Шәһри Казан

Даян Мурзин: «Кара генерал»

Даян Мурзин − легендар шәхес, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины. Кара сакаллы булган өчен гитлерчылар аны «Кара генерал» дип йөрткәннәр. Ул Гитлерның шәхси дошманы саналган, аны тотучыга фашистлар ике миллион рейхсмарка вәгъдә иткән. Даян Баянович турында күп язганнар, Россиядә, Англиядә, Германиядә, Чехиядә...

Даян Мурзин − легендар шәхес, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины. Кара сакаллы булган өчен гитлерчылар аны «Кара генерал» дип йөрткәннәр. Ул Гитлерның шәхси дошманы саналган, аны тотучыга фашистлар ике миллион рейхсмарка вәгъдә иткән.
Даян Баянович турында күп язганнар, Россиядә, Англиядә, Германиядә, Чехиядә фильмнар төшергәннәр. Кызганычка, безнең ватандашларның күбесе Мурзин турында берни дә белми.
Ул 1921 елның 20 гыйнварында Уфа губерниясенең Иске Балыклы авылында туа. Милләте буенча татар. Сугышка кадәр Кушнаренко педагогика училищесын тәмамларга һәм Тактагөл тулы булмаган урта мәктәбендә директор булып эшләргә өлгерә.
1941 елның маенда Даян Мурзин Рига хәрби училищесын ­тәмамлый, Прибалтика хәрби округының унынчы укчы дивизиясендә взвод командирының ярдәмчесе булып хезмәт итә. Фронтта 1941 елның 22 июненнән. Унынчы укчы дивизиясендә взвод командиры, «Ватан өчен» дигән партизан отрядының разведка взводы командиры, разведка ротасы командиры буларак көрәшкән. 1942 елның августыннан 1943 елга кадәр «Төркистан легионы» штаб ротасында агент була. 1943 елда Сталино шәһәрендәге яшерен оешма белән дошман ягында көрәшүче ике милли легион арасында элемтә урнаштыру өчен Донбасска эләгә. Әлеге эш нәтиҗәсендә, Төркистан һәм «Идел-Урал» легионнарының кайбер бүлекчәләре Кызыл Армия ягына күчә. 1943 елның декабрендә Мурзин Молдавиягә эләгә, анда В.М. Молотов исемендәге партизан отряды оештыра.
Шул отряд белән Украинаның Винницк һәм Одесса өлкәләрендә көрәшә. 1944 елда Украинаның партизан хәрәкәтенең разведчиклары махсус мәктәбендә укый, август аенда исә чех-словак разведчиклары төркемендә партизан хәрәкәтен оештыру өчен Словакиягә эләгә. Анда башта штаб башлыгы, аннары Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була.
Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә.
Аның составына руслар, чехлар, италиялеләр, румыннар, венгрлар, поляклар, французлар кергән була. Даян Мурзин җитәкчелегендә 700 партизан фашистларга көн бирмиләр. Алар дүрт меңнән артык гитлерчыны тар-мар иткән, 19 күпер шартлаткан, Моравиядә 18 самолет белән аэродромны басып алганнар. 1945 елда партизаннар Вермахт танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны тоткынга төшерәләр.
Гаян Мурзин барлыгы 86 орден һәм медаль белән бүләкләнгән. Чит ил бүләкләре тагын да күбрәк. СССР героеның Алтын йолдызы - Даян Мурзин бүләкләнмәгән бердәнбер бүләк шулдыр, мөгаен.
Сугыштан соң Даян Мурзин туган ягында мәгариф бүлегендә, ә аннары озак еллар юрист булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң, Башкортстанда республика сугыш, хезмәт, хокук саклау ветераннары советы составында иҗтимагый эшләр башкара, ветераннар хәрәкәтенең активисты була. 1999 елда аңа «Уфа шәһәренең почетлы гражданины» исеме бирелә.
Даян Мурзин 2012 елның 10 февралендә Уфа шәһәрендә үлә. Бакалы районының Бакалы авылында бер урам аның исемен йөртә.
Рөстәм Батыршин,
Татар энциклопедиясе һәм
төбәкне өйрәнү институтының
баш фәнни хезмәткәре.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: