Шәһри Казан

«Чын классиканың заманы узмый»

«Бусын әтиең язып биргәндер», - ди әнисе, шагыйрә Асия Юнысова чираттагы «Мөхәррир сүзе»н укыганнан соң. Әтисе Рафыйк Юныс исә, шул ук мөхәррир сүзенә күз салгач: «Бу юлы әниең язып биргән, ахры», - дип мөһер суга.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире булып ул вакытта бары берничә ай гына эшләгән Ләйсән Юнысова үзенә билгене үзе куя: «Димәк, бу сүзем иң кырыс, иң таләпчән тәнкыйтьчеләрем - әти-әниемне дә канәгатьләндерерлек булган...»
«Сөембикә» журналының 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган журнал битләрен актара-актара, шундый хатирәләрне дә яңарттык - шанлы тарихы, матур традицияләре, үтемле каләме булган журнал мөхәррире Ләйсән Юнысова белән үткән юлга да, күтәрелергә тиешле баскычларга да күз салдык.
- Ләйсән ханым, Сез журналда баш мөхәррир булып эшли башлаган 2009 елга кайтасым килә. Кичә-бүген генә барлыкка килгән басманы җитәкләргә алыныр өчен куркырга кирәкми: аны, үзең ничек телисең - шулай «бөгеп» була. Ә бер гасырлык тарихы булган журналны җитәкләр өчен йөрәк кирәктер...
- Миндә дә шактый булды ул курку дигәнең - тарих, милләттәшләр, укучылар каршындагы җаваплылык хисе, булдыра алырмынмы икән, дигән уйлар шактый бимазалады. Әле хәзер дә ул уйлар үзләреннән җибәрергә ашыкмый...
- Монда бит әле формалашкан калеб, итәктән тартып торучы традицияләр дә бар.
- Мин җитәкләргә алынганда шундый чор иде - журналны бүгенге көнгә яраклаштырып, заманча итәргә һәм шул ук вакытта традицияләргә дә тугрылык сакларга. Безне бит менә шушы аудитория укый, дип авыз тутырып әйтеп булмый: хатын-кызлар журналы дип бәяләнсә дә, «Сөембикә»не ир-атлар да, пенсия яшендәгеләр дә, яшүсмерләр дә укый. Шуңа, безгә универсаль булу лязем - һәркайсының мәнфәгатьләре тиешле күләмдә кайгыртылырга тиеш. Мөхәррир булып эшли башлагач, үз алдыма максат куйдым: журналны сындырмыйча-ватмыйча гына заманчалаштырырга. Төп биш блок билгеләнде: «Заман һәм без», «Татар дөньясы», «Мәдәни тормыш», «Яшәеш», «Хатын-кыз галәме». Беренче елларда тегендә-монда да тайпылып карадык анысы, соңгы елларда исә оптималь чишелеш - журнал концепциясен булдырдык кебек.
- Сезне мөхәррир буларак ничек кабул иттеләр?
- Башта мине, гламур журнал ясаячак инде бу, дип кабул иттеләр. Ышаныч шуның кадәр генә иде. Бүген, шөкер, коллектив белән дә бер йодрык булып яшибез, миңа карата шик-шөбһәләр дә бетте дип беләм.
- Шәһәрдә үскән татар баласына, әлбәттә, шикләнеп карыйсың - күпчелек Сезнең каләмле шәхесләр - татар зыялылары гаиләсендә үсүегезне дә белмәгәндер дә.
- «Мөхәррир сүзе» рубрикасына алынгач та, әти белән әнидән шактый тәнкыйть сүзе булды. Берничә саннан соң, әнә шул «әтиең язып биргәндер», «әниең язып биргән шикелле» дигән бәяләмәне ишеттем. Әти белән әнигә рәхмәтлемен - алар мине, шәһәрдә үстереп тә, телле итә алган. Хәтерлим, бала вакытта әти миңа, телимме-теләмимме, кичләрен китап укый иде. Шул гадәт мине гомер буе озата килә - ашамасам ашамыйм, әмма кичен китап укымыйча йокларга ята алмыйм. Китап, вакытлы матбугатка карашны да алар тәрбияләгән, миңа бүген дә беренче урында - рухи як.
- Бүгенге заман кыйммәтләре янәшәсендә, кызганыч, күпләр өчен ул рухи якның кадере ташка үлчим.
- Ул бер парадокс - вакытлы матбугатка язылучыларның күбесе калын кесәле кешеләр түгел. Без аңа үзебез дә аптырыйбыз инде - ярлырак кешеләрнең рухи яклары ныграк була, ахры. Әдәби телгә сусау, матбугат уку ихтыяҗы кимегән вакытта яшибез. Элек бит ул бер-ике басма булган, шуны кырылып укыганнар. Без хәзер үзебез дә күп инде... Әмма башкалар белән чагыштырып караганда, «Сөембикә»нең читтәге аудиториясе кимегәне юк - Татарстанда укучыларыбыз саны кими. Укыйлар үзе - йә китапханәдән, йә күршесеннән алып...
- Укучылар кимүгә барган вакытта, мөхәррир буларак, сез басымны кадрларга куясызмы?
- Журналистика бүген рәхмәт сүзенә яши. Монда, фидакарь булмасаң, җаның-тәнең белән үз һөнәреңне яратмасаң, килеп торасы да юк. Элек-электән журналларны шәхесләр тоткан, бездә телгә дә, сыйфатка да таләпләр зур. «Сөембикә»дә материал чыга икән, ул тулаем камил булырга тиеш - фикер ягыннан да, әдәби тел ягыннан да. Журналистлар да исемле булырга тиеш дип саныйм. Бездә шундыйлар эшли дә - Мәдинә Афзалова, Гөлнур Сафиуллина, Роза Камалетдинова, Эльмира Закирова, Ландыш Әбүдәрова, Сөмбел Гаффарова. Ә тулаем журналистиканы алсак, татарда кадрлар мәсьәләсе аксый. Бездә язучылар күп, журналистлар аз. Йә теле, йә фикере, йә елгырлыгы бар - бөтенесе бергә тупланганнар бик сирәк.
- Журналларны консервланган продукт диючеләргә җавабыгыз?
- Журналларның заманы узмады һәм узмаячак та. Бүген, әлбәттә, кыска-төгәл мәгълүмат заманы - интернет, телевидение алда бару да шул турыда сөйли. Әмма журнал кадере башкада: ул булган һәр мәгълүматның, һәр яңалыкның каймагын гына туплап бирә. Журнал - искерми торган продукт: безнең тупламаларның теләсә кайсы елгысын алып, рәхәтләнеп укып була. Бүген журналның кадере арткан гынадыр әле - утырып, уйланып укыла торган басма ул. Бер көнлек генә мәгълүмат, бер көнлек кенә фикер түгел - ул тирәнрәк мәгънәгә ия. Әле Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләүче бер ханым, күптән түгел генә шалтыратып, шул фикерне җиткерде. «Әнием авырып китү сәбәпле, эшемнән ял алып, аның белән өйдә утырган идем. Шул арада берничә еллык журналларыгызны укып чыктым. Чын классика икән бу», - ди.
- Укучылар кими, рухи кыйммәт кадеренә караш үзгәргән заманда «Сөембикә»нең алдагы йөз еллыгына нинди бизнес-планнар корып яшисез, Ләйсән ханым?
- Мин газета-журнал, басма матбугат бетә дигәнгә ышанмыйм. бәлки, бөтенебез дә исән калмабыз, әмма сыйфатлы, тарихы булганнар калыр, дип ышанам. Безнең дә тираж зур түгел, әмма безнең укучы даирә үзе үк әллә ничә меңлек аудиториядән дә кадерлерәк. Шуңа да, бизнес-планнарга таянып кына яшисе килми. Бәлки, элеккеге заманнардагы кебек, татарның «ак байлары» барлыкка килеп, безне үз канаты астына алыр? Төркиядә, мисалга, ул бүген дә шулай - анда гаилә басмалары коммерция басмалары канаты астына кертелгән. Мин сары матбугатны кысрыклау ягында түгел. Ял итәсе килгәндә, без үзебез дә җиңел укылышлы, мавыктыргыч китапларга алынабыз бит. Әмма «Сөембикә» кебек мәртәбәле-абруйлы басма, күбрәк укучыны яулыйм, дип, классика дәрәҗәсеннән төшә алмый инде. Аның һәр язмасы мәгънәле, бай эчтәлекле, уйландырырлык булырга тиеш. 100 еллык тарихы булган журнал заманы беркайчан да үтмәс, дип ышанам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: