, күн бозыла, ди торган иде. Күн сайлаганда аның ике ягын пычак яки пәке белән аз гына кисәм дә ертып карыйм. Ертылса, ул яхшы күн түгел инде, - дип уртаклашты оста.
Читек, нигездә, өч төстән тора. Шуның берсе төп төс булса, калган икесе бизәк өчен икән. Соңыннан орнамент трафаретка күчә. Барлык эшләр беткәч кенә аяк киеме агач станокта тулысынча җыела.
- Читек ул мозаика сыман. Аның һәр детале аерым тора. Шуңа да тоташтыру эшләрен бик җентекләп эшләргә кирәк. Бер ялгыш та аяк киемен боза, - ди Илдар абый.
Ул да читек тегү серләренә тиз генә өйрәнмәгән. Капчык-капчык бозылган күнне дә чыгарып ташлаган очраклары булган аның.

Реклама



Хәзер читекләрне сәхнә түрендә генә түгел, Казан урамнарында да күреп була. Аларны халыкчан, шул ук вакытта бик затлы, башкалардан үзгә булганы өчен үз итәләр. Бигрәк тә республикадан читтә яшәүче татарлар күп заказ бирә Илдар абыйга. Бәясе бизәлешеннән тора. Уртача 6-10 мең сум тирәсе. Үкчәле читекләр дә ясый оста, ләкин үкчәләрне өч сантиметрдан да арттырмый. Моны ул хатын-кыз сәламәтлегенә зыян саласы килмәве белән аңлата. Бу үкчә матур гына түгел, бозлавык вакытта таеп егылулардан да саклый икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: