Шәһри Казан

Чүпрәледә – төлкеләр, Мамадышта еланнар күбәйгән

- Безнең якларда төлкеләр котырды, түзәр хәл калмады, тавыклар, чебиләр югала, балалар өчен куркабыз, - дип борчылып шалтыраттылар Чүпрәле районыннан газета укучыларыбыз. - Мин Татар Бизнәсе авылында яшим, безнең авылда куркыныч түгел, шулай да кыргый этләр, төлкеләрдән сак булыр өчен сарыкларымны ачык һавада кундырганым юк, сарайга кертеп ябам. Былтыр да...

- Безнең якларда төлкеләр котырды, түзәр хәл калмады, тавыклар, чебиләр югала, балалар өчен куркабыз, - дип борчылып шалтыраттылар Чүпрәле районыннан газета укучыларыбыз.
- Мин Татар Бизнәсе авылында яшим, безнең авылда куркыныч түгел, шулай да кыргый этләр, төлкеләрдән сак булыр өчен сарыкларымны ачык һавада кундырганым юк, сарайга кертеп ябам. Былтыр да кыргый этләр авылда берәүнең сарыкларын буып чыккан иде. Ә менә көтүчеләрнең авыл тирәсендә төлкеләрне күргәннәре бар. Бигрәк тә Чүпрәледән ерак түгел, халык телендә Санта-Барбара дип аталган урында күбәйгән, диләр, - диде газета укучыбыз Әнисә Азизова.
Иске Чүпрәледән аучы Айрат Садыйков әйтүенчә, Санта-Барбара дип аталган ул урында елга ага, куаклыклар бик күп. Шуңа да төлкеләрне аулаганда авырга туры килә, күреп бетереп булмый.
- Төлке бит ул кешедән мең мәртәбә хәйләкәррәк, бөтен районны басты инде, халык та зарланып хат яза, - ди Айрат. - Очраган җирдә атабыз үзләрен, былтыр гына да 15ләп төлкене аткан идек. Төлкеләргә азык кирәк, корылык бит, күптән яңгыр яуганы юк, төлке бала чыгара, ашарга эзли, нишләсен, авылга да килә, тавыгын да урлый. Аларны атып бетереп кенә булмый инде, төлке унар бала китерә бит ул. Тәҗрибәле аучы буларак, мин күргән төлкеләр котыру чире белән авырый дип әйтә алмыйм. Бары ачлыктан гына тилмерә алар.
Баксаң, Лаеш, Кайбыч, Буа якларында да төлкеләр еш очрый башлаган икән. Фермер Сәйдәш Мусин сүзләренчә, Буада төлкеләр кырдагы торбалар эченә кереп оялар корганнар, авыл халкы да аларны еш очрата. Кырда бытбылдыклар күп булганга, әлегә төлкеләр шул кошлар белән туклана, хуҗалык­ларга артык зыян салмый.
Ә менә Буа, Мамадыш якларында яшәүчеләр еланнар күбәеп китүгә аптыраган.
Черки-Кильдураз авы­лында, Буаның үзендә хәтта өйләргә елан керү очраклары турында да сөйлиләр. Мамадышлылар, җиләккә дә барырга куркабыз, диләр.
- Башында сары төрткеләре булган тузбаш еланга ияләндек инде, бакчаларда, чәчәк араларында еш күрәбез аларны. Тузбашны кеше өчен куркыныч түгел дисәләр дә, шүрләтә. Ә менә кара елан куркыта, былтыр өч сарыкны чаккан иде безнең авылда, быел да күбәйгән, диләр үзләрен. Җир җиләгенә барганда берсе выжылдап шуып китте, бик курыктым. Урманга аякка резин итек кимичә барып булмый, балаларны су буйларына, чирәмлекләргә җибәрмәскә тырышабыз. Тагын бер төр елан күренә башлаган ди әле, анысы да агулы, имеш, бакыр кебек ялтырап тора ди үзе, халык телендә җиз елан дип атала, - ди Мамадыш районының Югары Кыерлы авылыннан Гөлнара Гыйниятуллина.
Язманы әзерләгәндә коллегам Зөлфия апа Хәлиуллина белән сөйләшеп тордык әле. Балтачта бер аучы керпе тоткан, ди. Нигә кирәк ул сиңа, дип кызыксынгач: «Казаныгызны еланнар баскан бит, шәһәр тирәсендәге бистәдә яшәүче бер танышым махсус керпе тотарга кушты»,- дип җавап­лаган.
Исегездә тотыгыз, елан чакса, хәрәкәтләнмичә, кү­ләгәдә ятарга, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Организмнан агуны чыгару өчен, табиблар аз-азлап, әмма күп күләмдә чиста су эчәргә киңәш итә.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, быел алты ай эчендә Бөгелмә, Лаеш, Югары Ослан, Казанның Нагорный бистәсендә елан чагуның алты очрагы теркәлгән.
Илгизәр Рәхимов, биология фәннәре докторы:
- Тузбаш елан кешене чакмый, шуңа да әллә ни куркыныч тудырмый. Ә менә кара еланнан саграк булырга кирәк, гадәттә, безнең якларда очрый торган еланнар беренче булып кешегә ташланмый. Әгәр оясын сакласа, кеше үзе кискен хәрәкәтләр ясаса гына чагарга мөмкин. Шуңа да еланны күргәч катып калырга, хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Елан - бик сизгер хайван, без аны күргәнче, ул безне әллә кайчан сизә, чирәм кыштырдавыннан кеше килгәнен абайлый. Шуңа да тизрәк качу ягын карый. Ачык урыннарда бик булмый. Шулай да урманнарда, су буйларында, җиләкләргә барганда игътибарлырак булырга кирәк. Еланнарны үтерергә кирәкми, тузбаштан кала башкаларының кызыл китапка кергән булуларын да онытмыйк.
Ә менә төлкеләрнең кеше өчен куркыныч булуы мөмкин. Бигрәк тә котыру чире йоктырган булсалар, хәтәр. Котырган төлкеләр үзләрен белештерми, авылга килергә дә курыкмый, этләрдән дә шүрләми. Юл буйларында үлгән төлкеләр еш очрый. Котыру чире белән авырган хайванда үзен саклау инстинкты калмый, шуңа да алар машина астына килеп керәләр.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: