Шәһри Казан

Ефәк гөмбәз астында (Десантчылар турында)

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чара­лары ВДВ көнен­дә зәңгәр берет, тельняшка кигән ир-егетләрнең зур шәһәрләрдә шул формалары белән фонтаннарда су коенуларын, гомумән, гаскәрдәшләребезнең «тәртипсезлекләрен» күрсәтеп, ләззәт ала башлаганнар иде. Андый кыланмышлар десантчыларны, билгеле, бизәми. Шулай да аларны да аңларга кирәк. Моннан берничә ел элек республиканың бер абруйлы газетасында 80 нче еллар башында...

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чара­лары ВДВ көнен­дә зәңгәр берет, тельняшка кигән ир-егетләрнең зур шәһәрләрдә шул формалары белән фонтаннарда су коенуларын, гомумән, гаскәрдәшләребезнең «тәртипсезлекләрен» күрсәтеп, ләззәт ала башлаганнар иде. Андый кыланмышлар десантчыларны, билгеле, бизәми. Шулай да аларны да аңларга кирәк. Моннан берничә ел элек республиканың бер абруйлы газетасында 80 нче еллар башында булган бер вакыйга турында язганнар иде. Искәртеп үтим, бу Әфган сугышы башланган еллар. Әлеге язма уйландыра торган, аз гына өзеген сезгә дә китерим. «80 нче еллар башында авыл яшьләре белән бер кызның туган көнен үткәрергә җыйналдык. Шул көнне бер егет армиядән ялга кайтып төште. Армиядән кайткан егетләрнең хәрби киеменә һич кенә дә охшамаган иде моның өс-башы. Башында кечкенә генә берет, өстендә соры таплы күлмәк-чалбар, озын кунычлы, шнурлы, калын табанлы ботинка кигән солдаттан авыл егетләре рәхәтләнеп көлделәр. «Стройбат шушылай киендерәмени хәзер?» - диештеләр. Солдат дәшмәде Чыннан да, моңа кадәр кайткан егетләр белән чагыштырырлык та түгел иде шул киемнәре. Әнә күптән түгел бер егет кайткан иде армиядән. Күкрәге тулы әллә нинди значоклар, шнурлар, китель бил турыннан тарайтып тегелгән. Совет армиясе солдатыннан битәр, Яңа ел чыр­шысы белән шамакайны ныграк хәтерләткән шул егет барысыннан да ныграк мыскыллады солдатны. Мәҗлес барышында солдат егет тост әйтергә күтәрелде. Тик: «Анда минем күпме иптәшләрем калды...» - дип сүз башлавын калын тавыш басып китте: «Короче, брат, для тех, кто в сапогах диген дә и баста, ха-ха-ха!»... Әзмәвердәй солдатның күзләрендә яшь күренде…»
Шөкер, мондый күренешләр еш булмый. Быел Бөек Җинүнең 70 еллыгы уңаеннан Хәрби-Диңгез флоты, Чик буе, Һава-десант гаскәрләре ветераннары, Әфганстан һәм Кавказдагы «кайнар нокта»ларда булган сугышчы-ветераннар, һәркайсыбыз аерым подразделение булып, тантанада - хәрби парадта кат­наштык. Бу хәрбиләрнең барысы да үлем киртәсен кичеп кайткан ир-егетләр! Әйе, барыбызны да Ватан алдындагы бурычлары­бызны үтәгәндә, каршыбызда үлем сагалады! Әнә Фәрит Шәрифуллин, Фәрит Әхтәмов, Газинур Зиннәтуллин, Фидаил Садыйков, Әхәт Салихов, Илгиз Николаев кебек дистәләрчә десантчы дусларыбыз чын сугышта, Әфган җирендә үлем тегермәне аша чыктылар... Минем бу сүзләремә аңлатма бирү кирәк микән?
Десантчылар көне дә районда бик күркәм итеп узды. Бу мизгелләр дә гел күз алдымда.
Менә зәңгәр берет-тельняш­калы запастагы хәрбиләрне сыендырган бәйрәм штабы лидерлары коллекциясендәге ретро машиналар, квадрацикллар, затлы җиңел автомобильләрдән тезелгән чын хәрби колонна-кортеж белән районны әйләнәбез. Юл, урам читендә басып калган кечкенә балалардан алып ак яулыклы, түбәтәйле әби-бабайларга кадәр, безне данлап-котлап, кычкырып, шат йөз белән, кул болгап, сәламләп калалар. Күңелдә әйтеп бетермәслек горурлык хисләре. Алда - без хезмәт иткән чорда югары дәрәҗәдәге хәрби начальниклар гына йөргән, тендлары алынган, ишекләрен ВДВ эмблемалары бизәгән, ачык салонына үз байракларыбызны күтәргән десантчы-аксакаллар утырган «ГАЗ-69» машинасы бара. «Штурвалда» - Рәшит Ильясов. Икенче булып, үзеннән хәрбилеге «бөркелеп торган», ВДВ символларына «төренгән» гигант хәрби «Урал» бара. Десантчының элеккесе булмый, диләр. Рәшит белән Рафаэль әфәнделәрнең дә әле дә ВДВ сафларында булуларына инанасың.
Әфган сугышы ветераны, бәйрәмне оештыруда зур көч куйган десантчы дустыбыз Фәрит Шәрифуллин да эчкерсез котлау сүзләрен ирештерде һәм бәйрәмгә кадерлеләреннән калган берет һәм тельняшкаларын киеп килгән мәрхүм десантчы дусларыбыз Илгиз Николаев һәм Әхәт Салиховларның хәләл җефетләре Фәридә һәм Сүрия ханымнарны коллектив исеменнән бәйрәм белән котлап, чәчәк букетлары тапшырды. Минем чакыруым буенча бәйрәмгә килгән, 45 ел элек минем белән Литва күген гизгән Кукмараның ерак Мәмәшир авылыннан килгән Рәшит Мөхлисуллин да бәйрәмгә соклануын белдерде. Без Рәшит дус белән бергә 44 ел элек СССРның Литва җирендә десант гаскәрләренең «учебка»сын узган идек. Озак еллар бер-беребезне эзләп, 37 ел үткәч табыштык, менә 7 елдан артык йөрешәбез үзләре белән.
Очрашуның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң Әфган сугышын кичкән Фәрит Әхтәмов, елдагыча, традицияләргә тугры калып, үзе әзерләгән табынга чакырды. Арабызда җиденче дистәбезнең уртасында тибрәнүчеләребез дә, яшьрәкләр дә һәм яңа гына «самолеттан төшкән»нәр дә бар. Бәйрәмне үткәрүгә элекке десантчылар - бүген республикабызда абруй казанган, танылган шәхесләр үзләренең саллы өлешләрен кертәләр.
Район юллар идарәсе җитәкчесе - Татарстанның атказанган төзүчесе Рәшит Ильясов, район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы Фәрит Шәрифуллин, ДОСААФ автомәктәбе директоры Рафаэль Фәйзрахманов, озак еллар күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән Нурулла Сәгъдиев, эшмәкәрләр Марсель Хәкимов, Фәрит Әхкәмов, мөгаллим Фәнил Габдрахманов һәм башкалар бүген дә зәңгәр күктә алган биеклекләрен горур йөртәләр.…
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: