Шәһри Казан

Дубайның татар кызлары

Гарәп Әмирлегенә сәяхәтебез турында газетабызның быелгы 11нче санында язган идем инде. Тик без Дубайга турист булып кына түгел, кунак булып та бардык. Әллә шуңа бу сәяхәтебез башкаларыннан үзгә, җылырак һәм тәэсирлерәк булып истә калды.

Зөлфия

Кодачабыз Зөлфия туйга Дубайдан кайткан иде. Аннары җәй көне Казанда очраштык. Нәкъ менә аның гаиләсе белән кайтып-китеп йөрүе Дубайның барып җитә алмаслык җир түгеллеген искәртте бугай безгә. «Барасыбыз килә», - дигәч тә, «Килегез!» - дип, хәер-фатихасын бирде Зөлфия. Ул үзе дә балалары белән Казаннан кайткан гына иде әле. Ләкин алар Баку аша, ә без турыдан очтык Дубайга. Кызык инде, чактан гына бер самолетка туры килмәгәнбез.

Кайту белән, безне өйләренә кунакка чакырды кодача. Урамда йөреп әлсерәгән идек, декабрь аенда 31 градус эсселеккә күнекмәгән ич без. Унҗиденче каттагы фатирның зур тәрәзәләреннән Фарсы култыгының шәһәргә кергән каналындагы бай абзыйларның кыйм­мәтле яхталарына карап, Казан, Татарстан яңалыкларын сөйләшеп, чәйләп утырдык. Ире чит илдә командировкада, улы белән кызы мәктәптә укуда иде. Алар Дубайның диңгез буена урнашкан Дубай Марина районында биек йортта яшиләр. Шуңа да аңа безне якындагы пляж­га озатып кую кыен булмады. Икенче тапкыр без Зөлфия белән (бу юлы ул кызын да алып килгән иде) кафеда сөйләшеп утырдык. Кызыннан мәктәп хәлләрен сораштым. Әңгәмәбезгә әнисе дә кушылды. Белем бирү системасы шулай ук бик үзенчәлекле икән биредә. Мәктәпкә нәниләр дүрт яшьтән керә. Баштарак дәресләр уен формасында үтә. Беренче сыйныфта укыткан укытучы икенче сыйныфта белем бирми инде. Ул шул беренчеләр буенча гына махсуслаша. Икенчеләрнеке дә шулай. укытучының яраткан һәм яратмаган укучылары булмасын өчен бу шулай эшләнә, диделәр. Укытучылар гына түгел, укучылар да бер елдан соң параллель сыйныфның башкасына күчерелә. Монысы сыйныфта төрле төркемнәр булмасын өчен уйлап табылган ысул булып чыкты. Йөздән артык милләт баласы укыган мәктәптә башкача булмыйдыр инде. Ә болай безнең башка бик сыеп бетми. Сыйныфташлар гомерлек дус була бит алар. Һәрхәлдә, элек бездә шулай иде. Балаларның белеме дә бездәге шикелле 5 балл белән генә түгел, ә 100 балл белән бәяләнә. Мәктәп укучылары ел саен имтихан тапшыралар, инглиз, гарәп, испан, француз телен өйрәнәләр. Онытылып бетмәсен дип, рус теленә дә, төрле түгәрәкләргә дә йөриләр. Иртән киткән балалар кичкә генә өйләренә кайтып җитә. Дубайда мәктәп автобусларын еш очратасың. Алар сары төстә һәм махсус юлдан баралар. Балаларның мәктәпләргә барып кайтуы шулай уңай хәл ителгән. Зөлфия әни булып кына эшли, хуҗабикә. Дубайга ирен озак вакытлы командировкага җибәргәч, күчеп килгәннәр. Аңарчы Себер якларында яшәгәннәр. Ире Әлмәттән, шунда Себердә танышканнар. Ике балалары бар: бер малай, бер кыз.

Реклама

Айсылу

Күз алдыбызда үскән үзе чибәр, үзе тырыш, ике мәктәпне дә (берсе музыка мәктәбе) «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган күрше кызы Айсылу да гаиләсе белән Дубайда яши. Беренче тапкыр 2012 елда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында барган Айсылу Әмирлеккә. Аннары «Сәләт» лагеренда танышкан беренче мәхәббәте Рамазанга кияүгә чык­кан. Хәләл җефете, мәктәпне тәмамлагач, университетта укырга әмирлеккә киткән булган. Ике йөрәкне бәйләүче мәхәббәт җеп­ләре нык булгач, диңгезләр, чүлләр аша да, еллар аша да өзелмәгән.

декрет ялына киткәнче, Айсылу Дубайда реклама агентлыгында эшләгән - инглиз телендә бит әле ул. Анысына гаҗәпләнерлек түгел инде: Казан дәүләт университетын тәмамлагач, «Алгарыш» программасы буенча инглиз телен Америкага барып өйрәнгән кыз бит ул! Шаккатарсың, татар кызлары беркайда да югалмыйлар: машина да йөртәләр, теттереп инглизчә һәм гарәпчә сөйләшәләр, чит илдә дип тормыйлар, балалар үстерәләр, аларга ана телебез - татар телен дә өйрәтәләр. Айсылуның Ибраһимына - яшь ярым. Кунакларның бик ерактан килгәнен сизенде бугай балакай, көне буе безнең белән машинада йөрсә дә, әнисенә комачаулап көйсезләнмәде.

Үзләре бик сиздермә­сәләр дә, туган илләрен сагынулары кызларның күз­ләрендә. Алар монда дөньяның җәннәт кебек илендә яшәп ятсалар да, күңелләре туган илгә тоташкан. Гарәп әмирлегендә 100 ел торсаң да, бу илнеке була алмыйсың. Илнең үз халкы файдалана торган ташламалар да, фатирлар да читтән килгәннәр өчен түгел монда. Кайчан да булса, бәлки тиздән туган якка кайтасыларын белеп, шуңа өметләнеп яшиләр алар. Ә туган ил мәрхәмәтле әни кебек: бер генә баласын да чит итми. Бигрәк тә Зөлфия, Айсылу кебек белемле кызларыбызны һәрчак кочак җәеп каршы алачак.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: