Шәһри Казан

Тормышка үзгәрешләр керерме?

Күптән түгел Европа Советының Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итүе Россиянең әлеге оешмадан чыгу-чыкмавы турында гәп куертырга сәбәп булды.

Кеше хокукларын саклау белән шөгыльләнгән оешмадан чыга калган очракта (яки чыгарганда), бу гади россиялеләр тормышына ничек тәэсир итәчәк?
Европа белән Мәскәү мөнәсәбәтләренең киеренкелеген истә тотып, Навальныйның кулга алынуы һәм күптән түгел генә булган митингларны да өстәп, хәлләрнең шундыйрак үзгәреш алу ихтималы бар. Нәрсә соң ул Европа Советы, ул нәрсә белән шөгыльләнә? Күпләр аны Европа Союзы белән дә бутыйдыр. Европа Союзы – 27 дәүләтне берләштергән сәяси һәм икътисади берләшмә.

Европа Советы – кеше хокукларын яклау, демократияне үстерү белән шөгыльләнүче халыкара оешма. Аерым бер дәүләткә кагылышлы сораулар буенча әлеге оешма гадәттән тыш өч яклы механизм буенча эшли. Аның финал өлеше булып ул дәүләтне әгъзалыктан чыгару карары булырга мөмкин, әгәр килешеп бетә алмасалар инде, билгеле. Әмма бу бик тиз генә эшләнә торган эш түгел, әле аңа барып ирешәсе бар. Европа Советына 47 дәүләт керә, карар кабул итәр өчен шуларның өчтән икесе уңай җавап бирергә тиеш. Шуннан соң “тәртип бозучы” илгә Советның миссиясе җибәрелә, аның нәтиҗәләре буенча килеп туган хәлдән чыгу юллары барлана. Ә ул план озак вакытка исәпләнгән. Өч айга бер Совет махсус утырыш ясап, әгъзаларының карарларны кабул итү-итмәвен тикшерә. Кайсыдыр дәүләт аларны системалы рәвештә үтәми икән, ул Советтан чыгарылырга тиешле кандидатлар рәтенә баса. Ә Россиягә дәгъва Навальный белән генә бәйле, системалы түгел.

Оешмада 47 дәүләт булса да, аның взнослары төрлечә. Россия взносы, мәсәлән, ЕСның еллык бюджетының уннан бер өлешен тәшкил итә. Берничә ел элек ПАСЕ (Европа Советының парламент ассамблеясе) белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнеп, Россия взнос түләми башлагач, Европа Советында дефицит барлыкка килгән иде. Ә дефицит булганда эшләр бик тәгәрми шул. Финанс та ниндидер рольне уйный, әмма хәл итми. Европа Советы белән аралар өзелүнең ихтималы зур түгел, әмма андый хәл булмас дип тә булмый. Белгечләр әйтүенчә, икенче як андый үзгәрешләргә әзер. Чираттагы санкцияләр алдыннан Европа җәмәгатьчелегендә Россиягә каршы фикерне кыздырып алу кирәк – ә мөмкинлек чыкмый тормый.

Реклама

Советтан чыга калган очракта, нинди үзгәрешләр булачак? Мөһим үзгәреш – Россия судлары карарлары буенча Европаның кеше хокукларын яклау судына  шикаять биреп булмаячак. Моңардан тыш, кайберәүләр әле үлем җәзасына мораторий бетерелергә мөмкин дип тә белдерә. Хәер, андый үзгәрешләр булганчы әле, алда әйтелгәнчә, бик озак һәм катлаулы юл үтәсе бар. Бәлки әле Советтан чыкмабыз да. ПАСЕ белән дә шундыйрак хәл булып алган иде бит. Аннан йә чыгаралар, йә кертәләр. Страсбургка җыелышларга йөрү мөмкинлеге бетү депутатларның кәефен кырган да булгандыр бәлки, ләкин без ул хакта белмибез. Ә ЕСтан чыга калган очракта иң мөһим үзгәреш булып (гомумән, Көнбатыш белән аралар бөтенләй өзелгәндә) Европаның юридик һәм дипломатик механизмнарына юл бикләнү түгел, ә үзизоляция һәм “тимер пәрдә” артына кереп бикләнү булачак дип куркыта кайбер пессимистлар. Биргән хәтлесен яшәп карыйк әле, киләчәк күрсәтер...

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: