Шәһри Казан

«Дорблю» ашамый да түзәрбез

Белгәнебезчә, узган атнаның чәршәмбесендә Россия Президенты Владимир Путин чит илләрдән азык-төлек кертүне чикләү буенча санкцияләр кертү турындагы карарга кул куйды. Пәнҗешәмбе көнне исә бер ел дәвамында чикләү кертелгән товарлар исемлеге билгеле булды.

Реклама

Аның кайбер илләрнең Россиягә каршы оештырылган санкцияләренә җавап рәвешендә кабул ителүе беркемгә дә сер түгел. Шул ук көнне Кремль сайтында урнаштырылган илнең куркынычсызлыгын саклау буенча икътисади чаралар куллану турындагы Президент Указында: «Россиянең юридик яисә физик затларына мөнәсәбәтле икътисади санкцияләр кертү турындагы карар кабул иткән дәүләтләрдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен, азык-төлек яки чималны Россия Федерациясе территориясенә кертүне күздә тотучы тышкы икътисади операцияләр тыела яисә чикләнә», - диелә. Шул ук вакытта Владимир Путин Россиягә кертү тыелган азык-төлекләр исемлеген сатып алучылар мәнфәгатьләренә хилафлык китерми торган итеп төзергә кушты. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп болай диде:
- Россия Евросоюз илләреннән, АКШ, Австралия, Канада һәм Норвегиядән сыер, дуңгыз ите, җиләк-җимеш, яшелчә, тавык ите, балык, сыр, сөт һәм сөт ризыкларын кертүне тулысынча чикли. Ләкин чикләүләр балалар өчен җитештерелә торган продукциягә һәм әлеге чит илләргә баручы россиялеләр үзләре сатып алып кайткан товарларга кагылмый.
Кибет киштәләрендә җаның ни теләсә, шул булуына ияләшкән халык бу хәбәргә әллә ни аһ итмәсә дә, әлеге яңалык киеренкелек тудырмый калмады. Торгынлык елларыннан соңгы үзгәртеп кору чорында азык-төлек кибетләрендә су буе чират тору каннарына сеңгән халык санкцияләр кертү тагын азык-төлек кытлыгына, сайлап алу мөмкинлеге юкка чыгуга китермәсме дип пошаманга төште. Төптән торып уйласаң, куркыр урын юк кебек. Күпме еллар үзе җитештергән продукциясен сатар урын тапмаган яисә чит илләрдән кертелгән товарлар белән ярыша алмыйча тиенгә сатып җибәрергә мәҗбүр булган фермер хуҗалыкларына, ниһаять, үзен күрсәтер, җиң сызганып эшкә тотыныр вакыт җиткәндер бәлки. Яшерен-батырын түгел, һәр крестьян хуҗалыгында җитештерелә торган бәрәңге, кишер, суган ише яшелчәләрне дә чит илләрдән керткәнгә авыл халкының үпкәсе зур иде инде анысы. Бәрәңгенең кадере киткәнгә, бакча-басуын тутырып бәрәңге утыртып, җәйнең җәй буена шуннан кермичә хезмәт түгеп алган уңышын урнаштыра алмаганга күпчелек кул селтәп, бәрәңге бакчаларына үлән чәчеп куйды түгелме соң инде?!
Ә дөреслектә исә үз җирлегеңдә җитештерелгән продукциядән дә файдалырагы һәм тәмлерәге юк, минемчә. Үзебездә үскән алманың, чиянең йә булмаса помидорның кайдандыр, чит илләрдән кайтартылган экзотик ризыкларга караганда организмга күпкә файдалырак икәнлеген белгечләр дә күптән расладылар бит инде. Интернетта әлеге нисбәттә үзара тавыш чыгарып гәп куертучыларга исем китә. Имеш, тегенди сортлы сыр, мондый сортлы колбаса кибет киштәләреннән юкка чыкса нишләрбез?! Әйтерсең лә гомер буе «импортный» ризыклар ашап кына яшәгәннәр диярсең. Россия халкының, шул исәптән республикада яшәүчеләрнең дә күбесенең өстәлендәге көндәлек ризыклар сөт, ипи, ит, йомырка, үзебездә дә үстереп була торган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән гыйбарәт. Сөт ризыкларын да, сырны да үзебездә җитештерелгәнен алабыз бит. Чөнки бәясе буенча да, тәме буенча да чит илләрдән кертелгәнгә караганда отышлырак. Шуңа күрә, кибет киштәләреннән импорт товарларның югалуы әллә ни сизелмәячәк тә.
Танылган фермер Мурат Сиразин «Бизнес-онлайн» интернет газетасында:
- Әле менә бүген генә «Эссен» һәм «Бәхетле»дән килеп миннән продукция сатып алып киттеләр. Алга таба барлык эре сәүдә челтәрләре дә шул рәвешле эшли башласа, крестьяннарга да эшләргә стимул барлыкка килер иде, халык та хәзерге вакытта кибет киштәләрендә дә, базарда да сирәк күренгән үзебездә җитештерелгән ризыкларны куллана башлар иде. Бүгенге көндә крестьяннар сату-алу җайга салынмаганга күрә күп итеп товар җитештерергә курка, - дип язган.
Борынны салындырырга әле иртәрәк дип саныйм. Ә менә моңарчы Россиягә күпләп товар керткән илләргә исә Россия керткән санкцияләр белән бәйле хәйран гына чыгымнар янавы шиксез. Европа берлегенә кергән илләрне генә алыйк: Путин кабул иткән санкцияләр Европаны ике кулсыз калдырды - авыл хуҗалыгы продукцияләрен Россиягә кертүне чикләүгә нәкъ менә Европа җитештерүчеләре эләкте. Былтыр чит илдән кертелгән импорт товарларның 70 проценты нәкъ менә аларга - Европа берлегенә кергән илләргә туры килгән. Шуңа күрә, әлеге санкцияләрдән кем ота, кем оттыра дигән сорауга җавап билгеле кебек инде. Алдагысын вакыт күрсәтер.
Соң минутта
Әлеге вазгыятькә карата Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә үз фикерләрен җиткерде. Ул республика хөкүмәтенә ситуацияне контрольдә тоту бурычын куйды.
- Безгә кайдан һәм нинди азык-төлек продукциясе кертелүен тикшереп торырга кирәк. Иң мөһиме, бәяләр үсеп китмәсен һәм кибет киштәләрендә теге яки бу продуктларга кытлык күзәтелмәсен. Мин әлеге мәсьәләне уңай хәл итүебезгә ышанам, - диде ул.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге җитәкчесе Евгений Рещиков:
- Министр Марат Әхмәтов карары нигезендә министрлыкта эшче төркем булдырылды. Көн саен Казан кибетләрендә бәяләрне һәм товарларны мониторинглау эше башкарыла. Шундый ук эш башка муниципалитетларда да алып барыла. Хафага төшәрлек җирлек юк. Мин ялларда Агросәнәгать паркында булдым. Анда җаның теләгән яшелчә, җиләк-җимеш, ит-сөт ризыклары, балык - кыскасы, барлык товарлар да җитәрлек, бәяләр дә сикерми, халык арасында ажиотаж юк. Бу карар вакытлы да булды, халыкның үз бакчасында өлгергән яшелчә-җимеше дә күп бит хәзер. Беркем өчен дә сер түгел: әлеге санкцияләр Евросоюз һәм Америкага җавап буларак кабул ителде. Россиягә ел саен 40 миллиард сумлык азык-төлек кертелә иде. Хәзер бу урынны үзебезнең җитештерүчеләр алачак. Шуның өстенә Россия партнерларны алмаштыру өстендә эшли инде, әйтик, Көньяк Америка безгә үз товарларын кертергә әзер.

Марат Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе:
- Базар моның ише тыгылуларны яратмый. Сәяси факторлар аркасында барлыкка килгән тотрыксызлык базарга беркайчан да уңай тәэсир итмәде. Шуңа да базарның реакциясе, кагыйдә буларак, бәя күтәрелүдә чагылачак. Миңа калса, товарларга дефицит булмаячак. Бер продукцияне шуңа охшаш икенчесе алыштырачак. Вакытлыча гына булса да теге яки бу продукт сатуда күренми дә торырга мөмкин. Әмма, нигездә, ул экзотик продуктларга кагыла. Кеше күпләп ала торган продукцияләр сатудан югалмаячак. Бер генә тискәре ягы - бәяләр күтәрелергә мөмкин. Бер илдән икенчесенә товар кертер өчен вакыт сузылудан тыш, юл чыгымы да арта. Әйтик, Латин Америкасыннан киләчәк товарны гына алыйк. Аннары башка илдән китерелә башлаган товар үзгә бәя белән чыгарга мөмкин. Яңа килешүләр төзергә дә вакыт кирәк. Кабатлап әйтәм - киң кулланылыштагы товарларга бу кагылмаячак. Кибет киштәләрендә әлегә алга таба товарлар кертелмәячәк илләрнең продуктлары бар. Тик халык аларны тиз алып бетерер дип уйлыйм.

Рәфкать Зарипов, Балтач, Түнтәр
- Дөресен генә әйткәндә, ничек дип бәяләргә дә белмим әле мин моны. Үзебезнекеләрне үстерү әйбәт булыр дигән фикердә торам. Алайса итен, җитештергән башка продукцияләрен сатарга аптырап йөриләр бит. Инде бездә җитештерелми торганына килгәндә, анысының да башка юлларын табарлар. Кайберәүләр прилавкаларда әйбер кимер, булганнарына да бәя артыр дип куркалар. Мин алай уйламыйм. Вакытлыча артып алса да, бер-ике айдан үз эзенэ төшәр барысы да. Санкция санкция инде ул, хәерлегә булсын. Анысы әле узып китә торган ваклык. Иң әһәмиятлесе - тынычлык булсын иде. Менә шуның өчен көрәшергә кирәк.

Саба районының «Урта Саба» җәмгыяте җитәкчесе Илһам Кәримов:
- Авылларда уттай урак өсте, дөресен генә әйткәндә, яңа карар турында ишетеп кенә беләбез дисәк тә була. Киләчәктә җирле авыл хуҗалыгына игътибар артып, ярдәм булмасмы дигән өмет бар үзе. Авыл халкы бүген дә тырыша, эшли, киләчәктә дә сынатмабыз, Алла боерса. Быелгы уңышлар да куандыра, исән-сау җыеп алырга язсын.

Кертелүдән туктатылачак продукция исемлеге:
- яңа суйган, суытылган яки туңдырылган мөгезле эре терлек ите
- яңа суйган, суытылган яки туңдырылган дуңгыз ите
- ит һәм өй кошыннан субпродуктлар - яңа суйган, суытылган яки туңдырылган
- колбаса
- тозлы, рассолда, киптерелгән яки ысланган ит
- балык яки кысласыманнар, моллюск һәм умырткасыз башка су хайваннары
- сөт һәм сөт ризыклары
- яшелчә, тамыразыклар һәм бүлбетамырлар
- җиләк-җимеш һәм чикләвек

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: