Шәһри Казан

Татар колагы катканчы чәй эчә: чәйне хәзер үзебездә дә җитештерәләр

Һинд чәе, такта чәй, яшел чәй, сөтле чәй, иман чәй... Тора-бара тагын башка исемлеләре дә килеп чыгар әле. Татар колагы катканчы чәй эчә, ди.

Хәзер инде без чәйне үзебез үк әзерләргә өйрәнеп барабыз. Халык арасында иван чәй яки кипрей дигән атама белән йөргән, татарчасы кырлыган булган үләннән бик күпләр бизнес та ясый башлады. Шуларның берсе – “Шифалы иман-чәй” компаниясен булдырган Тәлгать хәзрәт Гайфуллин. Русчасы иван-чәй булгач, башта чәйне, татарчалаштырып, үз араларында «иман-чәй» дип атап йөрткәннәр. Башкаларга да бу исем бик ошап киткәч, үләннең файдасы да зур булгач, “Шифалы Иман-чәй” брендын булдырганнар.

– Кипрей бездә бик күп үсә, урынын эзләп кенә йөрергә кирәк. Җыйганда, аның яфрагын гына өзеп алып, сабагы һәм чәчәгенә тимәсәң яхшырак. Орлыгы җитешкәнче өзсәң, киләсе елга ул азрак булачак. Табигатькә зыян салмаска иде, – ди Тәлгать.

– Чәй ясау карап торышка гына жайлы күренә. Гади үлән кара чәйгә әйләнсен өчен бик күп хезмәт, тоемлау һәм сабырлык кирәк. Кипрей үләненнән чәй ясау Кытай чәйләрен ясау технологиясе белән бик охшаш. Ләкин аның үзенең бер тәртибе бар, – дип сүзгә кушыла хатыны Лилия.

Ул бу шөгыльгә эш дип түгел, күңел рәхәтлеге өчен башкарыла торган шөгыль итеп карый, чөнки үзе чәй эчәргә ярата. Экологиябез өчен борчылган, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барган гаилә халык медицинасы белән дә кызыксына.

– Файдалы үләннәрнең дәвалау үзлеген өйрәнеп, аларны да кулланырга тырышабыз. Инстаграм битендә аерым сәхифә дә алып барырга хыялланам. Өлгереп кенә булмый. Әлегә үләннәр белән дәвалаучы табибларның китапларыннан, инстаграм сәхифәләреннән гыйлем туплыйм. Безнең табигать шулкадәр бай – бераз гына көч куеп, урманнарга, болыннарга чыгып, шушы байлыкның файдасын үзебез һәм башкалар өчен житкерәсебез килә, – ди дүрт бала әнисе. ⠀

Кырлыганны кайчан җыюыңа карап, тәме дә төрлечә икән, бер вакытта аңардан кара җимеш, икенче вакытта лимон тәме килә ди.

Үзләренең йорт янында кечкенә генә цех булдырганнар. Чәй фабрикаларында кулланыла торган махсус җиһаз сатып алганнар. Әмма шулай да күбесенчә кул белән эшлиләр. Чәйне капчыкларга тутырыр алдыннан Коръән аятләре, догалар укыйлар. Эчәр алдыннан дога укырга тәкъдим итәбез, диләр Гайфуллиннар.

Чәйне ясауда бөтен гаиләләре катнаша. Туганнары да, әти-әниләре дә ярдәм итә.

– Кырлыганны чәйгә әйләндерүнең серләре белән бүлешсәгез иде? – дим.

– Иман-чәй ясау өчен кырлыган җыярга безнен егетләр таң атуга ук чыгып китә. Кеше йөрмәгән урман юлларыннан 200 чакрымнан артык барабыз. Көн эсселәтә башлаганчы җыеп, өйгә алып кайтып, яфракларны җиләс караңгы урынга таратып чыгабыз. Аннары иң җаваплы процесс башлана – үләнне махсус җиһазда әйләндерү. Өйдә ясарга теләүчеләр уклау яки кул белән суы чыкканчы эшкәртә ала. Аннан ферментлар белән баету өчен җылы караңгы урынга юеш киҗе-мамык тукыма каплап, тәүлеккә якын вакыт әчетергә куярга кирәк. Шушы вакыт эчендә аны карап, әйләндереп, кислород белән тәэмин итү мөһим. Аннан түбән температурада әйләндерә-әйләндерә киптерәбез: башлап җибәргәндә, әби-бабаларыбыз заманындагы кебек утын белән мич ягып киптердек. Хәзер инде махсус мичләр алып кайттык, шунда киптерәбез. Монысын тагын да җәһәтрәк эшләргә кирәк, бу эштә гаилә катнаша. Кемдер чиләккә тутыра, ир-егетләр ташып тора, ә хатын-кызлар – мин, әни яки кыз туганым мичкә киптерергә куеп барабыз, – ди Лилия.

– Берничә сәгать киптергәч, чәйне күпкатлы крафтлы капчыкларга тутырабыз. Аннан әзер чәйне капларга салырга ярдәм итүче әниебезгә hәм якын дусларыбызга алып барабыз, – ди Тәлгать.

Шуннан бу җаваплы эшкә Шәрәфетдиновлар гаиләсе дә кушыла. Раилә ханым капларга тутырыша, сату эшен бик ярата, шулай ук хисапчы буларак та үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Имам Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин Тәлгать хәзрәтнең беренче дин укытучысы да икән, алар РИУда танышып, шуннан дуслашып киткәннәр.

– Рухи көч өстәүче, файдалы киңәш бирүчебез, якын дусларыбыз алар безнең, – ди Тәлгать хәзрәт.

Чәйнең тәме нинди су белән пешерүдән дә тора икән. Чишмә суы белән пешергән чәй, әлбәттә, тәмлерәк тә файдалырак та.

Белгечләр үләннәрне яңа кайнап чыккан су белән пешерермәскә, ә суның 70-80 градуска суынганын көтәргә киңәш итә. Катылыгын hәр кеше үзе билгели. Гайфуллиннар кеше саны буенча hәрберсенә 1-2 чәй кашыгы салырга тәкъдим итә.

Чәйләрегез шифалы, тәмле, иманыгыз камил, сәламәтлегегез нык, кәефләрегез шәп булсын!

***

Чәй пешерү серләре

Реклама

Чәйнең тәме нинди су белән пешерүдән тора. Су кайнаганда, өч стадияне үтә:

- чәйнек стенасында зур булмаган күбекләр хасил була башлый; күбекләр өскә күтәрелә башлый, әмма көчле кайнау күренми;

- пар чыгарып кайный башлый.

Чәйне кайнап чыккан су белән пешерү дөрес түгел. Чәйнектәге су кайнап чыккач, сүндерергә һәм берничә минут суның суынганын көтәргә.

Кырлыганның (кипрей, иван-чәй) файдасы

С витамины (гөлҗимешкә караганда күбрәк), тимер, бакыр, никель, магний, калий, кальций, натрий, марганец кебек микроэлементларга, аксымга бай.

Иммунитетны ныгыта.⠀

Температураны төшерә.

Яман шеш авырулары вакытында агулануны киметә.

Кырлыганда кофеин юк.

Өйдә тагын нинди үләннәр булырга тиеш?

Чабыр (чабрец) грипп вакытында, бөер авырулары, буыннар авыртканда файдалы. Йокы белән “дус”, мигрень вакытында хәлне җиңеләйтә.⠀

Календула ютәлне йомшарта, ангина һәм тонзиллит булганда ярдәм итә.

Ромашканың йөрәккә файдасы бар, кан тамырларын ныгыта, салкын тигәннән дә булыша.

Гөлҗимеш исә иммун системасының дусты. Диарея булганда гөлҗимеш чәе эчегез.⠀

Ютәл булганда тукранбаш (клевер) чәенә бал кушып эчәргә кирәк. Бу үлән бавырны чистарта, кандагы шикәр күләмен киметә.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Рузия апа много лет учила детей. Сегодня она делится своими детскими воспоминаниями о целебном растении из которого произведён наш «Шифалы Иман-чәй»🌿 Но как удивительно, что традиция пить копорский чай бережно передавалась нам от прадедов! ⠀ ⏯️“Мы - дети военных лет. Воспитывались бабушками и дедушками. Тогда пчелиные ульи🐝 ставились в лесах. Дед шёл проверять мёд мимо опушек, заросших кипреем. ⠀ 🌺Цветы его очень красивы, но, как оказалось, ещё и полезны. Наши бабушки всегда пили иван-чай, а научили этому их предки. ⠀ Есть у кипрея одна особенность. Раз его соберёшь – пахнет лимоном, в другой – чёрной смородиной. От чего это зависит? Наверное, от времени сбора. ⠀ ☕Много пользы в этом чае. Раньше не следили за давлением, уровнем сахара в крови. Но после чашки чая бабушки говорили, что чувствуют себя лучше. Давали его пить и детям вместо витаминов. ⠀ Теперь уже много лет чай из кипрея – моя любовь”. ⠀ О каких удивительных свойствах Иван-чая вы ещё знаете? Знаете, что писал об этой траве писатель Константин Паустовский? Напишите ➕ в комментариях, если хотите прочитать отрывок из его рассказа.

Публикация от Иван-чай▪️Иман-чай▪️ Казань (@iman_chai)

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: