Шәһри Казан

Эчмичә дә күңел ачып була

Казанның Черек күл паркында Эчүчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Сәламәт яшәү рәвешен хуплап, әлеге бәйрәмдә балалар, яшүсмерләр, аларның әти-әниләре, әби-бабайлар катнашты.

Реклама

Чара башында, һәр теләүчегә исем-фамилиясе язылган «флаир» таратылды. Черек күл территориясе буйлап тезелеп киткән уен мәйданчыкларында катнашып, волонтерларның башваткычларын чишеп чыккан кеше шушы «флаир»ларын лотерея билетына алмаштыра ала иде. Соңыннан шул билетлар буенча бүләкләр уйнатылды. Студент абыйлары нәни дусларын химия, физика серләрен төшендерде. Алар күрсәткән фокусларга бер генә бала да битараф калмагандыр. Кеше организмына спиртның тәэсире турында сөйләү һәм практикада мисаллар белән күрсәтү балалар өчен сәламәт яшәүгә бер этәргеч булды.
Башваткычлар, кроссвордлар чишү, рәсемнәр ясау, «пинбол» клубы осталары белән атарга өйрәнү - болар барысы да бәйрәмгә аерым бер энергия бирде. Төрле төстәге киемнәр кигән скоморохлар, клоуннар кешеләрнең кәефен күтәреп торды. Бәйрәмдә милли колорит та үзен сиздерде. Мәдәният институты студентлары татар халык көйләренә дәртле биюләр, кичке уен тамашалары күрсәтте. Аларның, гармун моңына кушылып, Черек күл буйлап йөрүләре якынлашып килүче Сабан туйларын хәтерләтте. Күңелләре җырга-моңга тартылган, аяклары тик тормаган тамашачылар үзләре дә җаны теләгән биюне өйрәнеп чыгыш ясый ала иде. Олысы да, кечесе дә бер дулкында булып парлы биюләр, заманча хип-хоп серләренә бию мәктәпләре оештырган мастер-классларда төшенде.
Бәйрәм ахырына якынлашса да, халык таралышырга ашыкмады. «Вкус», «Fan», «Crazy dance» бию мәктәпләре, «Канада» шаяннар һәм тапкырлар клубы тамашачыларны ахыргача күтәренке рухта тотты. Соңгы елларда Казаныбыз мәдәни үзәк буларак кына түгел, ә спорт башкаласы буларак та үзен танытты. Кешеләрнең спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы да - моның бер сәбәбедер. Яшьләрнең, начар гадәтләрдән арынып, сәламәт яшәү рәвешенә күченүе сөендерә дә, якты киләчәккә өметне дә арттыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: