Шәһри Казан

Чын аксакалны югалттык

Соңгы вакытта Казан Аксакаллар шурасы бер-бер артлы югалтулар кичерә. Менә инде Азат абый Сафин да якты дөнья белән хушлашты. Билгеле, олылардан торган оешма өчен бу гадәти хәлдер, тик олы булса да, кече булса да, кешене югалту барыбер җиңел нәрсә түгел, бигрәк тә ул чын шәхес булганда.

Олы яшьтә булуына карамастан, иренә-ялкаулана белми торган, үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга кү­неккән кеше иде ул. Җыйнаклыгы, тәртиплелеге күзгә бәрелеп торган акыллы, белемле шәхес, чын аксакал Азат абыйга карата үзеннән-үзе ихтирам туа, шуңа да оешмабыздагылар аны аеруча хөрмәт итәләр, олылыйлар иде. Инде вафатыннан соң, беркөнне Азат абыйны соңгы юлга озата алмый калган Фазулай шалтыратты: «Нинди үкенеч, хатыным белән ялга киткән идек, белми калдык шул, без кайтканчы җирләгәннәр дә инде. Мин Аксакаллар шурасына йөри башлагач ук үземне якын итеп кабул итүчеләрдән иң беренче Азат абый Сафин белән таныштым, утырышларга килеп, аның белән фикер алышу минем өчен бер зур шатлыклы вакыйга була торган иде, менә шундый кеше хәзер юк инде», - диде ул. Әйе, яхшы кеше тирәсенә яхшылар тартыла, Фазулай үзе дә шундыйлардан икән, Болгар шәһәренә сәяхәткә барганда урыннарыбыз бергә туры килеп, аның белән сөйләшеп, якыннанрак танышкач, шуны аңладым мин. Азат абый, авыру сәбәпле, Болгарга бара алмаган иде, кайткач мин дә, Фазулай да бөтен анда күргәннәребезне, туган фикерләребезне аңа җиткердек. «Үзем барган кебек булдым, сезгә рәхмәт инде мине онытмавыгыз өчен», - дигән иде Азат абый шул сөйләшүебездә. Авырган чакта да мәкаләләр язудан туктамады, чын журналист буларак, дөнья хәлләре, республикабыз, халкыбыз тормышы белән кызыксынып, яхшы хәбәрләргә шатланып, начарларына борчылып яшәде Азат абый. Мәкаләләре дә бит шулар турында иде: туган телебезнең бүгенге язмышы, шә­һәребездәге татар телендәге язмаларның, урам исемнәренең хаталы булулары, урамнар аша чыгу урыннарының куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәве, метро тукталышларына исем эзләгәндәге тәкъдимнәре - бөтенесе дә чын журналист күзлегеннән чыгып, барлык вак-төякләргә кадәр әһәмият бирә белгән кеше кулы белән язылалар иде.
Азат абый башкаларга үрнәк булырлык шундый җаваплылыкны үз өстенә яшь вакыттан ук алган булган икән. Казан авиация техникумын тәмамлагач, 1951 елда Казан моторлар төзү предприятиесендә эшли башлап, лаеклы ялга чыкканчы шунда төрле урыннарда (профсоюз, комсомол, партбюро, цех, хезмәт белемен күтәрү курслары) җитәкче булып эшләгәндә ул йөзләгән уйлап табу тәкъдимнәре кертә һәм аларның күбесе кабул ителеп, заводка байтак файда китерә. Ул гына да түгел, Азат абый, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый һәм оешманың күптиражлы «Заводская правда», «Хезмәт юлы» газеталарында үзенең мәкаләләре белән катнаша башлый. Шунда эшләгәндә Россия һәм Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителә. Лаеклы ялга чыккач, Фәннәр академиясендә латин алфавиты буенча корректор булып та эшләп ала әле ул. Аннан соң, Казан шәһәре Аксакаллар шурасын оештыручыларның берсе була. Ул чакта да әле үзе озак еллар эшләгән предприятиене ташламый Азат абый, ветераннар советында эшли, Урицкий исемендәге мәдәният сараендагы татар хорын оештыруда актив катнаша.
Гаиләсендә дә башкаларга үрнәк булырлык яхшы ир, ике кызы өчен иң яхшы әти, оныклары өчен ифрат та йомшак күңелле дәү әти һәм тәрбияче иде ул. Тормыш иптәше Сәлимә апаның озак еллар буе саулыгы булмау сәбәпле, Азат абый көндәлек гаилә тормышы мәшәкатьләрен дә тулысы белән диярлек үз өстенә алырга мәҗбүр иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр, бер-бер артлы инсульт кичергән булса да, беркемнән дә ярдәм көтеп тормады - кибетенә дә барды, тәрәзәләрен дә юды. Без - аның якын дуслары, үзара сөйләшкәндә: «Бераз үзен сакласа, яшәгән дә булыр иде әле», - дибез. Нишлисең бит, ул шундый кеше иде инде: тормыш юлында аның тирәсендә һәрвакыт зур урыннарда эшләүче кешеләр булганда да ул бервакытта да алардан берни өмет итмәгән, берни сорап йөр­мәгән, чөнки горур була белгән. Шул ук вакытта үзе башкаларга карата ачык, ихтирамлы, кече күңелле, һәм һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер кеше иде. Кү­ңел­ләребездә дә шундый булып сакланачак Азат абый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: