Шәһри Казан

Дару үләннәрен җыеп сатып кына да миллионер булырга мөмкин

Әбиемнең Питрауга кадәр дип урманга мунча себеркесе белән бергә төрле үләннәр җыярга чыгып киткәнен хәтерлим мин. Кыш буе ул җыйган хуш исле мәтрүшкә, юкә, тукранбаш (клевер), ромашка чәйләре белән авыз итә идек. Салкын тигәндә дә иң беренче булып әби ясаган төнәтмәләр ярдәмгә килде. Хәзер урман тулы сый-нигъмәт булса да, аны...

Әбиемнең Питрауга кадәр дип урманга мунча себеркесе белән бергә төрле үләннәр җыярга чыгып киткәнен хәтерлим мин. Кыш буе ул җыйган хуш исле мәтрүшкә, юкә, тукранбаш (клевер), ромашка чәйләре белән авыз итә идек. Салкын тигәндә дә иң беренче булып әби ясаган төнәтмәләр ярдәмгә килде. Хәзер урман тулы сый-нигъмәт булса да, аны җыючы юк. Әбиләр дә заманчалашты, берәр җирләре авыртса урманга түгел, даруханәгә чаба.

Баксаң, кайчандыр әби үз белдеге белән генә җыйган дару үләннәре бүген бик керемле бизнес икән. Кешеләр табигать биргән нигъмәтләрне иренмичә җыеп кына да миллион сумм туплый ала икән. Төрле бизнес-проектлар булдыручы яшь эшмәкәр Руслан Гатауллин да шул ук фикердә.

Дару үләннәре җыю кызыклы, шул ук вакытта бик керемле эш. Үләннәр кыргый шартларда да үсә ала, шуңа да бу эш үрчетүчеләргә артык мәшәкать тудырмый, чыгымнары да күп булмый. Гөлҗимеш, кура җиләге, ромашка болар барысы да болай да урман-кырларда тулып ята, - ди Руслан.

Реклама

Узган гасыр башында техник прогресс алга китү сәбәпле, дару үләннәрдән ясалган препаратларны, химик ысул белән ясалганнар кысрыклап чыгара. Ләкин хәзер киресенчә, фитотерапиягә кире кайту очраклары күзәтелә. Моның төп сәбәбе - даруларның бер авыруны дәвалап, икенчел төрле органнарга (бавыр, бөер) зыян салуы белән аңлатыла, дип белдерде эшмәкәр.

Әлегә Россия бу өлкәдә алга китмәгән. Европа илләрендә бөтен формацептик оешмалар даруларның 10 процентын үләннәрдән генә ясаса, бездә үләннәрдән ясалган дарулар бары тик 1,5 процентны гына тәшкил итә. Ләкин бу дару үләннәренә ихтыяҗ юк дигәнне аңлатмый. Киресенчә, оешмалар дару үләннәре җыючылар белән элемтәгә керергә, әлеге юнәлештә эшләүчеләргә ссудлар биреп торырга риза. "Эвалар" формацевтика оешмасы гына да 2014 - 2015 елга 2100 кг - каен яфрагы, 11 000 кг - кәнәфер, 4 000 кг - кычыткан, 570 кг - үги ана яфрагы кирәк булачак дигән белдерү элгән.

Һәр эштә дә су асты ташларсыз булмый калмый, әлбәттә. Үләннәрне Сәламәтлек саклау министрлыгы рөхсәтеннән башка һәм аерым бер лицензиясез сатырга ярамый.

Фото kharkovforum.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: