Шәһри Казан

Динә белән Эльмира – Татарстанның атказанган артистлары

«Беренче канал» оештырган «Голос» проектында катнашкан милләттәшләребез - Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина Татарстан өчен чып-чын Яңа ел бүләге ясады. Яшел Үзән кызы Динә Гарипова әлеге проектта - беренче, ә Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллина икенче урынны алды. Җиңү яулаган Динәгә бүләк сыйфатында тавыш яздыру компаниясе белән биш еллык килешү...

Реклама

«Беренче канал» оештырган «Голос» проектында катнашкан милләттәшләребез - Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина Татарстан өчен чып-чын Яңа ел бүләге ясады. Яшел Үзән кызы Динә Гарипова әлеге проектта - беренче, ә Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллина икенче урынны алды. Җиңү яулаган Динәгә бүләк сыйфатында тавыш яздыру компаниясе белән биш еллык килешү тапшырылды.
Динәнең әйтүенчә, проект дәвамында аңа әнисе һәм дуслары бик нык ярдәм иткән. Әнисе конкурс буена кызы янында Мәскәүдә яшәгән. Мине Мәскәү урамнарында таный башладылар, автографлар сораучылар да күп булды, ди иң яхшы тавыш иясе. Хәзер кыз тавышын ял иттерә һәм шул ук вакытта сессиягә дә әзерләнергә уйлый. «Проект вакытында тавыш гел киеренкелектә булды, хәтта сөйләшергә дә авыр. Шуңа да тавышымны ял иттерергә, берничә көн җырламаска булдым», - ди ул.
Икенче урынга лаек булган Эльмира Кәлимуллина сөйләвенчә, финал өлешеннән соң Динә белән аны бер дә уйламаган шалтырату көткән. «Башта Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан, аннан Президент Аппаратыннан безгә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү турындагы хәбәрне ирештереп шалтыратулар бер дә көтмәгәнчә булды», - ди Эльмира. «Голос» проектының финалына чыккан Эльмира Кәлимуллина белән Казан мэры Илсур Метшин да очрашты. «Без сезнең җиңүегез өчен җан атып тордык. Эльмира өчен Казан гына түгел, бөтен Түбән Кама тавыш бирде», - диде Илсур Метшин. Мэр аңа һәм әнисенә - чәчәкләр, ТР Президентыннан Яңа ел бүләген тапшырды. Очрашуда Эльмира: «Татарстан исеменнән мондый зур шоуда катнашу - минем өчен зур бәхет. Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү миңа зур җаваплылык өсти», - диде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: