Шәһри Казан

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов: “Азрак эчәргә кирәк”

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов көзге сессиядә кабул ителгән закон проектларына аңлатма бирде. Халыкка аеруча куркыныч тудыра торган өлкәләргә - ялган аракы җитештерү һәм сату, спайс таратуга зур игътибар бирелгән.

Законсыз әйләнештә йөргән алкоголь эчемлекләргә карата ике закон проекты кабул ителгән. Беренчесе буенча ялган аракы сатучыларның бөтен җиһазлары, хәтта транспорт чараларына кадәр тартып алына. Икенчесе буенча алкоголь эчемлекләр контрабандасы өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, Россиянең кибет киштәләре контрафакт алкогольдән сыгылып тора. Инде күрелгән чаралардан соң да ялган аракының эзе югалмаса, тагы да үтемлерәк чаралар кулланылачак.

"Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенең: "Азык-төлеккә бәя арткан арада, 1 февральдән аракыга минималь бәянең 16 процентка төшерелүен ничек аңлатырсыз?" - дигән соравына, Дәүләт Думасы депутаты болай дип җавап бирде:

Беречендән, аракыга акцизлар артмады, ә тәмәкегә артты. Икенчедән, Белоруссия, Казахстан кебек бердәм икътисади зонага кергән илләрдә акцизлар безнекенә караганда күпкә түбән, димәк, аракылары да арзанрак. Шуның аркасында безнең аракы аларныкы белән ярыша алмыйча, сатылмыйча кала. Безгә бигрәк тә Казахстаннан контрафакт продукция күп керә, аларны чикләү юнәлешендә безгә эшлисе дә эшлисе. Шул ук вакытта азрак эчәргә дә кирәк, - диде.

Дәүләт Думасы Татарстан Дәүләт Советы белән тыгыз элемтәдә эшли. Республика депутатлары Мәскәүгә җиде закон тәкъдиме белән чыккан. Шуларның берсе 2015 елның 1 гыйнварыннан кабель каналларына реклама күрсәтүне тыя торган законга кагыла. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы җитәкчесе Илшат Әминов белән "Эфир" телеканалы хуҗасы Андрей Григорьев тырышлыклары белән авызлыкланган кабель каналларына мөнәсәбәт йомшарачак. Реклама күрсәтергә теләгән очракта, телеканалларның эфирында барлык тапшыруларның 70 проценты Россиядә җитештерелгән булуы шарт, 25 проценты - читтән кертелгән контент. Бу закон проекты инде кабул ителгән. "Без милли продукцияне үстерергә тиеш", - диде Илдар Гыйльметдинов.

Дәүләт Советының тагын бер "сакаллы" тәкъдиме 2007 елдан бирле "йолдызлы" сәгатен көтә. Әлегә тыл хезмәтчәннәренә һәр төбәк үзенчә ярдәм күрсәтә. Безнең депутатлар исә, тыл хезмәтчәннәрен федераль дәрәҗәгә күтәреп, федераль үзәкнең барысына да бердәм рәвештә ярдәм итү чаралары тәгаенләвен тели.

Дума депутатларының юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен киметү турындагы законы күпләрне сөендерде. Әйтик, штраф 20 эчендә түләнсә, аның яртысын гына каплыйсы була. Мондый тәҗрибә күп кенә илләрдә кулланыла.

"Россия почтасы" эшчәнлегенә карата бик күп шикаятьләр булганлыктан, аны акционерлаштыру турында закон проекты кабул ителгән.

"Россия почтасы"ның эшчнәлеген үзгәртергә кирәк. Ел саен газеталарны тарату бәяләре арта, шуңа да халык матбугаттан баш тарта. Бу тема минем өчен мөһим. Чөнки үзем дә - "Татарстан яшьләре" газетасын гамәлгә куючы. Тиражның кимүе аркасында газетаның форматын үзгәртәбез, мине бу бик борчый. Дәүләт балалар һәм үсмерләр журналларына аерым ярдәм күрсәтергә тиеш, дип уйлыйм, чөнки алар мөстәкыйль рәвештә яши алмаячак, - диде Илдар Гыйльметдинов.

P.S. Дәүләт Думасының 450 депутаты арасыннан унбише Татарстанны тәкъдим итә.

Реклама

Фото: kpfu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: