Шәһри Казан

ӘДИП ХАТЫ

Соңгы көннәрдә Аязның архивындагы язмаларны җентекләбрәк барларга керештем. Аязның үз куллары белән теркәп куйган папкаларны күп мәртәбәләр актаргалаган булсам да, эчтәлеге нечкәлекләре белән истә калмаган. Максат куеп эзлекле казына башлагач, алар бер-берсенә тоташкан көндәлекләр рәвешендә баралар икәнлеген аңладым... Аяз, хатлар язып, аларны теркәп калдыруны хуп күрде. Кая гына хат юлласа...

Марсель дус! Чуктин-чук сәламнәр! Менә срокның беренче бишкөнлеген уздырып җибәрәбез. Кәеф начар түгел, эшләнә. Егетләр дә ничего гына йөриләр сыман. Кәшфулыч, гадәтенчә, бераз мырлый инде ул, диңгез шавы да ошамый аңа, юлларда машинаны да бетерер иде, нарат урманнары өстенә, томанны таратып, кояш та элеп куяр иде. Без ул яшьне узган, безгә ничек тә бара, кояш безнең күкрәкләрдә. Утырдык исә машинканы шакылдатабыз гына!.. Пьеса язып маташам бит. Академия театрына берәр нәрсә биреп булмасмы дигән идем. Репертуарлары юк. Репертуарларында минем исем юк. Ике «юк» - нәрсә дигән сүз ул? Начар дигән сүз. Менә шулай.
Инде сүзне бүгенге татар прозасына күчерик. Син бүгенге көндә иң җаваплы, иң олы тәхетләрнең берсендә - татар прозасының башында утырасың. (М.Галиев ул елларда «КУ» журналының проза бүлегенең мөдире булган - Н.Г.) Кем син? Язучы буларак, син бик үзенчәлекле талант. Дөрес, әле син ачылып җитмәдең, бөтен барлыгыңны раслый торган әсәрләрең әле язылмаган, әмма, әгәр онытмаган булсаң, мин сине беренче адымнарыңнан ук, беренче проза әсәрләреңнән үк үз иттем, яраттым. Хәтта Туфан Миңнуллин «капустник» дигән пьесаңда да яхшы өмет яралгылары бар иде. «Чаян»да басылган юмор әсәрләрең синең ул якка да канат җәя алачагыңны күрсәтсә, «Социалистик Татарстан»да басылган публицистик мәкаләң шул рубрикада, шул тема тирәсенә багышлап басыла торган бик күп материаллардан өстен, анда төп-төгәл, дөп-дөрес тормыш күзәтүе, бүгенгене үзеңчә аңлау һәм аңлатырга тырышу бар иде. Бәс, шулай икән, син дөньяны үзеңчә танып белүче кеше, үзеңчә ачарга тырышучы сәяхсың. Бу, дустым, ифрат зур җаваплылык. Талант бар кешегә дә бирелми. Таланты бар кеше халкы алдында мең тапкыр җаваплы, талант бер синең байлыгың гына түгел, ул - уртак хәзинә. Без синнән күпне көтәбез, өметләнәбез һәм законлы рәвештә таләп тә итә алабыз. Килештекме?
Бүгенге татар прозасының уртак кимчелеге нәрсәдә? Ул - авторларның надан булуында. Безнең бик күп авторларыбыз дөнья агышын бәяли алмыйлар, тормышның бүгенге көнен хәрәкәттә билгели белмиләр, дөнья әдәбиятын, рус әдәбиятын укымыйлар. Бөтен илебезгә таралып утырган татарларның бик күптөрле тормыш формаларын һаман бер үк сюжетлар, бер үк эчтәлекле гади ситуацияләр белән аңлатырга тырышалар. Әйтик, безнең әсәрләрне русчага яки башка телләргә тәрҗемә иткәч, алар татар әсәре булып яңгырау дәрәҗәсенә менә алмыйлар, русның яки башка милләтнең уртакул әсәрләре белән аваздашлык алалар да югалалар. Мисалга ерак барып йөрисе дә юк. Г.Әпсәләмов күпме әсәрләрен нинди тиражлар белән әдәбият мәйданына чыгарып карамады. «Роман-газета»да миллион тиражлар белән чыкты әсәрләре, хәзер дә, китап кибетләренә керсәң, бары тик аның әсәрләре генә тезелеп торганын күрерсең. Ә берәр җирдә әдәби мәсьәләләрне чишкәндә, стиль, форма якларына игътибар юнәлткәндә, бүгенге совет әдәбиятының торышына багышланган күпсанлы мәкаләләрнең берәрсендә аның әсәрләре нигез булып, бүгенге әдәби үсешне билгеләүче әсәр булып телгә алындылармы? Юк. Үлгәннәр турында яман сүз әйткәнче, телеңне тый, дигәннәр. Мин Г.Әпсәләмов турында түгел, аның романнары турында сүз алып барам.
Бармы безнең әдәбиятта «үткәннәр авазын» актив рәвештә куллану? Без милләтебезне күрә торып ярлыландырдык. Бездә дә бар ул эзли башласаң риваятьләр-легендалар! Мишәрләр үзләре нинди кызыклы этник группа! Ә керәшеннәр? Алардагы йолалар, май чабулар, нардуганнар, кырау куулар, яфрак бәйрәмнәре, покраулар - һәммәсе әллә никадәр мәгънәгә ия! Типтәрләр аерым, себер татарлары, нугайлар, Урал татарлары, Нократ татарлары... Фольклор экспедицияләре аларның байтагын җыеп, туплап куйды. Тик без аларны әдәби хәрәкәткә кертеп җибәрергә кыймыйбыз.Татар язучысы, кайда гына туып үссә дә, һаман да шул бер төбәкне - Казан арты татарларын гына яза яки кызык өчен (мәгънә өчен түгел!!!) бер мишәрне кертеп, кеше көлдерергә маташа. Ал син грузиннарны. Сваннар икән алар, үз тарихлары, үз тормышлары, үз төсләре, гореф-гадәтләре белән әдәбиятка килеп керәләр. Гуриецлар, иммеретиннар, мегреллар - һәммәсе, Грузия чикләрен үтеп чыгып, дөньядагы мең халыкка таныш. Ә без чикылдап торган мишәр авыллары, мишәр кызлары, мишәр мәхәббәте турында язарга кыймыйбыз. Кояшның «Тәңкәле тау» повестенда шуның бик матур яралгылары бар иде. Аңа шушы юнәлештә бик нык үсәргә һәм әдәбиятны үстерергә кирәк. Кара инде син Гәрәй керәшенне, татарлар турында язып азаплана бит. Күр инде мине, егерме яшенә кадәр керәшеннәр белән яшәгән килеш, алар турында рәхәтләнеп укырлык этнографик әсәр яза алганым юк. Этник группалар турында язу - тарих турында язу ул. Нурихан шикелле тарихның әллә кай тамырларына төшкәнче, якынрак үткәннәребезне яза алсак та ярар иде. Керәшеннәр турында яза башладыңмы, Иван Грозныйны телгә алмыйча булмый. Ә Иван Грозный, шәхес буларак, татар тарихына нык кагылган кеше. Ни өчен тарихны бер яктан торып руслар гына язарга тиеш?!
Без үз тарихыбызны белмибез. Өйрәнмибез. Ялкаубыз. Татардан да ялкау халык юктыр дөньяда! Ялкау! Шуннан менә Миргазиян Юныс килеп чыга.
Китәр алдыннан мин Миргазиян повестен шактый нык печүләрен ишеттем. Бәлки шулай булыр да, печәрләр дә, ләкин мин бу очракта бик җентекләп повестька синең шәхсән мөнәсәбәтеңне күреп тордым. Син алдан ук курка-калтырана башладың. «Цензура үткәрми инде аны! Толстой турындагы урыннарны сызып аталар». Болар - синең сүзләр... Марсель, шәкерт җиләненнән бет чүпләп азаплана дип, миңа үпкәләмә, бу хатым - синең белән бергә утырып уйлануларым.
Курка-курка кемнеңдер Миргазиян әсәрен кисәргә тырышуы гаҗәп түгел, шул кисүләргә синең алдан ук әзерләнеп, кайчы үткенләп йөрүең искиткеч гаҗәп! Син, кайчы үткенләшеп йөрүдән бигрәк, әсәр өчен талашырга, әсәрнең яхшылыгын кемгәдер исбатларга һәм җиңәргә тиеш идең.
Менә узган кич һәм төнлә Н.Думбадзеның «Ак флаглар» исемле романын укып чыктым. Без коралны бик иртә ташлыйбыз шул, Марсель! Ни генә юк романда! Төп герое, кеше үтерүдә гаепләнеп, төрмәгә кергән егет. Вакыйга гел төрмә камерасында бара, монда сүз, язгы ерганак шикелле, бөтен якларга агып кереп китә. Исең китәр! Автор да курыкмаган, ышандырырлык итеп яза алган. Бастырып чыгарганнар, тәрҗемә иткәннәр һәм укыла! Яңа итеп, кызыксынып укыйсың. Шушы төрмә камерасына автор грузиннарның күпме тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәби әсәрләрен, йолаларын, тапкырлыкларын, тагын әллә ниләрен сыйдыра алган. Үз халкыңны яратсаң, караклар, кеше үтерүчеләр аша да туган илеңә булган мәхәббәтне биреп була икән!
«Бездә мифлар, легендалар юк!» - дип, кул кушырып утыру ансат ул. «Бездә тарих Октябрь революциясеннән соң гына башлана», - дип әйтү кемгәдер бик ошыйдыр да...
Неужели без бүген ирекле илдә, әдәбият үсәргә бөтен мөмкинлекләр барда татар прозасына азмы-күпме борылыш кертә алмабыз инде? Кемдер безнең арадан чыгып, дөнья халыкларына татар халкының барлыгын исбатларга тиештер бит?! Алдан ук әйтеп куям, андый эшне Б.Камалов. Ш. Бикчурин, Г.Ахунов һ.б. башкарып чыга алачак түгел. Өмет Н.Фәттахта, М.Мәһдидә, М.Юныста... Алар, беренче булып, тарлык-татарлыктан чыга алалар. Чыгарга тиешләр, һәм син, бүгенге көнге татар прозасының штаб начальнигы, алар иҗатына аерата җете күзле була алсаң иде! Чөнки син үзең дә талантлы егет, әдәбиятның төрлелеген ярата торган егет, талантларны яклаучы егет...
Миргазиянның бу повесте уңае белән хата җибәрмәдекме? Ашыгыч рәвештә авторны чакыртып алырга кирәк булмадымы? Уйлашыйк әле. Инде соң булмаса... Татар акылы төштән соң. Гел-гел алай булмасын инде!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: