Шәһри Казан

«Ел студенты» Диана Мамакова: «Мин беркайчан да чит илдә белем алу турында уйламадым»

Диана Мамакова инде сигез ел студент тормышы белән кайный. Диана башта көллият, соңыннан институт тәмамлаган. Хәзер исә Икъдисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалы магистратурасында юридик белем ала.


- Диана, "Ел студенты"нда гран-при алу синең өчен көтелгән җиңү булдымы?

- Моннан ике ел элек "Пирамида"да әлеге бәйгене тамашачы буларак карадым. Шунда мин дә шушы сәхнәдә басып торырга тиеш, дигән максат куйдым. Ул вакытта әле мин гран-при алырмын дип күз алдыма да китермәдем. Чынлыкта исә бу җиңү минем эшчәнлегемнең нәтиҗәсе. Без, активистлар, эшебезне кемгәдер файдасы тисен дип эшлибез.

- Ел саен әлеге конкурста җиңү яулаган республиканың иң яхшы студентына чит ил вузында белем алу хокукы бирелә. Синең инде хыялыңда берәр уку йорты бармы?

- Дөресен генә әйткәндә, мин беркайчан да чит илдә белем алу турында уйламадым. Әлегә вузны да сайламадым. Ләкин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакмын.

- Студент еллары иң гүзәл чор диләр, сиңа ул нәрсәсе белән истә калды?



- Мин нәрсә белән генә шөгыльләнмәдем: "Шаяннар, тапкырлар клубы" (ШТК), бию, алып баручы, шуңа өстәп җәмәгать эшләре... Көллияттә укыганда ук кызлар арасында ШТКчылар төркемен тупладым. Институтка кергәч олы курслар белән берләшеп шәһәр студентлар лигасында чыгыш ясый башладык. Бию белән шөгыльләнеп китүем дә көтмәгәндә булды. Җыр-бию коллективына финалда катнашу өчен бер кыз кирәк иде, мине алдылар. Бер-ике сәгатьтә бию өйрәнеп сәхнәгә чыктым. Ошап китте дә, калдым. Иҗаттан тыш мин әйдаман да әле. Үземнең тәрбиячеләр отрядымны булдырдым, төркемебез белән ел саен "Орленок" балалар лагерында эшлибез.

- Син үзегезнең уку йортында студентлар берләшмәсендә эшлисең, анда да мавыктыргыч эшләр җитәрлектер.

- Мин студентлар берләшмәсенең социаль бүлек җитәкчесе. Башка студентлар белән берлектә балалар йортындагы сабыйларга ярдәм итәбез. Шул юнәлештә эшләгән "В ритме танце» дигән проектыбыз (аның авторы Диана) 2012 елда Республика яшьләр форумында II урын алды. "Җиңү өчен рәхмәт" акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны йортына ремонт ясадык. Шулай ук Татарстан делигациясе белән Төркиядә милләтара эш отряды төзегән идек.

- Тормышыңны ныклап яшьләр сәясәте белән бәйләп китсәң нинди юнәлештә эшләр идең?



- Мине Чаллы шәһәре башкарма комитетына эшкә чакырдылар. Хәзерге вакытта шәһәрнең иҗади актив яшьләре белән эшлим. Миңа формаль булмаган белем алу, коррупциягә каршы көрәш, яшьләр коммуникациясе кебек темалар кызык.

- Китап укырга вакытың каламы?

Реклама

- Кала. Китапларның үз энергиясе бар. Шуңа да кайвакыт кулыңа китап алып, замана шаукымыннан бераз булса да арынып алырга кирәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: