Шәһри Казан

Чын талант ияләре әрсезләнә, теләнә, ялагайлана белми

...Без инде Флера Гыйззатуллина белән утыз елга якын кулга-кул тотынышып иҗат итәбез. Аның белән иҗади дуслыкта тору һәм өч дистә ел буе шушы дуслыкка тугры калу бик җиңел димәс идем. Аңардагы табигатьтән, ата-бабадан күчкән көрәш рухы шундый да көчле, янәшәсендә тиңдәш, көндәш күрердәй кеше калмаса, ул үзе белән үзе көрәшә...

Тырышып-тырмашып та хак­лыгын таныта алмаса, көткән дөнья­сын ташлап, теләсә кая китеп юкка чыгу ихтималы да бар аның... Иҗади дуслыгыбызның дәвамлы булуының сәбәбен мин шигъриятнең бөеклегендә һәм бергә иҗат иткән уртак җырларыбызда дип уйлыйм.

Сиксәненче еллар уртасы иде. Бер көнне телевизордан кулындагы китабына бер тапкыр да карамыйча, аның үз шигырьләрен яттан укыганын күреп, мин бик каты тәэсирләндем. «Бу Аллаһы Тәгаләдән бирелгән талант иясе ич!..» - дип, шигырьләрен күчереп язу өчен, кулыма кәгазь-каләм алып, телевизор каршына утырдым:
Үлемсез ил җыры,
Гасырлар зынҗыры
Аерылмый моң-зарлы татардан.
Кай юлдан узсак та,
Кемгә кул сузсак та,
Сүзне без башларбыз Ватаннан.

Әлбәттә, беренче тыңлаудан мин бу шигырьне тулаемы белән язып алырга өлгермәдем, ләкин ул минем йөрәккә кереп оялады. Тиз арада аның үзе белән очрашып сөйләшәсем килде. Флера апа белән ире Тәлгат абыйны шул вакыттагы үземнең бер бүлмәле фатирыма кунакка чакырдым.

Ул чагында Флера апаның кулында бик күп каршылыклар белән дөнья күргән «Утлы минутлар» китабы иде. Бер сулыштан шушы китапны укып чыгып, аның иҗатының ихласлыгына, тел байлыгына, тирән фәлсәфәсенә шаккаттым. Менә шул көннән башлап, Флера Гыйззатуллина сүзләренә Риф Гатауллин, Роберт Андреев, Таһир Абдершиннар белән берлектә бик күп җырлар иҗат ителде: «Сибелгән татар», «Әлмәтем», «Кайтам сиңа, газиз Азнакаем», «Абага», «Мәңгелек мәхәббәт», «Зәңгәр төннәр гизеп», «Кое әйләнәсе», «Ватаным, йөрәк җырым син», «Арча гимны» һәм башка тагын дистәләгән җырлары миңа көч-куәт өстәп, иҗатыма канат куйды, рухымны баетты. Әлбәттә, җыр­лар җиңел генә тумады. Кайчакта җырның тирән эчтәлеге, ритмы хакында телефон аша сәгатьләр буе шактый гына бәхәсләшә дә идек, камиллекне эзләдек. Һәм, ниһаять, өчебезне дә канәгатьләндерә алырлык, халыкның йөрәгенә барып җитәрлек җырлар тудырдык дип әйтәсем килә.
...Мин дә сибелгән татарның
Бер газиз баласы ла!..
Йөрәгем парәсен ябам
Гасырлар ярасына...

1990 елларда бу җырга бик матур көй язылды, һәм ул чыннан да сибелүдән арып-талып Татарстанга кайтып килүче татар халкының гимнына әверелде.
Флера апаны үзе язган җырлары назлады, бишектә тирбәтте, Ватанга бәйләде.
Ә Арча гимнындагы сүзләре Арчадан Тукай Кырлайга кайту юлында тезелеп киткән зур матур белдерү такталарында һәрдаим язылып, туган якка мәхәббәт җырлыйлар:
Бөек Тукай Ватаны, син Арча!
Мәрҗаниләр Ватаны, син Арча!..

Тукайның туган ягын зурлап, ул «Кушлавыч каеннары», «Кырлай», «Их, Арча юллары», «Җыр-моңнар Ватаны, син, Арча» дигән әсәрләрен иҗат итеп, Тукайның бөеклеге, кадере хакында безгә искәртә. Һәм шул ук вакытта Арча гимнын язып, Тукай Ватаны Арчага җырдан һәйкәл сала шагыйрә.

Флера апа Гыйззатуллинаның иҗаты турында сүз чыкканда: «Ул поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килде», - диләр. Бу сүзләрдә, әлбәттә, хаклык бар. Әмма кечкенәдән ятим калган баланы беркем дә хәйләгә, әрсезлеккә, үзен кызгандырырга, коллыктан сакланырга өйрәтмәгән шул. Ул гаиләсе белән Карабаш бистәсендә яшәгәндә Лениногорск, Әлмәт якларында яшәп иҗат итүче язучылар белән ун елга якын аралашып та, шул ук «җөй сазлыгында» изаланган булса кирәк. Ләкин шул ун ел буена язган беренче китабының 1968 елда чыгарга тиеш булып та, әллә ничә күмәк җыентыкларга бүлгәләнеп исраф булуын ишеткәч: «Үзе юкның күзе юк», дигәннәре хак икән дип, алар төп-тамырлары белән кубарылып фатир алып, Казанга алмаштыру өчен, Карабаштан Тольяттига күченәләр. Анда да Тольятти шәһәрен нигезеннән башлап салышырга туры килә.Тольяттида яшәгәндә, Флера апа: «Казанга аена өчәр-дүртәр тапкыр килә идем. Ул чорда Тукай клубында уздырылган иҗат кичәләре дә шаулап-гөрләп үтә иде. Самолетта очканда да юл буе күңелдә шигырь туа иде. Шунда ук ятлап, кайтып керүгә, кәгазьгә күчерә идем...» - ди. «Йөзләгән шигырьләрем, китап итеп бастырып чыгара алмыйча, ничә еллар укучысына барып җитә алмады, дип уфтанып та куя.

Реклама

Әйе, чын талант ияләре әрсезләнә, теләнә, ялагайлана белми. Нинди дә булса хезмәт ияләренә юлыгып, күңелендәгесен аңлата алмаса, алар һәлак була яки үз эченә йотыла. Арчага, Тукайга тартылуы да аның Әлмәт, Лениногорск якларында яшәп иҗат итүче язучылар белән, бигрәк тә Рафаэль Төхвәтуллиннар, Гариф Ахуновлар белән ныклап аралаша башлагач ныгыган. Флера апалар Казанга күченеп кайткач та, мин аларның Гариф абыйлар белән бергәләп Арчага кайтып йөрүләрен яхшы хәтерлим әле. Минем үземә дә Флера апа белән бергә күп кенә очрашуларда катнашырга, аның җырларын җырларга, шигырьләрен сөйләргә, халкыбызга иҗатының бөеклеге, тамырының тирәнлеге, җырларындагы ватанпәрвәрлек турында, тормышының гыйбрәтлеге хакында сөйләп тә, җырлап та бихисап чыгышлар ясарга туры килде.

Шигърияткә, җырга, яктылыкка юнәлтелгән акыл көче, рухи талант - Аллаһы Тәгаләдән бирелгән йөкләмә ул! Әмма дә иҗатка акыл көчен өстен куеп, җан таләбеннән, Аллаһы Тәгаләдән читләшеп, яхшыны яман белән бутап күрсәтүчеләр дә аз түгел. Без - әдәбият-сәнгать кешеләре - моның ачысын җитәрлек татыдык инде. Табигатьтән бирелгән талант ияләренең күбесе, Илаһи бөеклеккә күтәрелә алмыйча, бу дөньядан вакытсыз китеп барды. Әмма Флера Гыйззатуллина тормышының иң авыр чакларында да исән калды, галиҗәнап иҗат дәрьясына кушылып, дистәләгән поэмалар иҗат итте. Әгәр дә эчендә җаның булмаса, мин-минлеккә корылган коры акыл, каударлык белән генә Аллаһы Тәгалә кодрәтенә кушылып булмый. Флера апа Гыйззатуллина, Аллага шөкер, үз иҗатында акыл сатудан ерак торды. Ул тормышында да, иҗатында да үзен җиде катлы күкләргә күтәргән акыл, зиһен, җан байлыгын тигез микъдарда кулланып эш итте. Гыйбрәтле язмышын хурламыйча, авыр­лыкларны, чын кешеләрчә көрәшеп җиңә белүе белән горурланып язды ул. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен язды. Алга баскан бөтен каршылык­ларга йөз тотып, заман белән бергә атлады. Ватаны һәм халкының киләчәге өчен көрәшүче шагыйрә булу дәрәҗәсенә иреште.
Флера Гыйззатуллинаның 2013 елда дөнья күргән «Яну дәверләрендә» дип исемләнгән китабы үз эченә 60тан артык поэманы туплаган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты профессоры Нурмөхәммәт Хисамов үтенече буенча, мәшһүр тел галиме Гали Рәхимгә багышлап, ул әле шушы поэма-трилогиянең икенче китабын тәмамлап килә.

Шагыйрәбезгә быел 85 яшь тула. Алда гомер бар булсын! Язучылар берлеге аның кандидатурасын Тукай бүләгенә инде ике тапкыр куйган иде, ләкин яклап чыга алмадылар. Бу юлы гаделлек тантана итәр дип ышанам.

Флера Гыйззатуллина Тукай премиясенә «Яну дәверләрендә: поэма-­трилогия»се, «Башкаемда - дөнья исәпләре» китаплары өчен тәкъдим ителә.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: