Шәһри Казан

Елганың тирән җиренә кермәгез. Су анасы яши тирән урында, батырып үтерер

Өлкәннәрнең: ”Елганың тирән җиренә кермәгез. Су анасы яши тирән урында, батырып үтерер”, - дигән кисәтүләре бүгенгедәй хәтердә. Без-балалар шушы сүзгә тулысынча ышанып, елганың сай төшендә чыпырдый идек. Ни кызганыч, кайбер кешеләргә кечкенә чакларында мондый үгет-нәсихәт эләкмәгән, ахырысы. Су “атасының” ягъни Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктовның фикер-киңәшләренә колак салу хәзер дә соң түгел.

—Республикада быел 84 кеше сулыкларда батып үлде, шуның 10сы-балалар. Фаҗигәле очраклар тагын да күбрәк булыр иде әле, бәхеткә, 56 кешене коткарып калуга ирештек, - диде Юрий Венедиктов 13 октябрьдә Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә.

Көннәр җылы торса да, елга һәм күлләрдә су салкынайды инде. Шунлыктан, су коену ярамый: салкын тидереп авыру һәм тагын да аянычы-суга бату ихтимал.

Коткару хезмәте хезмәткәрләре рейдлар вакытында көймәләрдәге кешеләрнең 598 очракта коткару жилеты кимичә елгага чыкканлыгын теркәгән. Елгада көймәләр урамнардагы машиналар ташкыны кебек күп булмаса да, көймәне дә исерек хәлдә идарә итү катгый тыела.  Ләкин, 14 кеше көймәне исерек килеш йөрткәндә тотылган.

Татарстанда “балык тотам”, дип суга чумган бер кеше кире чыкмаган. Су “атасы” Юрий Венедиктов сөйләгәнчә, республикадагы елгалар һәм күлләр диңгез кебек якты түгел. Әзерлексез кешенең елгаларда су асты аучылыгы белән шөгыльләнүе-куркыныч гамәл. Елга төпләрендәге иске ятмәләргә яки суүсемнәргә уралып чыга алмаска да мөмкин.

Чулман һәм Идел елгаларында 20 октябрьдә суднолар йөреше туктатыла.

Реклама

Сулыкларның боз белән капланыр көннәрне озак көтәсе калмады.
-Юка боз алдый. Узган 2019-2020 еллар көз ахыры белән кыш башында 5 кеше суга батып үлде. Табигать фасыллары күченеше чорында балаларны яр буйларына үзләрен генә җибәрмәгез. Казанда Кабан күле һәм башка урыннарындагы күлләр өстендәге боздан йөрергә ярамый. Кабан күленең су температурасы кыш көне дә төрлечә, боз ныклыгы тигез түгел. Кабан күле бозыннан йөргән кешеләр гомерләрен куркыныч астына куя, - дип, алдан ук кисәтте Юрий Венедиктов.

Елга өслегендәге боз катламы 7 сантиметр калынлыкка җиткәч кенә кешене күтәреп тора ала. 7 сантиметрдан юкарак боз өстенә керсәң, 1500 сум штраф салына.

Белгеч киңәше:
 Балык тотарга елганың кайсы урынына баруыгызны туганнарыгызга әйтеп китегез;
 Көймәнең тишек булмаганлыгын, ишкәкләрнең төзеклеген тикшерегез;
 Коткару жилеты, фонарь, элемтә аппаратлары булырга тиеш;
 Зур суднолар йөреше юлына кермәгез, шулай ук яңгырлы яки җилле һава торышында елгага чыкмагыз;
 Көймәгә тиешле авырлыктан артык кешеләр утырмагыз яки әйбер төямәгез, гомүмән, көймәнең техник паспортындагы таләпләрне үтәгез.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: