Шәһри Казан

Елый-елый киткән идең...

«Җибәрмәгез мине еракларга, аермагыз әниемнән, туган җиремнән». Биш яшьлек нәни Кәшифәнең туган авылыннан аерылып китү мизгелләренең сәхнәдәге чагылышы тормыш йомгагын 105 елга кире сүтте. 1908 елда булачак режиссер Балтач районының Нөнәгәр авылыннан Иркутск шәһәренә Рахмановлар гаиләсенә тәрбиягә озатыла.

Реклама

Аерылу авыр, газаплы булса да, Иркутскида аңа яңа дөнья ачыла. Шунда ул рус мәктәбенә йөри, мәдрәсә һәм гимназиядә белем ала. Соңрак Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый. Сынмас рух, нык ихтыяр көченә ия булган Кәшифә ханым үзенең бөтен тормышын татар сәнгатенә хезмәт итүгә багышлый. Күпләребез аны татарлардан махсус белем алган бердәнбер хатын-кыз режиссер буларак беләбез.
28 гыйнвар көнне Балтач районының Нөнәгәр авылы мәдәният йортында Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичәсе булды. Ул көнне күпсанлы кунаклар, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Халитова, оныклары, туганнары, Балтач районының күренекле шәхесләре рухи бер биеклеккә күтәрелеп, буыннар ныклыгын тойганнардыр. Мин үзем кичәдә күңелнең иң нечкә кылларын чиертердәй мизгелләрне күп тапкырлар кичердем. Яшь артистларның - Нөнәгәр балаларының - Кәшифә Тумашеваның уй-тойгыларын бөтен барлыгы белән аңлап, түкми-чәчми халыкка җиткерә алуларын күреп тә сокландым. Аларның Кәшифә апалары белән булган «танышлык»лары бер бәйрәмгә әзерләнү кысасында гына түгеллеге күренеп тора. Моннан унбиш ел элек Нөнәгәр авылы мәктәбе укытучысы Дания Кәлимуллина мәктәп каршында музей оештыру эшен башлап җибәрә. «Балалар белән артистларга күчтәнәчкә йон оеклар бәйләп, беренче тапкыр Тинчурин театрына баруларыбыз, аннан соңгы күрешү-очрашулар, матур хатирәләр гел күңелдә саклана», - дип искә ала ул көннәрне Дания апа. «Музей оештырабыз дип хыялланулар бер дулкын булып өскә күтәрелде, икенче карасаң, ярга бәрелеп челпәрәмә килде. Шулай янып-көеп йөрүләр бушка китмәгән. Бу музейны оештыруга фатиханы Марат Әхмәтов биргән иде, соңрак, җирле һәм район җитәкчелегенең ярдәме белән, менә бүгенге көнгә килдек. Күрәсез, музейда материаллар аз түгел. Инде мине бүген башка нәрсә борчый. Музейга штат билгеләнеп, эшемне ышанычлы кулларга тапшыра алсам иде, дип хыялланам..» Аның борчуларын аңларга була. Дания апа кебек фидакарь, вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмаган, хезмәте өчен акча да таләп итмәгән кеше тагын булырмы икән соң?!
«Әлеге музейның тарихи кыйммәте зур. Монда бик күп материаллар тупланган, ул инде мәктәп музее статусыннан чыккан. Аны дәүләт үз канаты астына алса иде, дигән теләктә торабыз», - ди Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вакыйф Зәкиев. «Халыкка хезмәт итүнең иң яхшы үрнәген күрсәтергә, аның дәресен бирергә дип Кәшифә апа 105 елдан соң туган авылына кире кайтты», - диде ул, Нөнәгәрдә булган тантанага бәя биреп.
120, хәтта 150 еллардан соң да милләтнең йөзек кашы булган шәхесләрен менә шулай зурлап каршы алырдай буын булса икән ул. Залда утырган рәт-рәт балаларны күргәч, күңел янәдән тантана итте. Бу балалар нинди күркәм чарада катнаштылар, бүген аларның күңелләренә яхшылык, матурлык орлыклары салынды, киләчәктә алар, һичшиксез, шытым бирми калмас. Үзләре белән аралашкач, янә бер яңалык белдем. Бу балаларның күбесе Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән икән, ләбаса. Рәхмәт укытучыларына, кыйммәтнең нидә икәнлеген бәяли белгәннәр, укучыларны алып килүне оештырганнар. Казаннан кайткан күпсанлы кунаклар исеменнән рәхмәтнең эчкерсезе район җитәкчелегенә, Нөнәгәр халкына бүләк итеп спектакль алып кайткан Кәрим Тинчурин театры артистларына, авыл җирлегендә шушындый югарылыктагы очрашу оештырган мәдәният бүлегендәге егет-кызларга!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: