Шәһри Казан

«Диверсант»лар эшкә керешә

Татарстан Республикасында террорчылык куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан Казанда 20-27 июль көннәрендә укулар узачак. Хокук саклау органнары «диверсантлар»ны тотарга исәп итә. Алар Универсиада корылмалары, транспорт объектлары (аэропорт, вокзал), кинотеатр һәм башка җәмәгать урыннарына шартлаткыч матдәләрнең муляжларын урнаштырырга тырышачак. «Диверсантлар» халыкка шәхси фатирларда вакытлыча яшәп тору, автотранспортны арендага алу, сим-карта, телефон сатып алу,...

Реклама

Татарстан Республикасында террорчылык куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан Казанда 20-27 июль көннәрендә укулар узачак. Хокук саклау органнары «диверсантлар»ны тотарга исәп итә. Алар Универсиада корылмалары, транспорт объектлары (аэропорт, вокзал), кинотеатр һәм башка җәмәгать урыннарына шартлаткыч матдәләрнең муляжларын урнаштырырга тырышачак.
«Диверсантлар» халыкка шәхси фатирларда вакытлыча яшәп тору, автотранспортны арендага алу, сим-карта, телефон сатып алу, төрле әйберләрне тиешле җиргә илтеп тапшыру кебек үтенечләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Алар кибет, даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып алачак, Казан шәһәренең төрле оешмалары белән бик каты кызыксыначак, фотога төшерәчәк. Шулай ук мотель, кунакханә, шәхси фатирларда торырга, вакытлыча эшкә урнашырга теләк белдерергә, шәһәр оешма-учреждениеләрен карап йөрергә мөмкиннәр.
Теләсә нинди шикле кешеләр, транспортта табылган әйберләр турындагы мәгълүматны 8-800-200-02-94, 8-800-550-50-07 (Россия территориясеннән шалтырату бушлай), 8(843) 231-49-00 номерлары буенча ТР хокук саклау органнарына хәбәр итү сорала.
Шулай ук «02» телефоны (кәрәзле телефоннан - «020») буенча ТРның теләсә кайсы полиция бүлегенә шалтыратырга була. Кыйммәтле мәгълүмат җиткерүчегә акчалата бүләк тә каралган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: