Шәһри Казан

Дөнья ямен тоеп...

Яши белеп яши Рөстәм Нәбиуллин. Гади шофер ул. Зур бетон кудырткыч белән төзелеш капкасыннан килеп керүгә, кабинадан сикереп төшә дә, үзен көткән төзүчеләр белән мөселманча ике куллап күрешә.

- Академик Губкин урамында менә мондагы шикелле 18әр катлы йортлар сала башладылар. Үсә бит Казан! Глушко, Чистай урамында - бөтен җирдә без салышкан йортларда кешеләр яши, - ди Рөстәм төзелешкә үз хезмәте дә керүенә шатлануын белдереп.
Менә ул 34 метр озынлыктагы торбаларны кирәкле ноктага күтәртә. Төзүчеләр сигналы белән бетон кою башлана. Рөстәм эшләтә торган бетон кудыргыч сәгать төсле келтерәп кенә тора. Аны зур акчага чит илдән кайтарган булганнар, әмма биш елда механизмнары хәйран тузган. Дәрвишләр бистәсендәге бетон эшләнмәләре заводы хуҗасы киләчәктә бу машинадан файдаланып булмас дип курыккан. Хуҗалар Рөстәмгә: «Запас частьлар табып бетон насосын эшләтә алсаң, машина синеке», - дигәннәр. Бухгалтерлар агрегатларның калдык кыйммәтен җентекләп исәпләгәч, Рөстәм: «Эшсез йөреп булмас, хәрәкәттә - бәрәкәт», - дип, җиңнәрен сызганган да ремонтка керешкән. Башта механизмнар аның кулларына шулкадәр күндәм булыр дип Рөстәм үзе дә ышанмаган. Инде менә аның ватылганы да юк.
- Рөстәмнең гаиләсе Таулар (Нагорный) бистәсендә яши икән.
Үз хуҗалыгын ничек алып баруын сөйли ул. Йорт тулы мал-туар, кош-корт, бакчасы, мунчасы дигәндәй, барысы да җитеш.
- Шулхәтле хуҗалыкны алып барырга ничек өлгерәсез, - дим.
- Кирәк булгач, кемдер кушканны көтеп тормыйбыз шул, - ди Рөстәм. - Урман аланнарын чабып дүрт «КамАЗ» машинасы белән печәнне алып кайтып өйдек инде. Сыер, бозау, тана янында биш баш сарык белән кәҗә дә бар бит әле. Кайчак эштә иптәшләр белән туры килеп соңарак калып кайтсам, тиргәргә өйдә әни бар. 80 яшь тула быел үзенә. 25 каз бәбкәсен каз итәсе бар. Тавык чебешләрен дә үстерешә әни. Әле бу көннәрдә «отпуск» бирдек үзенә, - Башкортстанга туганнарына кунакка җибәрдек. Үз аягы белән йөреп торганда Илешкә дә, башка төбәкләргә дә барасы килде аның.
- Килене белән мөнәсәбәте ничек соң?
- Әниле-кызлы шикелле. Кайчакта әни мине тирги башласа: «Син, әни, нишләп мине генә тиргисең? Мин синең балаң бит. Киленеңә бер сүз дә тидермисең. Ул кеше баласы булса да», - дим. Йортта эш күп. Хатынга да җитәрлек. Шуңа яклый ул аны. Хатын базарда сату итте. Инде туктады.
- Балаларыгыз да булышадыр инде?
- Ничек кенә әле. Балалар, Ходайга шөкер, тәртипле. Үзләренә үзләре юл яра. Бер кызыбыз финансчы булырга укый. Анысын да эш рәтенә өйрәтеп үстердек. Алар барысы да шатлык кына китерә безгә.
- Сез инде затлы муллалар нәселеннән булгач, үзегез дә, балаларыгыз да дин юлыннан киткәнсездер?
- Бик мактанырлык түгел әле анысы. Совет чорында үскәнгәме, мин калыша төштем. Киләчәктә мәчет юлында йөрергә язсын бөтенебезгә.
Тормышларыбыз шулай түгәрәк, бәхетле булуны әби-бабаларыбызның догасы аркасында булгандыр дип уйлыйм. Үзебез дә әтине, әби-бабайларны догадан өзмибез. Аларның гореф-гадәтләрен тормыш рәвеше итеп яшибез инде шулай.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: