Реклама
Вахитов районы мәшгульлек үзәге барча эш эзләүчеләрне 22 гыйнварда иртәнге сәгать 9 да вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
Әлеге чарада «Метроэлектротранс», «Горводзеленхоз», «Водоканал», «Электроприбор» кебек зур оешмаларның кадрлар бүлекләре катнашачак. Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен 545 вакансия тәкъдим ителә. Шулар арасында слесарь, инженер, столяр, токарь, электромонтер, шәфкать туташы, тракторчы, тегүче һәм башка һөнәрләр буенча эшкә урнашырга мөмкинчелек булачак.
Сөйләшү вакытында эш бирүчеләр ярминкәдә катнашучыларны эш тәртибе һәм таләпләре белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Мәшгульлек үзәге белгечләре эшкә урнашу, уку, һөнәр алыштыру буенча консультатив хезмәт тә күрсәтәчәкләр.
Фото: www.izhevskinfo.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз