Шәһри Казан

Депутат Александр Сидякин: «Антарктидада 100 мең еллык су эчтек»

Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякинны федераль каналларда еш очратырга мөмкин. «Пусть говорят» тапшыруында Татарстанга бәйле вакыйганы сүтеп җыя башласалар, студиядәге белгечләр арасында, һичшиксез, ул килеп чыга. Быелның гыйнварында депутатның Антарктидага сәяхәте дә матбугатта зур шау-шу кузгаткан иде. Александр Сидякин - Россиянең Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, торак-коммуналь хуҗалык комитетында эшли....

Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякинны федераль каналларда еш очратырга мөмкин. «Пусть говорят» тапшыруында Татарстанга бәйле вакыйганы сүтеп җыя башласалар, студиядәге белгечләр арасында, һичшиксез, ул килеп чыга. Быелның гыйнварында депутатның Антарктидага сәяхәте дә матбугатта зур шау-шу кузгаткан иде.

Александр Сидякин - Россиянең Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, торак-коммуналь хуҗалык комитетында эшли. Хәтерләсәгез, ел башында ул тагын бер Дәүләт Думасы депутаты Олег Савченко белән, җилкәләренә биштәр асып, Антарктидага китеп барды. Әмма һава торышы бозылу аркасында, депутатлар Думаның пленар утырышына вакытында кайтып җитә алмады. Күптән түгел Александр Сидякин Казанда журналистлар һәм алдынгы карашлы яшьләр белән очрашты. «Сәясәт турында күп сөйләшмәячәкбез», - дип, алдан тынычландырып куйды сәясәтче.

Антарктида турында

- Тауларга күптәннән гашыйк. 2009 елда Эльбрус тавына мендем. Мине анда Болгариядә яшәүче бер танышым чакырды. Баруын бардым, әмма аның эшләре килеп чыгып, минем белән белгән кешесен җибәрде. Миннән еш кына сорыйлар: «Таулар сине нәрсәсе белән ымсындыра? Чикләүләр дә күп бит: спорт бөлән шөгыльләнәсе, диета тотасы». Тауның очында торганда, калган тауларга өстән карыйсың, бу - аңлатып бирә алмаслык хис. Дөньяның җиде почмагында җиде төрле иң биек нокта бар, альпинизм белән шөгыльләнүчеләр үзләренә шуларның һәрберсен йөреп чыгу максатын куя. Тауларга менгәндә, мин очраткан кешеләрнең күбесе, күпмедер дәрәҗәдә, юләр. Күз алдына китерәсезме, 8848 метр биеклектәге Эверестка ай ярым менәсе. Моның өчен үзеңдә мөмкинлек, көч һәм, иң мөһиме, теләк булырга тиеш. Чатнама суыкта палаткада яшисең, җилләр ерып, ярыклар аша алга да алга атлыйсы. Моңарчы, Эльбрустан кала, Аконкагуа (6962 метр, Көньяк Америка) һәм Килиманджаро тауларында (5895 метр, Африка) булганым бар. Чираттагы максатым - Эверест, аны кичектерергә ярамый. Быел булмастыр инде. Валдис Пельш мине Эверест турында фильм төшерергә чакырган иде, ул вакытта җир тетрәү булган, ярый әле бармаганмын. 2017-2018 елга ниятләп торам.

Антарктидадагы без барган Винсон тавының биеклеге - 4892 метр. Анда галимнәр белән таныштык, алар безгә, үзләре әйткәнчә, йөз мең еллык су эчерде, алар аны тирәннән чыгарып эретә. Иманым камил, бер генә ресторанда да андый су сатмыйлар. Балаларыма да алып кайттым. Пингвиннар күрдегезме, дип тә сорыйлар. Юк, алар кыйтганың яр буенда гына яши. Континентның эчендә берни дә, шул исәптән микроблар да юк, шуңа күрә тирләгәндә ис килми.

1820 елда Фаддей Беллинсгаузен белән Михаил Лазарев, Антарктидадан ары яңа җир табабыз, дип, император Александр Iне экспедициягә акча бирергә күндерә. Тегеләр сәяхәттән кайтып, аңардан соң берни дә юк, ул аерым бер кыйтга икән, диләр. Императорның, казнадан шулкадәр акча алдыгыз да безнең өчен бернинди файдалы эш кырмадыгыз, дип кәефе төшә. Чынлыкта, егетләребез бик зур эш башкара - Антарктиданы ача, биш елдан без моның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Антарктидада Россиянең егермеләп станциясе урнашкан, шул ук вакытта американнарның да барлыгы сизелә. Антарктида нейтраль территория булып санала, һәр ил үз базасын булдырырга хокуклы. Аргентина белән Чили да үзенекеләрен урнаштырган. Без Россиядән башта Көньяк Америкага бардык, аннары Ил-76 безне Антарктидага илтеп җиткерде. Зур очкычлар тауга утырмый. Кыйтгада кыш галәмәт суык, бездә җәй булганда, анда температураның 84 градус салкынга җиткәне булган. Җәен 5-10 градус салкын. Тик кояш тау артында калгач, температура кисәк кенә минус биштән минус кырыкка төшеп җитәргә мөмкин. Шулчак йокы капчыгына кереп, чыкмыйча торырга кирәк. Кояш тау артыннан күренмичә, температура күтәрелми. Антарктидадагы пейзажлар, минемчә, бүтән беркайда да юк. Кайбер урыннарда җәен чирәм дә борын төртә. Тауга гыйнвар аенда гына менәләр.

Реклама

Антарктидага баруыбыз матбугатта зур шау-шу тудырды. Гыйнварда башка төрле әһәмиятле вакыйга булмагандыр, күрәсең. Кыйтгада экология өчен җаваплы кешеләр, артык әйбер алмагыз, батарея да, спутник телефоны да кирәкми сезгә, рюкзакларыгыз болай да авыр, диделәр. Баудан өскә менгәндә, бозлы җил чыгып бауны катырды да, без ике көн лагерьда утырырга мәҗбүр булдык. Бөтен батареялар утырды, элемтә югалды. Ярдәмчем «Твиттер»да безне югалдылар, дип язган. Иртән лагерьга бер кеше килде дә, Россия газеталарында сез юкка чыккансыз, дип язганнар, диде. Телефондагы батарея, сүндерелгән булса да, бик тиз утыра. Фото төшерим дисәң, башта телефонны тәнгә якынрак куеп җылытырга кирәк.

Шулай да Аргентинадагы җиде мең метрлы Аконкагуага менгәндә катлаулырак иде, давылга эләктек. Алты мең метр биеклектә кунарга туры килде. Бер японлыга, чыкма, дисәк тә, чыгып, бармакларын туңдырды. Тауга үрмәләгәндә ашыйсы түгел, эчәсе генә килә. Карны эретеп кенә су эчәргә мөмкин. Биеклеккә менгәч, кеше, тау авыруы белән чирләп, җан тәслим кылырга да мөмкин: галлюцинацияләр барлыкка килә, укшыта, чишенә башлыйсың. Шуңа да Эверестка кислород маскасы белән генә менәсе. Анда мәетләрне җыймыйлар, кеше өстерәрлек хәл юк. Вертолетлар да андый биеклеккә очмый, мул белән яклар да биш мең метр биеклеккә генә менә. Бер караганда, нәрсәгә кирәк бу безгә? Ә Килиманджарога улым белән күтәрелгән идем.
Ашарга йөзем, карабодай, пакетиклардагы боткалар алдык. Кызганыч, термос озакка җитми. Кайбер матбугат чаралары, Антарктидага барып кайтуыбыз 3,5 миллион сумга төште, дип язып чыкты. Бу сафсата. Миңа әлеге сәяхәт 800 мең сумга чыкты, күпчелек өлешен юлга түләдем. Карабодайның биш миллион тормаганын үзегез дә чамалыйсыз­дыр.

Торак-коммуналь хуҗалык турында
- Торак-коммуналь хуҗалык комитетында дүрт ел эшлим, шул өлкәдә яңа әйберләр кертергә һәм тормышка ашырырга телим. Миңа гозерләре төшеп килүчеләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Максатым - ул сорауларны хәл итү.

Идарә итү компанияләрен контрольдә тоту өчен, лицензияләү керттек. Ил буенча 16 мең компаниянең 12 меңе рөхсәт алды, Татарстанда 283нең - 260ы. Күпкатлы йортлар белән идарә итәргә килә торган бизнес зур акчага мөмкин кадәр әзрәк хезмәт күрсәтү максатын күздә тота. Милекчеләр исә мөмкин кадәр әзрәк акчага күбрәк хезмәткә ия булырга тели. Лицензия алган кеше торак-коммуналь хуҗалыкта эшли алганын дәлилләргә, комиссия каршында 100 сорауга җавап биреп, ким дигәндә, «водоотведение»­не «водоснабжение»дән аера белергә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: