Шәһри Казан

Догхантерлар этләр өчен генә түгел, кешеләр өчен дә куркыныч

Хуҗасыз этләр белән бәйле проблема кайда да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә яз айларында ул тагын да кискенләшә: ризык эзләп чүп­лекләрдә, тукталышларда, урамнарда каңгырап йөргән этләрне еш очратырга туры килә.

Бу көннәрдә интернет челтә­рендә, 10 апрель көнне Россия буйлап хуҗасыз этләрне күп­ләп үтерәчәкләр, дигән хәбәр таралды. Әлеге эшне догхантерлар - үз инициативалары белән этләрне үтерүчеләр оештыра. Алар парк һәм скверларда, чүплекләрдә, хәтта балалар бакчасы территорияләрендә агу сибәргә мөмкин. Шуңа да игътибарлырак булырга өндибез. Балаларны ялгыз гына урамга чыгармагыз, җирдән әйбер алмасыннар. Ә этләрегезне урамга чыгарганда, борынчык кидерергә кирәк.

Римма Вилданова, кинолог:
- Догхантерлар - психик яктан авыру кешеләр. Алар агрессияләрен хайваннарга юнәлтә, этләрнең азаплануын күреп, үзләренә ләззәт алалар. Этләрне өйрәтә (дрессировка) торган җирдә дә андый кешеләрне еш күрергә туры килде. Алар адекват түгел, этләргә генә түгел, кешеләр өчен дә куркыныч. Мин гел әйтә киләм: яхшы хуҗаның эте берничек тә начар була алмый. Эт тумыштан агрессив була алмый, бу әйләнә-тирәдән, тәрбия­дән, эткә булган мөнәсәбәттән тора.

Диана Әхмәтшина, «ЗооЗабота» җәмәгать оешмасы советы әгъзасы:
- Интернетта мондый хәбәрләр еш чыгып тора, ләкин бер генә догхантер да этләрне кайчан үтерәчәген хәбәр итмәячәк. Бу хәбәрне дә «күзгә томан җибәрү» дип уйлыйм. Чыннан да, догхантерлар - хайваннарны саклаучылар өчен зур проблема тудыра. Бу өлкәдә закон да кабул ителгән, ләкин ул эшләми. Җинаять эше дә кузгатылмый, чөнки мондый әшәкелек кылган кешеләрне табуы авыр. Хуҗасыз этләр дә бер көндә генә хәл ителә торган проблема түгел. Аның системасын булдырырга кирәк. Йорт хайваннары өчен салым җыярга кирәк дигән сүз чыккан иде, кеше акча түли башласа, бәлки хайваннарга карата караш үзгәрер иде. Ләкин моны да җентекләп уйлап бетерергә кирәк, безнең халык акча түләмәс өчен әллә нәрсәләр уйлап таба.




Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: