Шәһри Казан

Державин кабат туган якта

Танылган шагыйрь, күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 269 ел тулган көннәрдә Татарстанда «Г.Р.Державин һәм мәдәниятләр диалектикасы» дип аталган Халыкара фәнни конференция узды. Ел да уздырылучы әлеге популяр чара быел Казан (Идел буе) федераль университетында башланып китте.

Фәнни конференция кысаларында Франция, Төркия, Белоруссия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Мурманск, Екатеринбург, Петрозаводск һәм башка шәһәрләрдән йөздән артык рус һәм чит ил галимнәре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрь-язучылар катнашты. Конференция кунаклары арасында Державин нәселеннән булган Халыкара музыка тәнкыйтьчеләре берләшмәсенең вице-президенты, халыкара журналист Виктор Игнатов, профессор Елена Бестужева, тәрҗемәче Надин Бестужева-Грегори бар иде. Алар «Панаевы. От Казани до Парижа» дип аталган мультимедиа проектын тәкъдим иттеләр.
Икенче көнне исә фәнни конференция кысаларында Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале ачылды. Ул иң элгәре фестиваль кунаклары катнашында Лядской бакчасында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китте. Әлеге чарадан соң фестиваль кунаклары Державинның нәсел башлангычы булган җир - Лаеш районы Сокура авылына юл тотты. Әлеге җирлектә фестивальдә катнашучы Татарстан һәм Россия шагыйрьләрен, язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләрен сәламләп, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лаеш районының мәдәни мирасны барлау һәм саклап калуда күрсәткән саллы өлешен мактап телгә алды. 2002 елда Гавриил Державин исемендәге премияне Татарстан җирлегендә булдыру, шушы вакыт аралыгында әлеге премиягә 14 шагыйрь һәм язучының лаек булуы - шуңа ныклы дәлил. Моннан тыш, елдагыча, фестивальнең музыкаль бизәлешен Лаеш районы Никольское авылының «Каравон» халык фольклор ансамбле дә үз чыгышы белән бизәп торды.
Фестивальгә старт биргәнче, кунаклар Державин исеме белән бәйле урыннарда булды. Егорьево авылындагы шагыйрьнең әти-әнисе каберен зиярәт кылды, Державин исемендәге музейда булды, шагыйрь бюстына чәчәкләр салды.
Быел Державин исемендәге премиягә прозаик Айдар Сахибзадинов һәм «Наш современник» журналының баш мөхәррире Станислав Куняев лаек дип табылды. Фестивальдә чыгыш ясаучылар арасында исә шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Олег Хлебников, Ольга Левадная, Николай Алешков һәм башкалар бар иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: