Шәһри Казан

Чын күңелдән, олуг мәхәббәт белән...

Зурлыгы буенча Татарстанда дүртенче урында торган Әлмәт шәһәрендә сокланып, югалып йөрерлек матур урыннар күп. Инде менә нефтьчеләрдән шәһәр халкына яңа бүләк - август башында җиде баскычлы буалар шарламасының җиденчесе, соңгысы төзелеп бетте.

Реклама

«Шәһәр халкын сөендерер өчен булдырылган әлеге гүзәл объект чын күңелдән олуг мәхәббәт белән төзелде. Һәм бу төзелеш сыйфатында күренми калмады», - диде «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Әлмәт муниципаль район хакимияте башлыгы Мәҗит Салиховка сертификат тапшырып. Бу сертификат архитектур комплексның нефтьчеләрдән Әлмәт халкына бүләк ителүен раслый. Яратып, саклап тору инде шәһәр халкы өстендә. «Сарыф ителгән чыгымнар исраф ителмәсен иде», - дип, үзенең теләк-үтенечен дә җиткерде Шәфәгать Тәхаутдинов.
Әлмәт шәһәрен еш кына Германиянең Баден-Баден каласы белән чагыштыралар. Охшашлык нидә, дисәк, аларның беренчесен Бигәш елгасы кисеп үтсә, икенчесе Ос елгасы буена урнашкан һәм калалар икесе дә җир асты байлыклары - термаль су һәм кара май аша билгеле. Мең ярым-ике мең метрлы тирәнлектән бәрә торган кайнар су чыганаклары булган Баден-Баденны римлеләр XVI гасырда ук курорт шәһәр буларак төзегән булсалар, кечкенә генә татар авылы Әлмәт, нефть бәрабәренә җәелеп, күршесе Бигәш белән кушылып, XX гасыр уртасында гына шәһәр статусын алды. Әй, мондый гына охшашлыклар беткәнме, дияргә ашыкмагыз. Буалар шарламасының дүртенче баскычын төзи башлагач, Шәфәгать Тәхаутдинов, «Германиянең көньяк-көнбатышында урнашкан Баден-Баден каласының ландшафт архитектурасы үрнәкләре белән танышып, алар тәҗрибәсен үзебездә кулланырга, дигән әмер бирә. Германиядәге шәһәр белән уртаклык шушы көннән башлангандыр, миңа калса.
«Германиядән күргәннәрне күчердек тә куйдык түгел, алардагы кызыклы архитектур чишелешләрне үзебезнең шартларга яраклаштырдык», - ди «Әлмәтнефть»нең җитәкчесе Миргазиян Таҗиев. Ул, нефть чыгару белән рәттән, әлмәтлеләрнең европача ял итү урыны булсын, дип, җиде-сигез ел буе тырышкан кешеләрнең берсе.
Шәһәр күлен үзгәртеп кору 2003 елда ук башлана. Беренче ике ел дәвамында гына да елга төбеннән 130 000 куб метр балчык чыгарыла һәм шуның хисабына күлнең тирәнлеге 3 метрга җитеп, аның өслеге исә 14 000 кв м дан артып китә. Бу эшләрнең башында өч нефть-газ табучы оешма - «Елховнефть», «Ямашнефть» һәм «Альметьевнефть» тора. Бүген инде Әлмәтнең визит карточкасы булган буалар шарламасының озынлыгы 8,350 километрга җитә. Әлеге уникаль проектны тормышка ашыру өчен, ун ел вакыт һәм 400 миллион сум акча кирәк булган. 66 метр озынлыктагы асылмалы күпер үзе генә дә ни тора, халык телендә ул «Гашыйклар күпере» дип тә атала. Махсус балалар мәйданчыклары, прокатка спорт инвентарьлары бирү ноктасы, чишмәләр... Күлгә ике тапкыр - беренчесендә 1200, икенчесендә 1320 кг балык маймычлары да җибәрелгән. Халык биредә балык тотарга, кыр үрдәкләрен ашатырга ярата, балалар исә велосипедта, роликта йөреп кинәнә. Ял итәргә килүчеләр өчен ваклыкларга кадәр уйланылган, ихластан кайгыртучанлык күрсәтелгән. Чын күңелдән, олуг мәхәббәт белән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: