Шәһри Казан

«Эшкә генә түгел, ә республикабызны, милләтебезне яратырга да өйрәнәсе бар әле сездән»

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына халык гадәттәгечә ике сәгать алдан җыйнала башлады. Авыл кешесеме инде ул йоклап ята торган? Бигрәк тә көннәр язга авышкач, җитмәсә тагын Казанга килеп! Егетләрнең дә ниндиләре килгән бит әле. Эш дигәндә үз авылларында, төбәкләрендә ут уйната торганнары.

Һәр елдагыча быел да утырышка килүчеләр иң элек күргәзмә белән танышып чыкты. Хәйран калырлык. Безнең татар егет һәм кызлары кайларда яшәп, нәрсәләр генә җитештермиләр. Җиештерүчәнлек белән бергә фикерләү дә үсә, үзгәрә. Бүгенге көндә Россиянең татар авылларында яшәүче эшмәкәрләр үз эшләрен оештырып, халыкны эшле һәм ашлы итеп кенә калмыйча, без сагынып искә ала торган меценатлыкны кабат торгызып киләләр. Пенза өлкәсеннән Ренат Әбүзәров туган авылында үз акчасына мәктәп һәм балалар бакчасы төзеткән. Петербург һәм Уфадагы шундый ук матур эшләр турында ишетеп беләбез. Гомүмән алганда да, пленар утырышта чыгыш ясаучыларның берсе генә дә үз бизнесы турында да, авырлыклар турында да сөйләмәде. Сөйләшүлүрнең төп темасы ничек без бер- беребезгә файдалы була алабыз, ничек итеп авылларны, матур гореф-гадәтләребезне, телебезне, моңыбызны сакларга?



Халыкны иң җәлеп иткән чыгышларның берсе Башкортостаннан килгән Харис Идиятулинныкы булгандыр.
- Без матурлыкны яратучы, матур халык һәм көннән-көн камилләшә барабыз. Кичә Балтач районына бардык. Безнең юлларыбызны чибәр кызлар белән буып, күңелләребезне тальян гармун белән биләделәр. Андагы тәртип, матурлык, без килә дип кенә аны бер төндә юып, чистартып булмый. Бу безнең канда, җелегебездә, гадәтләребездә - диде ул, үзенең чыгышында. Харис Идиятуллин Рөстәм Миннехановны туган көне белән котлап, сәламәтлек, сабырлык, Татарстанны һәм татарларны саклавын теләп, Татарстан халкына нәселле чабышкы айгыр бүләк итте.

- Элек без авылда яшьләр калсын өчен таш түшәлгән юллар кирәк дидек. Аннан соң газ, су, интернет... Боларның барысы да бар, шулай да халык авылдан китә дә китә. Авылларны җимерү өчен ниндидер күзгә күренмәс схема эшли кебек. Чынлыкта исә сәбәпләр күпкә тирәндәрәк икән,- диде, үзенең чыгышнда Башкортстанның икенче бер вәкиле, Дүртөйле районы Әсән авылы кошчылык фабрикасының директорлар советы җитәкчесе Зифкат Сәйтгалиев.

Аның фикеренчә эшмәкәрләргә күп каршылыкларга очырыйлар, төрле трибуналардан күп тапкырлар әйтелсә дә уңай якка үзгәрешләр бик күренми.

- Мин сезнең чыгышларның һәркайсын зур игътибар белән тыңлап утырдым. Безгә Татарстанда сездән өйрәнергә кирәк. Сез безгә үрнәк: мәктәпләргә, мәчетләргә, мәдәният йортларына ярдәм итәсез. Мондый очрашу форматы да бик кирәк. Интернеттка укыдым, кемнәрдер безне тәнкыйтли, әгәр дә без аралашмыйбыз, тәҗрибә уртаклашмыйбыз икән, элемтәләр югалачак, бердәмлек бетәчәк. Бердәм булсак, бөтен авырлыкларны җиңәрбез. Без Россиядә сан буенча икече урында торабыз һәм без тырыш халык, милләт буларак үзебезне саклап кала алабыз. Бергә булганда без көчле - диде, Рөстәм Миннеханов утырышны тәмамлаганда.

Элек бала чакта өлкәннәр янында утырган балаларны күрсәләр: бар монда сүз урлап утырма, дип куалап җибәрәләр иде. Утырыш башлануны көткәндә телимме теләмимме үземә дә «сүз урлап» утырырга туры килде. Җурналист икәнлегемне белдереп, блакнот алып, сез кайдан дип сораштыруга караганда сүзсез генә әңгәмәне тыңлап утыру үземә дә күберәк охшады дисәм дә була. Хәер, кемнең кайсы өлкәдән килүе дә, исем фамилияләре дә мөһим түгел. Алар үзләрен зур миләтнең уллары дип саныйлар һәм Татарстан алар өчен изге җир. Бу - аларның һәр сөйләгән сүзләрендә, хәттә әйтми калган җөмләлләрендә, уйларында, гамәлләрендә. Эшкә генә түгел, республикабызны, милләтебезне яратырга да өйрәнәсе бар әле алардан.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: