Шәһри Казан

Эшче һөнәрләренә эш урыны күп

Казанда узган ел мәшгульлек хезмәтләре ярдәмендә 15,2 мең кеше эш урыны тапкан. 448 кеше федераль бюджет теләктәшлегендә шәхси эшчәнлеген башлаган, өстәвенә 99 эш урыны да булдырылган.

Шәһәрнең мәшгульлек үзәге җитәкчесе Валерий Корнеевның «эшлекле дәүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган чыгышында әйтелгәнчә, Казанда узган елның ахырына рәсми рәвештә теркәлгән 7729 эшсез бар. Бүген башкаланың хезмәт ресурсларын 765,4 мең кеше тәшкил итә, тагын 16,6 мең эш урыны буш. «Предприятиеләр биргән заявкаларның 68,4 проценты - эшче һөнәрләре. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 59 проценты, киресенчә, югары белемлеләр. Хәзер предприятиеләр үсеш кичерә, алдагы биш елда да эшче һөнәрләре 81 процент, югары белемлеләр 19 процент кына кирәк булачак», - диде Валерий Корнеев. Быел вузларны 11 меңнән артык белгеч тәмамлаячак, ләкин югары белемле кадрларга фәкать 1136 заявка гына куелган. Егетләрнең һәм кызларның заводларга эшкә барырга теләмәүләренең төп сәбәбе - алардагы түбән хезмәт хакы. Мәшгульлек үзәкләренең мәгълүмати базасында күрсәтелгән эш урыннарының хаклары: 8 процентыныкы - яшәү минимумыннан да түбән, 35,5 процентыныкы - 10 мең сумга, ә 37,5 процентыныкы 15 мең сумга кадәр. «Сораштыруларга караганда, заман яшьләренең күпчелеге хезмәт хакларының 20 мең сумнан да ким булмавын тели. Димәк, завод җитәкчеләренә хезмәт хаклары мәсьәләсендә уйланырга җирлек бар. Элек заводлар мәктәпләрне шефлыкка ала, укучылар заводларга экскурсияләргә йөри иде. Кызганыч, бу матур традиция бетте. Эшче һөнәрен пропагандалау бик сүлпән», - ди Валерий Корнеев. Казанда төзелеш, сәүдә, җәмәгать туклануы, коммерция эшчәнлеге, иминиятләштерү, транспорт һәм элемтә тармакларына эшче куллар кирәк.
Федераль программа кысаларында яңа һөнәрләргә укыту-өйрәтү чаралары дәвам итә. Быел 2700 граждан укуларга язылган, 4500 кешегә исә җәмәгать эшләрендә катнашу мөмкинлеге тудырылачак. Тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләрне җәйге каникуллар чорында вакытлы эшләргә урнаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Узган ел шундый 1100 үсмер үзен чын эшче сыйфатында тойган. Валерий Корнеев, төшенкелеккә бирелмичә, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә, белешмәләр белән kazantrud.ru сайтыннан да танышып торырга чакырды.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    543
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    453
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    339
    0
    0
Ночной режим