Шәһри Казан

Әдипне зурлап

2013 елны шагыйрь һәм әдип Равил Фәйзуллин елы дип тә әйтергә буладыр. Ел башында аның яңа китабы дөнья күрде. Җәй айларында шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее Россия һәм Татарстан матбугат битләрендә киң билгеләп үтелде. Сентябрь аенда Татарстан дәүләт музеенда шагыйрьнең иҗади җәмәгатьчелек белән очрашуы узды. Республикабызның район һәм авыл мәктәпләрендә даими...

Реклама

2013 елны шагыйрь һәм әдип Равил Фәйзуллин елы дип тә әйтергә буладыр. Ел башында аның яңа китабы дөнья күрде. Җәй айларында шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее Россия һәм Татарстан матбугат битләрендә киң билгеләп үтелде. Сентябрь аенда Татарстан дәүләт музеенда шагыйрьнең иҗади җәмәгатьчелек белән очрашуы узды. Республикабызның район һәм авыл мәктәпләрендә даими рәвештә Равил Фәйзуллин дәресләре үткәрелә. Алдагы айларда шагыйрьгә багышланган кичәләр Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә узачак. Үткән айда андый чаралар шагыйрьнең туган ягы Балык Бистәсендә үткәрелде дә инде. Ноябрь уртасында Мәскәү Үзәк әдәби йортының Зур залында шагыйрьнең иҗат кичәсен уздыру планлаштырыла. Бүген Казан федераль университет бинасында «Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман» дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
«Фәйзуллин елы»ның финал өлеше, мөгаен, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында 18 октябрьдә узачак кичә-тамаша булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: